Домой Жизнь татар Татары в России и в мире «Ун яшемнән госпитальдә яра бәйләштем»: сугыш чоры балаларының ачы язмышы

«Ун яшемнән госпитальдә яра бәйләштем»: сугыш чоры балаларының ачы язмышы

0
«Ун яшемнән госпитальдә яра бәйләштем»: сугыш чоры балаларының ачы язмышы

Илгә төшкән афәтнең беренче көннәреннән үк фронтка киткән ирләр урынына балаларын үстереп өй тирәсендә йөргән хатын-кызлар һәм яшүсмерләр килә.

Сугыш елларында без ни күрдек?

Кайгыларны чәчеп җиргә күмдек…

Өс-баш инде — гел алама ертык…

Өчпочмаклы кара хәбәр алдык…

Сугыш елларында без ни күрдек?

Кара таңнан башак җыеп йөрдек,

Китап битен кәгазь итеп

Фронтка хат яздык корым белән.

Әтнә районы Күлле-Киме авылында яшәгән Сәфәрова Хәтимәнең бу шигъри юлларында Бөек Ватан сугышы елларында балалар кичергән ачы хакыйкать язылган. Искә төшерик, сугыш башлану белән, Татарстан халкы гаять авыр, зур сынау алдына баса. Фронтка бертуктаусыз корал, армиягә кием, азык кирәк… Татарстан — иң якын тыл, фронт ихтыяҗларының күбесе монда үтәлә. Болар өстәвенә, Казан, Яшел Үзән, Чистай һәм башка шәһәрләребезгә Ленинград, Мәскәү, Одесса, Киев, Херсон, Бежецк һәм башка шәһәрләрдән 30дан артык предприятие күчеп килә. Аларны урнаштырасы, эшче көчләр белән тулыландырып, фронт өчен хәрби продукция чыгаруны җайга саласы бар. Татарстан, соңгы көчен җыеп, бу кыенлыкларны җиңәргә алынган беренче республика була.

Илгә төшкән афәтнең беренче көннәреннән үк фронтка киткән ирләр урынына балаларын үстереп өй тирәсендә йөргән хатын-кызлар һәм яшүсмерләр (балалар!) килә.

«11 яшьтән торф чыгардым»

«Миңа ун яшь тә тулмаган иде, — дип язды Казан шәһәреннән Сабиха Җәлилова. — Әтине фронтка алу белән, „Ясалма күн“ („Искож“) заводына эшкә килдем. Мине махсус цехка алдылар. Анда зениткалар, пушкалар өчен катыргыдан заглушкалар (капкачлар, томалагычлар) эшләнә иде. Без, балалар, аларны тартмаларга тутырып бардык. Шул ук тартмаларга басып эшли дә идек, ник дисәң, өлкәннәр белән бертигез эшләргә туры килә, ә буй кечкенә. Стаханов талоннары һәм тулы карточка алып эшләдем. Мин ишле гаиләгә зур терәк идем: көнгә 600 грамм ипи алып кайтам бит инде. Сугыш вакытында бик зур бәхет иде бу! Ялсыз-нисез көнгә 12шәр сәгать эшләдек»

Тагын бер истәлек. Аны Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында яшәүче Кәримова Суфия Сәлах кызы сөйләде. «Без 1933 елда гына Казанга күчеп килгән идек. Гаиләдә 5 бала. Әтине 1941 елда сугышка алдылар. Ачлык-ялангачлык өй саен. Без яшәгән Сабин бистәсе кырында торф чыгара башладылар. Мин, 11 яшем тулар-тулмас, җәйге каникул вакытында торф чыгаруда эшли башладым (май аеннан — октябрьгә кадәр). Директорыбыз Гайсин фамилияле кеше иде. Ул да, торф чыгаручы олырак кызлар да мине кызганалар, чөнки бик ябык идем. Торф чыгаручылар өчен ашханә эшли, көнгә бер мәртәбә мине шунда бушка ашаталар, ә эштән туктап, мәктәпкә киткән вакытта, ел саен 3 метр ситсы бирәләр иде. Өч ел эшләдем шулай, ә аннан соң заводка эшкә кердем. Мине кызганган олы апаларның алар үлгәнче яннарына барып йөрдем. Барысы да аяклары шешеп газапланып үлделәр».

Бу истәлекләр — диңгездәге бер тамчы. Әмма алар — әле сабыйлыктан да чыгып бетмәгән меңнәрчә балаларның ил язмышын олылар белән бергә күтәргән уртак язмышларын сөйләүче дәлилләр бит.

1941 елның җәй һәм көз айларында ук Татарстанның күп мәктәпләрендә укучы балалардан хезмәт бригадалары төзелә башлый. Шундый беренче бригадалар Чистай һәм Зәй районнарыңда оештырыла. Чистай районының Актау мәктәбе пионерлары республика мәктәпләре укучыларына түбәндәге хат белән мөрәҗәгать итәләр:

«Малайлар һәм кызлар!.. Әтиләребез һәм абыйларыбыз сөекле Ватаныбызны, безне, балаларны сакларга фронтка киттеләр. Алар Советлар җирен батырларча, тормышларын да кызганмыйча, явыз дошманнардан саклыйлар.

Мондый җаваплы моментта без дә кул кушырып утыра алмыйбыз. Ватанны саклауга олылардан алып иң кечкенәләргә чаклы баскан икән, явыз фашистлар белсеннәр: социалистик колхоз кырларында безгә дә эш табылыр.

Фашист палачлар онытмасыннар: без совет балалары, яхшы һәм отличнога уку белән бергә, социалистик Ватан хакына тырышып эшли дә беләбез. Колхоз кырларында һәм җәмәгать терлекчелегендә тырышып эшләячәгебез турында пионерларча сүз бирәбез».

Чистай пионерларының чакыруы Татарстанның барлык мәктәпләрендә тирән теләктәшлек таба. Мәсәлән, 1941 елның көзендә Чепья районында — 1894, Әтнә районында 1914 укучы һәм 104 укытучы кыр эшләрендә катнаша. 1942 елның 19 апрелендә Казан шәһәре укучыларының һәм укытучыларының гомуми җыелышы уздырыла. Анда укучыларны язгы кыр эшләренә катнашырга чакырып мөрәҗәгать кабул ителә. Укучыларны язгы авыл хуҗалыгы эшләрендә катнаштыру максаты белән уку елы 20 майда ук төгәлләнә. 5–10 сыйныфлар өчен язгы каникуллар бетерелә. Укучылар 21 майдан 31 майга кадәр тикшерү сынауларына тартылалар. Имтиханнар кыскартыла.

«Син калдырган башак — Гитлерга ярдәм»

Уку елы төгәлләнү белән 1942 елда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 123 мең укучы, 180 отрядка берләшеп, укытучылар җитәкчелегендә 4 миллионга якын хезмәт көне эшли. 1941–1945 елларда авыл хуҗалыгы хезмәтенә 650 меңнән артык укучы һәм укытучы катнаша. Ни кызганыч, бу саннар 9–10 яшьлек авыл балаларының үгез яки сыер җигеп сукага, тырмага йөргәннәрен, кышкы салкыннарда ферма терлекләренә салам-печән, су ташыганнарын сөйләмиләр. Камыт киертергә буйлары җитмәгәч, елап җибәргән авылдаш «малайларым» минем күз алдымда әле дә тора…

6–7 яшьлек балалар кырда башак җыярга чыга иделәр. «Бер башак та җирдә калмасын!», «Син калдырган башак — Гитлерга ярдәм!» дигән лозунгларны күтәреп, басуга алып барып, таякларга элеп куялар иде. Ялан тәпиләрне камыл ертып бетерсә дә, «барысы да фронт өчен» булгач, чыдарга тырышылган күрәсең, елаучылар булмый иде. Бу хәлләр сугыш беткәч тә озак еллар дәвам итте әле. Чөнки сугыш беткәнгә карап кына халык өстенә җиңеллек килмәде шул.

Кырда үскән һәр башакны югалтмыйча җыярга тырышуның да сәбәпләре бик җитди иде. Фашистлар басып алган җирләрдә сөрү җирләренең кырык җиде (!) проценты калган, йөз меңнәрчә совхоз, МТСлар җимерелгән. Өстәвенә, 1943 елда булган корылык үстерелгән игеннәрнең яртысын диярлек көйдереп бетерә. Шуңа күрә халыкның төп азыгы булган икмәккә ихтыяҗы аеруча зур булган диясе килә.

Бер башак та җирдә калмасын

Сугышның 26нчы көнендә илдә икмәк карточка белән бирелә башлый. Шәһәр халкы шушы карточкалар белән үзенә һәм балаларына тиешле (нормада күрсәтелгән) икмәкне ала алган. Авыл кешеләренә, ягъни шул икмәкне үстерүчеләргә икмәк ни өчендер бирелмәде. Көнне төнгә ялгап эшләүчеләрнең ашарына ипи юк иде. Барлы-юклы бәрәңгесен булган сыер-сарыгы белән бүлешеп ашаган авыл халкы язга таба бөтенләй хәлсезләнә иде. Җирләр кардан арчыла башласа, кеше җиңел сулап куя. Чөнки кырда, көз көне балчыкка күмелеп, күренми калган чергән бәрәңгеләр чыга. Ул бәрәңгеләрне җыярга олысы-кечесе бара. Җыйган бәрәңгеләрне кайтышлый ук язгы ташу суында юып, кабыгын әрчеп кайталар иде.

Еллар үткәч, күпме кешене ачлыктан коткарган черек бәрәңгенең кешеләрдә тамак шеше (септик ангина) авыруына сәбәпче булганын укып хәйран калган идем. 1944 елның июнь аенда алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 6 ай эчендә тамак шеше белән авыручылар саны 23 меңнән артып киткән, 6 меңнән артык кеше үлгән (!).

Мәктәпләрдә – өч смена уку

Сүзебез мәктәпләр хакында иде бит әле. Әйтергә кирәк, сугыш мәктәпләрнең эшен үзгәртеп коруны да таләп итә. ВКП (б) Казан шәһәр комитетының 1941 елның 5 сентябрендәге карары нигезендә, мәктәп биналарын госпитальләр итеп файдалану сәбәпле, укулар өч сменада алып барыла башлый. Яшел Үзән, Чистай, Алабуга, Бөгелмә мәктәпләре дә өч сменалы укуга күчәләр.

Укыту-тәрбия эшләре дә үзгәртелә. Дәресләрдә укучыларны совет патриотизмы рухында тәрбияләүне көчәйтү таләп ителә. Гражданнар сугышы тарихын өйрәнү өчен сәгатьләр арттырыла. География дәресләрендә топография өйрәнүгә, физикадан элемтә һәм сигналлар, химиядән — агулаучы матдәләр һәм аларга каршы көрәш чараларына күбрәк урын бирелә. Укучылар һәртөрле хәрби оборона, ПВО (һава һөҗүменә каршы), санитария занятиеләренә тартылалар. Кыз балалар санитария дружиналары әгъзалары, радист, телефонист, телеграфист булырга әзерләнәләр.

Шунысы да мәгълүм, 1941-42 уку елында ук Татарстан укучыларының шактый өлеше (20 процентка якыны) укуга йөрми. Моның сәбәпләре төрле: матди мохтаҗлык, өс-башка һәм аякка кияргә булмау, авыручылар күбәю һ.б. Әмма төп сәбәпләрнең берсе, инде әйтеп үткәнчә, балаларның завод-фабрика, авыл хуҗалыгы эшләренә тартылуы. 1942 елның беренче яртысында ук Казан шәһәрендә завод-фабрикалар өчен 18 мең яшүсмер (бала) эшкә тартыла. Бер үк вакытта хәрби заводларга кадрлар хәзерләү өчен һөнәр мәктәпләре ачыла.

Республика буенча алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 1942 елда 14 тимер юлчылар мәктәбе, 27 ФЗӨ мәктәпләре ачыла һәм аларда 167,5 мең эшче хәзерләнә. Укуны тәмамлау белән, аларны Татарстанга гына түгел, СССРның башка өлкәләренә дә тараталар. Архив материалларыннан күренгәнчә, 1943 елның 5 сентябрендә генә дә 525 яшүсмер — Сталинградка, 79ы — Свердлау өлкәсенә җибәрелгән.

Бу саннар сугыш чоры балаларының авыр язмышын аңлата, чөнки аларның күбесе ФЗӨ мәктәпләренә мәҗбүри тартылган сабыйлар була.

«Бәрәңге пешереп ашау катгый тыела!»

Сугыш чорының олыларга да ифрат дәрәҗәдә каты булган законнары, тәртипләре балалар өчен икеләтә-өчләтә авыррак булгандыр диясе килә. Васильево урманчылыгыңда урнашкан 30 санлы һөнәр мәктәбенең сугыш еллары өчен бик тә гадәти булган көн тәртибе белән танышкач, бу фикер тагын да ныгыды. Мәктәптә укучылар иртән сәгать 6дан торып кичке 6га кадәр эшләгән нәни затлар булган бит. Моның өстәвенә, ул бәхетсез җаннарга хәрби күнегүләргә өйрәнү газаплары да өстәлгән була.

Документларның берсендә балаларның, авылдан бәрәңге алып килеп, яшерен генә тулай торак мичендә пешереп ашаганда «фаш ителүләре» хакында сөйләнә. Әмма мәктәп директорының «бәрәңге яисә башка ризыклар пешерергә катгый тыела» дигән карары булып, балалардан ул бәрәңге дә тартып алынган.

Олылар кебек эшләп хәрби заказлар үтәгән, өстәвенә, көн саен хәрби дәресләр белән интеккән ач балаларның өметләрен кисү нигә кирәк булды икән? Җитмәсә, аларның күбесе, өйләренә кайткач, вакытында килеп өлгерә алмау сәбәпле, төрмәләргә утыртылган. Бу хакта архивларда мәгълүматлар саклана әле. Әмма күңелле бала чакларын сугыш тартып алган һәм кинәт олыгаеп киткән балалар түзде. Аларны «әти кайткач» дигән өмет җылытып, юатып торды. Фронттан якыннарының үлеме хакында хәбәр килсә дә, бала күңеле һаман ышанмады, көтте, бер-берсен юата белде. Сугыш чоры балаларының күңеле «шәфкать», «мәрхәмәтлелек» дигән матур хисләр белән тулы иде әле.

Менә шуңа да балалар арасында тимурчылык хәрәкәте дә киң колач ала алды. Тимурчылар өлкәннәргә, фронтовикларның гаиләләренә өй җыештыру, утын кисү һәм яру, су китерү һәм башка күп төрле эшләрдә булыштылар. Архивтагы документларда һәм аларга нигезләнеп язылган китапларда башкарылган эшләрнең кайбер исәпләре, саннары сакланган.

Мисал өчен, «Татарстандагы 1481 тимурчы пионерлар командасы 169 мең фронтовик гаиләсенә шефлык итә, аларга 16 мең кубометр утын кисеп-ярып бирделәр», — диелә бер документта. Моның өстәвенә, Татарстан укучыларының 74 мең тонна металл ватыклары җыеп тапшырулары, 18 меңнән артык тәмәке янчыгы, 22 мең кулъяулык, 150 мең конверт һ.б. әйберләр әзерләп фронтка җибәрүләре хакында да күрсәтелә. Арча районы Сеҗе урта мәктәбе укучылары колхоз кырларына 97 центнер көл, 121 центнер кош тизәге, 227 йөк тирес чыгардылар, 93 килограмм бәрәңге күзәнәге җыйдылар», — дип яза «Кызыл Татарстан» газетасы. — Бу эшләр һәр авылда, һәр колхозда башкарыла». Чыннан да, 1943 елда гына да республикабыз мәктәпләре укучылары бер тонна бәрәңге күзәнәкләре, 12240 тонна көл һәм меңнәрчә тонна башка төрле ашламалар туплый алганнар икән.

«Ун яшемнән госпитальдә яра бәйләшә идем»

«1943 елда Казан мәктәпләре укучылары, өй шартларында үстереп, госпитальләргә 500 килограмм яшел суган тапшыралар», — дип сөйли икенче документ. Болар — тарихка кереп кала алган саннар. Ә күпме бала дару үләннәре җыйган (авылыбызда зуррак яшьтәгеләрнең кычыткан җыеп, киптереп йөрүләре хәтеремдә), күпме бала Казанда урнашкан 56 хәрби госпитальдәге яралы сугышчыларга шефлык итәргә йөргән бит әле. Бәлки һәр яхшылыкны санап торырга да кирәксенмәгәннәрдер. Яхшылык бит күңел кушуы буенча эшләнә.

«Без Казанның Ленин урамында яшәдек, — дип искә алды Бурнашева Дилбәр Вафа кызы. — Ишек алдыбыздагы йортка Мелитополь шәһәреннән килгән госпитальне урнаштырдылар. Йортыбыздагы барлык балалар да госпитальгә йөрдек. Яралыларның хәлләрен җиңеләйтеп, кәефләрен күтәрер өчен ниләр генә эшләми идек. Миңа 10–11 яшьләр чамасы, зур кыз санала идем. Шуңа күрә миңа яралыларга кино күрсәтү эшен дә йөкләделәр. Шулай көн саен кино күрсәтеп йөрдем. Моның өстенә, бинтлар юу, яра бәйләргә булышу, хатлар уку, язу, китап уку, концертлар кую дисеңме — берсе дә калмады. Яралылар күп килә иде. Бигрәк тә Сталинград сугышы вакытында яралылар чиксез иде. Салкын кыш бит инде. Ишек алдында яткан яралыларга, өйдән чәйнек белән алып чыгып, кайнар су эчерәбез, өсләренә ябарга тырышабыз… Яралылар — безне, без — аларны кызгана идек. Безне кызганып, берәр шакмак шикәр, я конфет бирсәләр, алмый идек. Чөнки өйдәге олылар: «Зинһар, кызыгып бер әйберләрен дә ала күрмәгез, ул шикәр, конфет аларга сәламәтләнү өчен кирәк», — дип нык кисәтәләр иде.

Ә өйдә карточкага алган ипидән (аны да көн саен сатмыйлар иде) башка берни дә юк. Кайвакыт Америкадан килгән дуңгыз мае («лярд» дип атала иде), кайвакыт шикәр тәмен хәтерләткән «Мальтоза» дигән нәрсә эләгә иде. Өйдәге кием-салым, йорт әйберләрен Казаннан бик еракта урнашкан авылларга барып, аз-маз он, бәрәңге кебек ашамлыкларга алмаштырып бетергән идек инде».

Хәзерге иркә буын сугыш турында тыңларга яратмый

1418 көн дәвам иткән бу сугышта мәктәпләр, укучы балалар тормышыннан меңнәрчә мисаллар китерергә булыр иде. Әмма бер нәрсәне — укытучыларның да, укучыларның да ил язмышы хәл ителгәндә халык белән бергә булып, бар авырлыкларны бертигез дәрәҗәдә күтәргәнен ассызыклап әйтмичә булмый. Балалар үсә, укытучылары артыннан фронтка китә торды… Тик укытучылар сугыш уты эчендә дә укытучы, укучылар — укучы булып калганнар икән диясем килә.

Укытучы Нурмөхәммәт Саттаровның фронттан язган бер хатын тирән кичерешләр белән укыган идем. «Зөһрәм, сөеклем! — диелгән иде хатта. — Сугыш бетә инде, ә күңел ышанмый. Кайтып, сине, балаларымны күрәсем килә. Нишләптер бер хыялым башымнан чыкмый… Мәктәпкә барырмын кебек. Укучыларымны утыртып, бер сүз дә әйтмичә, йөзләренә карап утырырмын кебек. Алар минем йөрәктәге җәрәхәтне тоярлар, башның ниләр күргәнен аңларлар кебек. Тик, Зөһрәм, ул укучыларымның да күбесен сугыш йотты бит инде. Бу җәрәхәт гомергә калыр микәнни?.. (1945 ел, 24 апрель)». (Нурмөхәммәт 2 майда һәлак булган).

Станок артында балалар…

Бу сугыш тәҗрибәсе адәм баласы өчен чиктән тыш фаҗигале, күпме кыенлыклар, бәхетсезлекләр китерә торган гамәл икәне тулысы белән аңлашылды. Советлар Союзын саклар өчен күпме корбан, эзсез югалучылар, әсирлеккә эләгүчеләр, гарипләр барлыкка килде. Сугышның аяусызлыгы, аның фаҗигасе моның белән генә дә бетми бит әле. Ул сугыш кырында вафат булучының гаиләсенә зур хәсрәт, авырлыклар, бәхетсезлекләр алып килә. Кем баласы ачлы-туклы булды? Тол солдатканыкы. Кем баласы ямауга каткан киемнән озаграк йөрде? Тол солдатканыкы. Толлык газапларын да, ятим үсү авырлыгын да, аның кимсенүләрен дә берничек тә аңлатып бетереп булмый. Үзгәртеп тә булмый.

Бүгенге иркә, назлы буын, югарыда күрсәтелгәнчә «фронт өчен» эшләгән, балалыгын күрмәгән балалар, алар күргән авырлыклар хакында сөйләгәнне тыңламый икән инде. Ни кызганыч, Казандагы уку йортларының берсендә Бөек җиңү хакында чыгыш ясаганнан соң, моның шулай икәнлегенә инанып кайттым.

Йөрәкне әрнеткән тагын бер нәрсә бар. Сугыш ветераннарына күрсәтелгән игътибар, өстенлекләрне күпсенеп әйтүем түгел. Тик шул өстенлекләрнең чиреге кадәрен генә булса да сугыш чоры балаларына, әтиләрен яки якын туганнарын сугышта югалтканнарга да биреп булмады микән? Җиңүгә күпме еллар узды, ә сораулар һаман үзгәрми.

Тәэминә Биктимерова

intertat.tatar