Домой Жизнь татар Вакыт белән сыналган дуслык

Вакыт белән сыналган дуслык

0
Вакыт белән сыналган дуслык

Елховка районының Мулла авылында туып-үскән, бүген Самарада яшәүче якын дустым Зөфәр Әхмәт улы Ибраһи­мовка – 60 яшь!

“Ирләр дуслыгы бармы?” – дип сорасалар, мин, ике дә шикләнме: “Бар!” – дип җавап бирер идем.  Чөнки  үзем дә авылдашым һәм сыйныфташым Зөфәр Ибраһимов белән 54 ел буе шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып, туганнардай аралашып яшибез. Юкка гына: “Вакыт белән сыналган дуслык – иң нык дуслык”, – дип әйтмиләрдер шул.

Без икебез дә бер авылдан. Мәктәпкә әзерлек төркеменә килгәч, ничек бер парта артына утырган идек, тугызынчы сыйныфны тәмамлаганчы шулай “күрше” булып, тәмам дуслашып беттек. Уй-фикерләребез, кызыксынуларыбыз, киләчәккә хыялларыбыз – бар да ур­так иде безнең. Мәктәпне тә­мамалагач та, документларыбызны Кинель-Черкасс авыл хуҗалыгы техникумына илтеп тапшырдык. Колхоз безгә юллама да бирде.

Беренче тапкыр авылдан чыгып киткән 15 яшьлек ике егетнең Кинель-Черкасска барып җитүләре – үзе бер маҗара. Без бу сәяхәтне Зөфәр белән әле дә көлеп искә алабыз. Аллаһыга шөкер, имтиханнарыбызны уңышлы тапшырып, студент булуга ирештек, дүрт ел яхшы гына укып, техник-механик һөнәрен үзләштереп чыктык. Укыганда да Зөфәр белән бер-беребезгә ярдәм иттек, диплом эшләрен дә бергә яздык. Студент чакта әти-әни җилкәсендә ятмадык, читтән торып укучыларга акчага рефератлар яза, сызымнар сыза идек. Ә җәен колхозда комбайнчы булып эшләдек. Хәтта колхоз биргән стипендия­не дә, үзебезгә алмыйча, әти-әниләргә калдыра идек.

Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң берничә ел икебез дә колхозда эшләдек, аннан бер-бер артлы Самарага күчендек. Бүген икебез дә бер оешмада көч куябыз, гаиләләребез белән аралашып, бер-беребезнең, балаларыбызның уңышларына сөенеп яшибез. Тормышта нинди генә вакыйга булса да, иң беренче чиратта Зөфәр белән киңәшәм, уртаклашам мин. Шуңа икебезнең дә туганнарыбыз: “Дустың, безгә караганда, якынрак”, – дип көнләшкән булалар.

…Иртәгә Зөфәр дустыма 60 яшь тулачак. Мин аны “Бердәмлек” газетасы аша шушы гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Кадерле дустым! Гомер көзенә аяк атлыйм дип уфтанма!  Синдәге бетмәс-төкәнмәс энер­гиягә, яшәү көченә сок­ла­нырлык. Үзең уңган, бер эштән дә курыкмыйсың. Алтын кулларың белән авылдагы төп йортыгызны торгыздың, бакчада нинди генә җиләк-җимеш үстермисең, умарта тотасың. Шуларның рәхәтен күрергә язсын иде үзеңә! Аллаһы Тәгалә сиңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете насыйп итсен. Киләчәктә дә аралашып, бер-беребезгә терәк булып, дус яшәргә язсын иде.

Дустың Җәүдәт АксЯнов.

Самара шәһәре.

Бердэмлек