Домой Главные новости В стране и мире Уртак кайгы. Төркия белән Сүрия фаҗигасеннән Россия читтә калмады

Уртак кайгы. Төркия белән Сүрия фаҗигасеннән Россия читтә калмады

0
Уртак кайгы. Төркия белән Сүрия фаҗигасеннән Россия читтә калмады

Бу көннәрдә барыбызның да йөрәкләре Төркия һәм Сүрия өчен сыкрый. Искәртеп үтик: дүшәмбе иртәсендә Төркиянең көньяк төбәгендә һәм аңа якын районнарда, Сүриядә җир тетрәде. Җимерек шәһәрләр, меңәрләгән үлүчеләр, тагын да күбрәк зыян күрүчеләр… Кызганыч, табигать афәтеннән гомерләре өзелгәннәр саны да, җимерекләр дә арта гына бара.

Бәла килгән дәүләтләргә үз ярдәмен 45 ил тәкъдим итте. Җитәкчелектән кайгы уртаклашу сүзләре, ярдәмгә мохтаҗ җирләргә коткаручы төркемнәр, белгечләр җибәрү, техника һәм башкасы белән ярдәм итү… Билгеле, мондый фаҗига вакытында Россия дә читтә калмады.

Россия оборона министры Сергей Шойгу боерыгы буенча, Сүриядәге фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә ил хәрбиләре дә катнаша. 10 җыелма төркем формалаштырылган. Алар хәрабәләрне сүтү, зыян күрүчеләрне эзләү, аеруча җимерек хәлдәге районнарда медицина ярдәме күрсәтү белән шөгыльләнә. Россия хәрбиләре Алеппо, Хама, Латакия һәм башка шәһәрләрдә эшли.

Моннан тыш 100дән артык коткаручы Төркиядә ярдәм күрсәтә. Алар югалган кешеләрне эзләү белән мәшгуль. Моның өчен махсус кирәк-яракны да алып килгәннәр.

Бу җәһәттән Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ил халкына Төркиягә барудан тыелырга киңәш итте. Ял итү турында уйлый торган чак түгел, билгеле.

– Төркиянең үзәк һәм көньяк өлешләрендә сейсмик активлык арту сәбәпле, Кахраманмараш, Малатья, Диярбакыр, Малатья провинциясе, Газиантеп төбәгенә сәфәргә чыкмаска киңәш ителә, – диелә ведомствоның «Телеграм»дагы сәхифәсендә. Искәртүләренчә, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен, «Турпомощь» ассоциациясе «кайнар элемтә» номерын булдырды: +7 (499) 678 12 03.

Чит-ят кайгы булмый, диләр. Төркиягә ярдәм күрсәтүдә Татарстан да читтә калмады, билгеле. Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы җир тетрәүдән зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм күрсәтү пункты ачты. Ул атна дәвамында, шул исәптән ял көннәрендә дә эшләячәк. Консуллыкта билгеләп үтүләренчә, балалар һәм өлкәннәр өчен җылы киемнәр, юрган, җылыткыч, палатка, йокы капчыклары, термос кебек кирәк-ярак алып килү сорала. Башкаладагы консуллык Горький урамы, 23/27 йорт адресы буенча урнашкан.

Моннан тыш Казандагы «Зәкәт» хәйрия фонды да Төркия һәм Сүриядәге афәттән зыян күрүчеләргә акчалата ярдәм күрсәтү турында игълан итте. Битараф булмаганнар фонд исеменә акча күчерә ала. «Берләшеп, ярдәм күрсәтик. Аларга безнең ярдәм бик кирәк. Зыян күрүчеләр азык-төлек, җылы кием, даруларга мохтаҗ», – диелә фондның игъланында. Акча җыю фонд сайтында бара.

Төркиянең Казандагы консуллыгында әйтүләренчә, аларда мондый бәла-каза вакытында чәчәкләр салу гадәте юк. Кайгы уртаклашу сүзләрен калдырырга мөмкин. Ихлас догада булыйк! Бәла-каза агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри шул.