Домой Главные новости Вагайны беләсеңме, агай: Себер татарларының җанисәптә кем булып язылыр?

Вагайны беләсеңме, агай: Себер татарларының җанисәптә кем булып язылыр?

0
Вагайны беләсеңме, агай: Себер татарларының җанисәптә кем булып язылыр?

Шулай дип әйтми дә хәл юк. Төмән өлкәсенең Вагай районында  яшәүче халыкның яртысы татар икән. Шуңа күрә безгә аларны белергә дә, элемтәдә торырга да, аралашырга да кирәк. Әлегә алар үзләре Татарстанда кунак булып киттеләр. Төмән өлкәсе Вагай муниципаль районы депутаты Флера Ватутова, өлкәнең «Яшь буын» дип аталган татар яшьләре иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Корманов, Вагай районы Осиново урта мәктәбенең рус теле укытучысы Алсу Кучумова журналистлар белән матбугат конференциясе дә үткәрергә өлгерделәр. Төмән өлкәсе татар иҗтимагый оешмаларының координацион совет рәисе Ринат Насыйров чарада онлайн катнашты.

Без  бер бөтен

Матбугат чарасында, әлбәттә инде, халык санын алуга карата сораулар да булды. Фәрит Корманов бу җәһәттән: «Себер татарларының җанисәптә кем булып язылганнарын  әйтә алмыйм. Һәркемнең үз фикере. Үзем татар дип язылам, чөнки кырым, себер татарымы – татар дигән сүзе бар. Татарлыкта – бердәмлек», – дип үз сүзен әйтте. Аның фикеренчә, иң мөһиме, татар рус булып язылмасын. «Балалардан, нинди телне беләсең, дип сорасалар, рус телен дип әйтүләре бар. Әти-әнисе татар булса да, рус дип язып куярга мөмкиннәр. Менә шуннан куркырга кирәк», – ди ул. Фәрит, себер һәм казан татарларының сөйләмнәре азрак аерылса да, аларның дус яшәүләрен, үзләрен татар дип атауларын әйтте. Ул үзе татар телен өч сыйныф укыган, аннан рус мәктәбендә белем алган. Әдәби телне Татарстанга йөргәндә  өйрәнгән.

Сүз дә юк, төмәнлеләр Татарстан белән элемтәне, юридик һәм икътисади яктан мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырга тели. Фәрит Корманов та: «Татарстан  тарафыннан хатлар, мөрәҗәгатьләр булса, безгә җиңелрәк булыр иде», – дигән фикерен җиткерде. Ринат Насыйров исә быел Төмән өлкәсендә милли-мәдәни автономия, Мәгариф департаменты, Милләт эшләре  буенча комитет белән берлектә башлангыч сыйныф татар укытучыларын әзерләү эше башланганын әйтте. Ул, Төмәндә әдәби татар телен укытуны федераль белем бирү стандартлары буенча көчәйтергә кирәк, дигән тәкъдим кертте. Алсу Кучумова да мәктәпләрдә ни хәлләр булып ятуын җиткерде: «Туган тел буларак татар телен әти-әниләр сайлый. Беренче сыйныфларда ул түгәрәк кебек, икенче сыйныфтан дәрес буларак өйрәнелә. Татар теле атнасына ике, әдәбият бер сәгать керә», – диде ул.

Төмән өлкәсе вәкилләре Татарстанда себер татарлары мәдәнияте көннәрен дә уздырырга хыяллана. Фәрит Корманов бу җәһәттән: «Себер татарларының дәрәҗәсен күтәрәсе иде», – дигән теләген дә җиткерде. «Күп кенә талантлы яшьләребез бар. 4–5 укучыбыз Казанда укый. Айдар Ниязов Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә  җырчы һөнәрен үзләштерә. Җырлар да яза. Бик яхшы дәрәҗәгә күтәрелер, исеме татар дөньясына таралыр дип ышанып калабыз», – диде. Ул шулай ук талантларның күп булуы, әмма мәдәният университетында бюджет урыннарының аз булуын искәртте.

Сазлыклар артында

Вагай районының күп өлеше – юлсызлык белән дан тоткан төбәк, халык телендә юкка гына Сазлык арты (Заболотье) дип аталмаган бит инде. Район үзе шактый зур, 1,8 млн гектар территорияне били. Халыкның 37 проценты нәкъ менә сазлыклар артына «яшеренгән». Анда бер мең гектар җиргә барлыгы өч кеше туры килә. Бу – Төмәннең башка районнарына караганда 28 тапкыр азрак дигән сүз.

Көнбатыш Себер территориясендә  татарлар күп гасырлар буена  көн күрә. Алар – Ермак килгәнче, Иртыш һәм Тура елгаларының текә ярларында көн күреп,  әлеге җиргә «Себер» исемен бирүче һәм анда шәһәр-башкалалар төзүче милләттәшләребез нәселеннән. 2010 елда үткәрелгән  соңгы Бөтенроссия халык саны алу мәгълүматлары күрсәткәнчә, Төмән өлкәсендә 240 мең татар яши.  Аларның күп өлеше – XVI–XX гасырларда төрле сәбәпләр аркасында Идел буеннан күченеп китәргә мәҗбүр булган әби-бабайларыбыз оныклары.

Районда 115 авылны үз эченә алган 19 авыл җирлеге бар. Үзәктә 5 меңнән артык кеше яши. Әйтергә кирәк, Вагай халыкның артуы теркәлгән бердәнбер торак пункт икән. Калганнарында ел саен кими бара. Алты авылда беркем дә яшәми. Шулай да мондагы авылларны аз санлы дип һич кенә дә әйтеп булмый. Бары тик Аллагол һәи Ишәирдә генә кеше саны 100дән дә кимрәк. Калганнары тулы канлы тормыш белән яшәп ята.

Вагай табигый байлыкларга бик бай. Аның территориясендә 1,6 млн гектар урман бар. Күлләрнең мәйданы – 38,7 мең гектар. Иң зурысы – Уват күле, аның мәйданы 189 мең гектарга җитә. Иң мөһиме, район биләмәсеннән гүзәл Иртыш елгасы ага. Эшкәртергә мөмкин булган авыл хуҗалыгы җирләре дә юк түгел. Кирпеч өчен балчык, торф ятмалары бар.

Бер карасаң, бу җирләргә кызыгырлык та түгел кебек. Район федераль трассадан 50 км ераклыкта урнашкан, тимер юл вокзалына барып җитим дисәң, 80 чакрым юл үтәргә кирәк. 250 км ераклыкта булган Төмәнгә трасса буйлап 3,5 сәгать теркелдәргә туры килә.

Авыл халкы ни хисабына яши?

Вагай үзе авыл хуҗалыгы районы дип исәпләнә. Әмма авыл хуҗалыгы җирләре гомуми мәйданның бары тик бер генә процентын тәшкил итә. Димәк, зурдан кубып бу хакта сөйли торган түгел. Халык элек-электән балыкчылык, аучылык белән шөгыльләнә. Мүк җиләге, нарат җиләге, чикләвек, гөмбә кебек урман байлыклары – алар өчен яшәүнең төп чыганагы. Үзләре җыялар, эшкәртәләр һәм саталар да.

Районда зур сәнәгать предприятиеләре дә юк. Шартлар булмау сәбәпле (беренче чиратта, әлбәттә инде, юлсызлык күздә тотыла) бу якларга эре инвесторлар бик кызыкмый, шуңа да урта һәм кече эшмәкәрлекне юкка чыгармаска тырышалар.

Киләчәккә өмет бар

Төмән өлкәсендәге белгечләр кул кушырып утырмыйлар. Шул җәһәттән нефть чыгару турында да уйланалар. Дөрес, Вагай районында бу хакта әле хыялланалар гына, чөнки башта тикшерү эшләре үткәрергә, мөмкинлекләрне ачыкларга кирәк. Районда урман чималын җитештерү буенча да перспектива карала. Ул төбәктә, мәсәлән, кәгазь-катыргы комбинаты төзергә, фанер, шпон, ДСП, шулай ук биоэтанол, канифоль, бетулин кебек урман химикатлары җитештерергә мөмкин. Терлекчелек комплекслары төзү дә күздә тотыла. «Төмән өлкәсе  инвестиция фонды» бу максаттан грантлар бирергә җыена. Балык үрчетү һәм тоту эшен дә җайга салмакчылар. Балыклы күлләр янәшәдә генә бит. Урман участокларын арендага алырга теләүчеләр дә бар икән. Димәк, агач кисү эшләре дә, производство шартларында аларны эшкәртү дә озак көттермәс.

Кунаклар күп булыр

Җирле халык тиздән, бәлки, ул якларга туристлар да юл тотар дип өметләнә. Монысы да юк сүз түгел. Вагай районында беренче Себер атаманы Ермак һәлак булган калкулык бар. Дөрес, әлегә ул туристларны җәлеп итәрлек хәлдә түгел. Хәтта юлы да юк. Әмма тарихы бар бит.

Вагай Ишим шәһәрендә урнашкан данлыклы Никольское ярминкәсенә юл алган сәүдәгәрләр өчен төн куну урыны булып хезмәт иткән. Ул Төмән белән Ишим шәһәрләренең нәкъ уртасында урнашкан. 1911–1912 елларда Транссебер тимер юлы эшли башлаганчы, Көнчыгыш төбәкләргә йөк алып баручыларның юлы шушы авыл аша үткән. Тимер юл ачылгач, Вагайда төзелгән вокзал әле бүген дә саклана. Революциягә кадәр һәм аннан соңгы елларда бу бинада ресторан эшләгән. 1918 елда Россиянең сөргенгә сөрелгән соңгы императоры Николай II  гаиләсе белән шунда ашаган һәм болай дип язып калдырган: «Станцияләрнең исемнәреннән күренгәнчә, Омск юнәлешенә юл тотуыбызны аңладык… Вагай станциясендә сәгать 11дә ашап чыктык, бик тәмле булды». Төрле вакытларда Вагайда акгвардиячеләр хәрәкәтенең башкомандующие Колчак, челюскинчылар да булган.

Фәния Әхмәтҗанова