Домой Главные новости Узган ялларда Самарада Яруллин Маратны концерты узды

Узган ялларда Самарада Яруллин Маратны концерты узды

0
Узган ялларда Самарада Яруллин Маратны концерты узды

Узган ялларда Самарада Яруллин Маратны концерты узды. “Металлург” мәдәният йорты тулы иде. Концертта татар мәдәнияте белән кызыксынучы яшьләр күп булуы шатландырды. Тере музыка, кызыклы программа, бию – болар барысы да концертта булды.

Концерттан соң җанатарлар китәргә теләми, истәлекле фото төшерер өчен фойеда көтәләр.

Бездә артистка берничә сорау бирә алдык:

– Марат, сез һәрвакыт артист булырга теләдегезме, әллә балачакта башка хыялыгыз бармы иде?

– Хәзер мин хыялланган кеше. Балачактан ук мин сәхнә яратам, өч яшемнән үк,мин бөек артист булырга хыялландым.

– Сезгә Самара тамашачысы белән эшләү җиңелме?

– Самара тамашачысы минем өчен, бу аерым тема, җиңел, җылы, күңелле, шәһәрегезне һәм энергиягезне бик яратабыз,
Самара One Love.

– Марат, хәзер фойеда сезнең җанатарлар төркеме тора, аларның берәрсенең сезнең йөрәгегезне яулап алу мөмкинлеге бармы, ул иреклеме ?

– Мин җавап бирә алам бердәнбер нәрсә – мин өйләнмәгән.

Маратка алга таба иҗади уңышлар телибез!

Эльмира Мурхабинова