Домой Жизнь татар Узган гомер юллары

Узган гомер юллары

0
Узган гомер юллары

Бу дөньяда иң кыйммәтлесе – кеше гомере. Әле яңа гына, мин яшим дип, дөньяга авазсаласың, кай арада инде гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенәчакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә.Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Арткаборылып караган саен үткән еллар, үткән юллар заяга узмаганмы, гомер көзләренә кергәндәҗимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны барлый башлыйсың.

Минем язмам сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, киң күңелле, ачык йөзле, олыйөрәкле, кадерледән-кадерле олы җизнәм Алмаз абый турында булыр. Аңа 28 апрельдә 65яшь тулды.

Нурлат районының Үрнәк авылында яшәгән Садыйк, сугыш кырларыннан кайткач, Нурхәмәт кызы Нургаянга өйләнеп, матур итеп тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы алты бала дөньяга аваз сала: Марат, Тәнзилә,Фәрит, Рәшит, Алмаз, Ранас… 1962 елда шул балаларның сөекле әниләре фаҗигале рәвештә, электр тогынаэләгеп, мәрхүмә була. Иң олы баласына бу вакытта – 14, кечесенә 1 яшь тә 8 ай була.

Хатыны вафат булгач, Садыйк абый, балалары бөтенләй ятим булмасыннар дип, өйләнергә уйлый. Ятимнәрне жәлләп, алты бала өстенә килергә Камалия Закир кызы риза була. Тату гына яшәп китәләр, һәмалты бала янына тагын икене алып кайталар. Алар зур, ишле гаиләдә, ятимлекне сизмичә, әти-әни канаты астында тәгәрәшеп үсәләр.

Алмаз, 8 нче сыйныфны тәмамлап, Казанның техник училищесына укырга китә. Белем алып чыккач, Куйбышев заводларының берсенә эшкә керә. Бер көнне Үрнәк авылына кунак кызлары кайта, һәм алар арасында минем апам Зәмзәмия дә була. Яшьләр, бер-берсен ошатып, очраша башлыйлар һәм 1977 елда гөрләтеп туй уйныйлар. Яшь пар Куйбышевта яши башлый.

1978 елда, гаиләне тулыландырып, беренче малайлары Айрат дөньяга килә. Заводта эшләп, беренче бер бүлмәле фатирларын алалар. Садыйк абыйның вакытсыз үлеме артыннан шатлык та килә – 1986 елда кызлары Гөлнара туа.

Көн артыннан көннәр үтә, балалар үсә, кызы Гөлнара тормышка чыгып оныкчык алып кайта. Бабайның шатлыгы эченә сыймый: үзе наз күреп үсмәгәч, бөтен ярату хисләрен, назын балаларына, оныгына бирә.

Аллаһы Тәгәлә әйткән бит: “Яраткан колыма бирермен”. 2009 елда, ата-ана җанын телгәләп, улларын җир куенына илтеп салалар, ә бер ел узгач, Камалия апа да мәрхүмә була.

Алмаз җизнәй бөтен булган мәхәббәтен кызы белән оныкларына юнәлтә. Кызы алардан бик ерак яшәсә дә, бабай көн саен шалтыратып, хәлләрен сорашып, шаярышып, кайтуларын сагынып көтә.

Мин үзем дә, кече балдызы буларак, аның туган җанлы кеше булуын тоеп яшәдем: ул мине бәләкәй чакта паркларда йөртә иде, “Антошка” кинотеатрында мультфильмнар күрсәтә иде. Әле дә барган саен, Зәмзәмия апам белән бергә якты чырае белән каршы алып, кунак итеп озата торган кеше.

Алмаз җизнәй! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты теләкләребезне юллыйбыз. Кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, сабыр, олы җанлы, ягымлы туганыбыз, без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.

Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, тормыш иптәшең, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп, сәламәтлек тә бирсен. Күпме еллар эшләгән яхшылыкларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.

Күңеле алтын кешенең

Бәйрәме дә күңелле.

Көн дә үткәрәсе килә

Синең туган көнеңне.

Туган көндә үзеңне дә

Мактыйсы килеп тора.

Мактап тормыйм,шәплегеңне

Барсы да белеп тора.

Бәхет кенә алып килсен

Туасы иртәләрең.

Татып яшә дуслар иңен,

Туганнар иркәләвен.

Барлык туганнары исеменнән яраткан балдызы Рушания СӘЛАХОВА-ДИНДАРОВА.