Домой Жизнь татар “Урда бүресе. Самарканд арысланы”

“Урда бүресе. Самарканд арысланы”

0
“Урда бүресе. Самарканд арысланы”

3 декабрьдә Журналистлар йортында Дмитрий Агалаков­ның “Ордынский волк. Самаркандский лев” дип аталган тарихи романы презентациясе уздырылды. Автор сөйләвенчә, роман урта гасырның ике гиганты — Урта Азияне яулап алучы Тимур һәм Алтын­ Урда ханы Тохтамыш каршылыгына багышланган.

Төгәлрәк, романда әмир Тимур һәм Тохтамышның 1391 елның җәендә Кондырча буен­да булган бәрелеше тасвир­лана. Бу факт бик күп Россия галимнәрен кызыксындыра. Алар арасында Альфред Ха­ликов, Риза Бариев кебек татар профессорлары да бар. Галимнәрнең күбесе Тимурның җиңүен Алтын Урда һәм Урта Идел буе тарихында мөһим роль уйнавын билгеләп үтәләр. Кайбер башка тикшеренүчеләр, мәсәлән, Вадим Егоров, Урда тарихындагы бу сугышның әһә­мияте бик зур түгел, дип рас­лый. Чөнки җиңелүенә карамас­тан, дәүләтнең икътисади көче элеккечә үк зур булган, Тох­тамыш та үз урынын саклап калган. Алтын Урда җимерелү тарихы Европа һәм Америка тарихчыларының игътибарын да җәлеп итә.

Шуңа да карамастан, әле­ге бәрелешкә кагылышлы бә­хәсле сораулар туа тора. Әле­гә кадәр Тимур һәм Тох­та­мыш гаскәрләренең кайда оч­рашуы төгәл билгеле түгел. Тамерланның «Җиңү китабы» буенча, бәрелеш 1391 елның 18 июлендә Сок һәм Кондырча елгалары кушылган урыннан ерак булмаган. Самара тари­хын өйрәнүчеләр бу темага бер­ничә фараз тәкъдим итәләр. Алар­ның берсе буенча, сугыш хә­зер­ге Курумоч аэропорты ур­наш­кан җирдә булган. Кайбер га­лим­нәр – Тимур белән Тохта­мыш Самара өлкәсенең Серги­евск районында, икенчеләре Иске Буян авылы тирәсендә уз­ган дип үз дәлилләрен китерә­ләр. Тарихчы Емельян Гурьянов фаразлавынча, Самарканд һәм Алтын Урда гаскәрләре хә­зерге Кошки авылы янында очрашканнар. Галим авылның исеме төрекчәдән “көтүчеләр тукталышы, хәрби лагерь” дип тәрҗемә ителгән “Кош” сү­зеннән килеп чыккан ди. Шулай ук монгол теленнән “хәрби бү­лекчә” буларак тәрҗемә ите­лүче “кошун” сүзен дә исәпкә алсаң, Тимур белән Тох­та­мыш нәкъ менә Кошки авы­лы тирәсендә сугышкан, дип әй­тергә дә була…

Тарихчылар ничек кенә бәхәсләшмәсеннәр, бүгенге көн­гә кадәр сугыш узган урын төгәл билгеле түгел. Шулай ук сугышта катнашучыларның санын да ачыклап булмый. Кайбер мәгълүматларга кара­ганда, бу сугышта һәр яктан йөз меңнән өч йөз меңгә кадәр кеше катнашкан, Тохтамыш гаскәрләре күпкә зуррак та булган. Кондырча буендагы сугышның бер көн түгел, өч көн дәвам итүе турында да фикер бар…

Кыскасы, Тимур һәм Тох­тамыш сугышкан урын буенча тарихчыларның уртак фикере булмау сәбәпле, казу эшләре оештырырга әлегә мөмкин түгел, шунлыктан фаразларны дә­лилләүче артефактлар да юк. Бу сугыштан соң Тох­та­мыш качып котыла. Кайбер та­рихчылар шушы сугыштан соң Алтын Урда куәтен югалта, дип саныйлар. Ләкин бит әле Ти­мур белән Тохтамышның 1395 ел­да Терек елгасы буенда сугы­шуы билгеле һәм шуннан соң гы­на, 1460 еллар тирәсендә, Ал­тын Урда көчен җуя башлый.

2003 елдан бирле Крас­ный Яр районының Иске Бу­ян авылы янында «Русь. Берләшү чоры» дип аталган этнофестиваль уза. Баштагы елларда Тимур һәм Тохтамыш сугышының берничә эпизодын күрсәтәләр иде. Тора-бара ул тарихта язылган вакыйгалар­дан бик нык аерылып, борынгы рус гаскәрләре киемнәре һәм кораллары, сугышу ысул­лары күрсәтелә башлады. Оеш­ты­ручыларның сүзләренә ка­ра­­ганда, әлеге чара Алтын Ур­да чорында төбәк тарихын күр­сәтүгә игътибар бирә, икен­че­дән, туристлар өчен узды­рыла. Янәдә, аларга кызыклы та­маша күрсәтүне төп максат итеп куялар. Ә тарихи дөреслек кайда соң? Бәлки бу чараны рус гаскәрләренә килешлерәк исемгә алыштырырга ки­рәктер?

Китап авторы Дмитрий Ага­лаков фикеренчә, нәкъ менә Кондырча буендагы сугыштан соң Русь дәүләте Урда басы­мыннан арынган. Алайса ник Русь әле тагын йөз елга якын   Ал­тын Урдага ясак түләп торган?

Әлеге чор тарихы белән кызыксынучы газета укучы­ларыбыз Дмитрий Агалаков­ның “Ордынский волк. Самар­кандский лев” дип аталган кита­бын Самара китапха­нәләрен­нән алып укый һәм үз фикерлә­рен безгә язып җибәрә алалар.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

Бердэмлек