Домой Главные новости В стране и мире Васил Шәйхразыев: «Мондый сынау вакытында паникага бирелергә ярамый»

Васил Шәйхразыев: «Мондый сынау вакытында паникага бирелергә ярамый»

0
Васил Шәйхразыев: «Мондый сынау вакытында паникага бирелергә ярамый»

Хөрмәтле милләттәшләр!
Кешелек дөньясы короновирус белән көрәшә. Төрле җирләрдән күп санлы хәбәрләр килеп тора. Вирус Россия чигенә дә үтеп керде. Табиблар аннан саклану чаралары, билгеләре хакында массакүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәр итеп тора. Халыкны гигиена таләпләрен үтәргә чакыра.
Хөрмәтле милләттәшләр! Мондый сынау вакытында, әлбәттә, паникага бирелергә ярамый. Табибларның киңәшләрен тыңлап, үзеңнең алдыңда торган бурычларны үтәп, сакчыл тормыш алып барырга кирәк. Вирус өлкән буын кешеләре өчен куркыныч, ди табиблар. Шуңа күрә өлкәннәребезгә өйдән, бик кирәк булган очракта гына чыгарга киңәш итәр идем. Саулыгыгызны саклагыз. Бу урында мин яшьләребезгә аерым мөрәҗәгать итәсем килә. Әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз, күршедәге өлкәннәрнең хәлләрен ешрак шалтыратып белешегез. Азык-төлек, кирәкле даруларын китереп китегез. Алардан җылы сүзегезне кызганмагыз, кирәк булганда тынычландырыгыз.
Вирус һичшиксез чигенер. Безгә үзебезне тыныч тотып, барлык таләпләрне үтәп, сабыр булу кирәк. Карантин вакытында балалар да игътибар үзәгеннән читтә калмасын иде. Бу вирус безнең гаиләләребезнең бердәмлеген, ныклыгын да сыный. Татар кешесе гомер-гомергә үз гаиләсе өчен янып яши. Балаларыбызны, әти-әниләребезне, хәләл җефетләребезне саклыйк. Алда матур җәй көннәре, күркәм чараларыбыз. Аларны барыбыз бергә, сау-сәламәт килеш уздырырга, очрашырга язсын.

Ихтирам белән,
ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыев