Домой Ислам Ураза гаете котлы булсын!

Ураза гаете котлы булсын!

0
Ураза гаете котлы булсын!

Самара өлкәсе мөсел­ман­нарының ре­гиональ Диния нә­зарәтенә бәйле булган бө­тен мәчетләрнең имам һәм мөә­зиннәре, мәхәллә рәисләре, хөр­мәтле җәмәгать!

Бисмиллаһи рахмани рә­хим. Әлхәм­дүлилләһи раб­бил галәмин, вәссаләтү вәс­сә­ләмү галә расүлиһи Мү­хәм­мәдин вә галә әлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн. Әс­сә­ләму галәйкүм вә рәхмә­тул­ла­һи ва бәрәкәтүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Аллаһы Тәгалә әмере ни­гезендә изге Рамазан – Шәриф аенда тоткан уразаларыбыз, кылган гыйбадәтләребез, инша Аллаһ, тәмамланды. Ай буена укыган биш вакыт намаз­ларыбызда, җомга вә тәрәвих намазларында, кадер кичәләрендә Аллаһыбызга ялварып кылган догаларыбыз кабул булса иде. Ниһаять, мәрхәмәтле, саваплы, рәхимле Ураза бәйрәме, гает көне дә килеп җитте.

Өлкә мөселманнары, Диния нәзарәте һәм шәхсән үземнән барча дин кардәш­ләребезне ихлас күңелемнән тәбриклим, Аллаһыбыздан сезгә изге те­ләкләр иңүен, дөнья-ахирәт нигъмәтләренең насыйп булуын сорап калам.

Әлхәмдүлилләһ, изге Рамазан аенда тот­кан уразаларыбыз, хәерле гамәл-гый­ба­дәт кылуларыбыз, мохтаҗларга яр­дәм итү­лә­ребез һәм башка кылган изге ният­ләребез иманыбызны, ислам динебезне тагын да ныгытуга сәбәпче булды. Рамазан аеның һәр көне, һәр мизгелендә дин кар­дәш­ләребезнең рухи, әхлакый сыйфатлары артты.

Гает бәйрәме мөбарәк булсын! Аның рәхимле нурлары һәрбер дин кардә­ше­безгә, илебезгә тынычлык, иминлек, муллык, бәрәкәт китерүен теләп калабыз. Аллаһыбыз ризалыгына бирелгән фитра садакаларыбыз кабул булсын, гөнаһлары­быз кичерелсен иде, Раббыбызның оҗмахлары һәрбарчабызга насыйп әйләсен иде. Ки­ләчәктә дә Аллаһы Тәбәрәкә вә Тәгалә биргән гомерләребездә изге Рамазан-Шә­риф айларында ураза тоту бәхетләре насыйп булса иде.

Вәссәләмү галәйкүм вә рәх­мәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Амин!

Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин.

13 майда Самараның Җәмигъ һәм өлкәнең барлык мәчетләрендә иртәнге намаз – 4:00 сәгатьтә,

Гает намазы 5:20 сәгатьтә укылачак.

Бердэмлек