Домой Главные новости В стране и мире Утка очкан кубәләк кененә калмыйк дисәк.

Утка очкан кубәләк кененә калмыйк дисәк.

0
Утка очкан кубәләк кененә калмыйк дисәк.

8 гыйнварда 2016 Похвистнево районында Мәчәләй авылында Маүлид бәйрәме узды. Инде 3 ел рәттән бу бәйрәм авылыбызда үзды. Быел да авыл клубында авылдашлар жыелды, садакалар бирергэ, салаватлар тыңларга хәм бергә әйтергә, Пәйгамбәребезне тормышы турында ишетергә килделәр.

Хәрәт Наил Курмаев, алыштырсыз алып баручы ачып жибәрде бәйрәмне. Изге ема көнендә быел да безгә шул бәйрәмгә жыелырга насыйп булган, ди ул.

IMG_1406Безнең татар халкында Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көнен билгеләп үтү электән үк гадәтләнгән. Мәүлид – туу дигән мәгънәгә ия. Пәйгамбәр мөселман календаре буенча өченче ай – рәбигыльәүвәл аеның 12нче көнендә туган, быел ул милади календаренең декабр – гыйнвар аена туры килде.

Коръәндә Аллаһының рәхмәте – Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) дөньяга килүе диелгән. Без аның туган көнен бәйрәм итүебез белэн шушы вакыйгага куануыбызны белдерәбез.

Мәжлесебез изгедән булсын, Коръэн кэримнэр укырбыз, вәгазләр сойлэячэкбез, салаватлар эйтелер. Шул бэйрэмдэ катнашучыларга Аллахы Тэгэлэне рэхмэтенэ ирешергэ насыйп булса иде, ди Наил хэрэт. Гадэтчэ, баштан ук Коръэн аятлэре белэн бышлыйбыз, дип Наил хэзрэт Биктаевка суз бирде.

Наил хазрэт Биктаев Коръэн аятларын матур дип укып жибэрде.

Котлау өчен Самара өлкәсенәң Мөфтие Абуталип Хазрэт Яруллин сәхнәгә чыкты. “Пәйгамбәребез шул айда туган, әэм шул айда китеп тэ барган. Бөтен галэмнэргэ рәхмәт жибәэргән Пәйгамбәребез, без шуны оммәте, анарга салаватлар әйтәбез, аның тормышын өйрәнергә торышабыз.”

IMG_1431Хазрәт Яруллин тәбрик итте шул бәйрәм белэн. Шундый теләкләр әйтте ул: “Шул туры юл белән барырга, адашмыйча, бер беребезгэ урнәк булып, арабызда татулык булсын, диннән ерак кешеләргә, дингә килергә, динне тотканнарга иманыбызны ныгытырга, балаларыбызны ислам динендә тәрбияләп, хәләр ризыклар ашап, бәхетле булып хаерле гомерләр итәргә Ходай насыйп итсен хәрберебезгэ”, ди хәзрәт. Ул рәхмәт әйтте барча жыелганнарга.

Шуннан сон ул Салават мәкбулә укыды, авылдашларыбыз бөргәләшеп Салаватына торып басып кушылдылар. Клубыбызда янграды

Ас-саляту вас-саляму ‘аляйкя я Расуляллах;

Ас-саляту вас-саляму ‘аляйкя я Хабибаллах;

Ас-саляту вас-саляму ‘аляйкя я Набийяллах;

Ас-саляту вас-саляму ‘аляйкя я хайра халькыллях.

Салават яңграуына барыбызда куанып тордык хәм кушылып әйттек.

Дога колып тагын бер кабат теләкләрен теләп калды, саулык теләп, мәетләр хакына багышлап, балаларга тәуфик-бәхет колды.

Хазрәт Наил Курмаев дәвам итте бәйрәмне.

Нигэ безгә бу бәйрәм кирәк? Дип сорады ул. Тагын бер кабат искә алык. Нәрсә кушкан безгә Ходаебыз? Ул эйткәнчә торалабызмы? Сәваплы гамәл эшләр белән генахларыбызны капларга тырышабызмы?

IMG_1385Мөхаммәд Пыйгамбәр сезгә ни алып килгән булса, ни кушкан булса, шуны эшләгез, дигән ди ул бәндәләренә. Нәрсәдән тыя торган булса, шуны эшләмәгез. Э Пәйгамбәр ни куша ул? Аллахы тәгалә кушканны куша ул. Генахлардан тыелырга куша. Пәйгамбәребез кешелэр сартын бик кайгырган, генахлардан тыелмаулары очен кызганган. Шул кызганычы турында ул шулай әйткән:

Кешеләр Аллахы тәгэлә әйткәнне тотмаганнары белән, генахтан сакланмаганнары белән карангы төнне янып торган зур утка килеп кергән кубәләкләр кебек”, ди. “Шул утка кереп янып хәләк булалар, сизмиләр, белмиләр, ул ут яндыра аларны” . Пәйгамбәр кешеләре шул утка кермәстән ут янында саклап торган кеше шикелле, ди. Узегезне генахларыгыз аркасында утка тешәргә торасыз. Шул утка тешеп янырга торасыз. Шул утка тешмәстән саклап торам, киемнәрегездән тартып торам. Бармагыз, тешмәгез утка, дип, эйтеп торам, ди, янасыз, әрәм буласыз, ди.

Шул уттан сакланырга, жәхәннем кабер газаплары курмәс очен ничек яшәргэ, Пәйгамбәребез уз хадислэрендә язып калдырган. Коръән аятлары безгә аларны анлата. Безнен бурыч – шул хадисләрне, аятларны укып анларга торышырга хәм уз тормышыбызны сәгадәттә, иминлектә уздырырга торышырга.

IMG_1383Шунын сартын авылыбызда икенче ел инде Вэгаз уку кичэлэре уздырыла, телэгэннэр килэ алалар, тынлый алалар. Быелда хэр баш кен кичендэ уртак мэчеттэ уздырыла. Бик кирэкле, файдалы хадислэр алар.

Шуларнын бер хадисен Наил хэзрэт узе эйтте: Эй кешелэр, изгелэр мэжлеслэрендэ куп катнашырга торышыгыз! Халык арасында мэжлеслэрдэ жыелып белуче кешенен китап сузе ишетергэ, гыйлем кешелэрне тынларга тырышыгыз. “Катып беткэн,ярылып беткэн жирне Аллахы тэгэлэ ничек шифалы янгыр суы белэн янадан йомшарта, устереп жибэрэ, шулай ук гыйлемнэрне сузлэре каткан кунеллэргэ шифалы янгыр суы булып керер. Аллахы тэгалэ кушканны эшлэмэгэнгэ, тоела алмаганга, куп генахлар аркасында кунеллэр ката, ерэклэр карала, кеше яхшы эшлэр эшли алмый, мэчеткэ бара алмый, садака бирэ алмый, авызыннан файдалы яхшы суз чыгара алмый, начар сузлэр кубрэк чыгара. Шул каткан ерэклэрне, каралган ерэклэрне акларга – безне бурычыбыз. Шуна Ислам дине бирелгэн, Пыйгамбэр жибэрелгэн. Мэжлестэ тынлаган Аллахы тэгэлэ турына сойлэгэн вэгазлэре, яхшы сузлэре, кинэшлэре кунеллэрне эретер, каралган ерэклэрне акларга булышыр.

Укыганым бар, ишеткэнем бар, димэгез. Белэбез, намаз укырга кирэк, белсэк тэ, намазлыкка басырга авыр туры килэ кайсыларыбызга. Куп тынларга кирэк безгэ, элдэ, гыйлем кешелэрне”.

IMG_1376Мамышев Тахир бабай Мэчэлэйдэн чыккан кеше, быел бэйрэмебезгэ кайткан, хэм куп телэклэр эйтте. Мэчэлэй авылыбыз белэн горурланып була, диде ул. Элекеге заманнарда да, эле дэ дурт манаралы мэчет эшлэп килэ, телэгэн кешегэ хэр вакыт ишеклэре ачык. Халкыбыз тырыш, булдыклы. Шекер корларны да чэчеп килэлэр, шунарга бик куанабыз барыбыз да, Мэчлэйдэ торучыларгына тугел, Самарада торучылар да..

Эдэпле, тэуфиклы балаларыбыз булсын. Килэчэктэ дэ Мэчэлэебез яшэсэ иде.

Шундый якшы телэклэр сон клубта мунэжэтлэр хэм салаватлат тагы янграды.

Пэйгамбэребезне олылап менэжэтлэр эйтергэ Мэчэлэйдэ узлэре телэп килгэн авылдашлар табылды, шунысы кунелле.

Тахир хэзрэт Булатов Менэжэт эйтте: Укы Коръэн илэ намаз.

Фарит абый Субеев Менэжэт укыды. Коръэн индерде.

Разия апа Бахтеева Монэжэтлэрен матур кое белэн жырлады.

Бибинур апа Газизова чиста тавышы белэн шигыйрь кызларга багышлап укыды: Нигэ яулыгынны салдын, кыз бала.

Авыл мэктэбе балалары Шигыйрльлэр укыдылар.

Галиулла хэзрэт Мамышев авылдашларга мэчетлэр ишеклэре ачык булганны янадан искэ тешерде. Уянырга чакырды, намазларга килергэ, кемнэр элдэ килми калалар.

IMG_1366Ул шулай ук мэчеткэ булышуны онытмаска ондэде. Мэчетлэрне бабайларыбыз узлэре алып бара. Садакалар хэр чак артык тугел. Расходлары хэр вакыт житэрлек. Галиулла хэзрэт мэчетлэргэ булышучылырга рэхмэтлэрен белдерде, э бик тэ куп булышучыларга Рэхмэт хатлары куллады. Рэхмэт хатлары кулланды

Рафик Газизовка, Рафик Бадамшинга, Халит Имангуловка, Рустам Субеевка, Рустам Сапуковка, Мингали Алеевка.

Шул егетлэр булдарган хатле авылга хэм мэчетлэргэ булышылалар.

Абуталип хэзрэт Яруллин тэмамлады бэйрэмне.

Укыган салаватлардан гыйбрэт алырга булсын.

Бу доньяда без мэнгелеккэ тугел, бу тормыш вакытлыгына, диде ул.

Аллахы тагэлэ сорар: Бэндэ, ник син мина буйсынмадын, ник башынны индермэден?

Нинди жавап бирербез? Ни эйтербез? Вакытым юк иде, дипме, исэннегем юк, иде, дипме. Барысында биргэн ул безгэ. Без Ходайга килгэнне ул кетэ, хэм кетеп алуына ышана.

Шул дерес юлга килсэк, хэм шул юлдан барсак, бу доньяда да, теге доньяда да хур булмабыз.

Ислам дине юлына басу, мэчет юлына басу, зур дэрэжэ.

Мэчэлэй халкы куп имамнар тэрбиялэп биргэн Самара олкэсенэ. Рэхмэт аналарга, балаларын дереслэп тэрбиялэгэнгэ. Рэхмэт барысы ана-аталарга, тэуфиклы балалар тэрбиялэп устергэннэргэ хэм килэчэктэ устеручелэргэ.

Рэхмэт Мэчэлэй авыл бабай-эбилэренэ мэчетлэрне яхшы итеп тотканга, яшлэргэ- эшкуарларга, кайсылары булышып торалар.

Барысына да исэнлек – саулык телэп калабыз.

Килэчэктэ тагын шулай очрашырга насыйп булса иде, ди хэзрэт. Амин.”

Килгэн кунакларны ашка чакырдылар мэктэп ашханэсенэ. Мэктэп хужасы Элфия Субеева хэм эшчелэре, авыл хужалыгы Равил Уразметов, эшкуарлар Ринат Искандаров хэм Наил Субеев тэмле ризыклар белэн каршыладылар килгэн кунакларны, актив катнашучыларны.

Бетен булышучыларга бик зур рэхмэт!

Бэйрэм быел да куркэм булды, шунысы шатландыра.

Зөлфия Таштабан, Самарада яшәүче Мәчәләй кызы