Домой Поздравления Васил Шәйхразыевның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлавы

Васил Шәйхразыевның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлавы

0
Васил Шәйхразыевның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлавы

Кадерле милләттәшләр, хөрмәтле дуслар!

Барыгызны да Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм.

Бүгенге көндә илебездә бер-берсен хөрмәт итеп һәм аңлашып 190нан артык төрле милләт вәкилләре яши. Һәр халыкның үз теле, тарихы, үзенчәлекле мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар. Халыклар бердәмлеге көне шушы санап үтелгән рухи кыйммәтләребезгә карата үзара ихтирам, хөрмәтне күрсәтү уңаеннан билгеләп узыла. Без Россиянең кайсы гына җирендә яшәсәк тә, безне тынычлык, иминлек һәм гаделлек кебек уртак максатлар берләштерә. Шунысы шатландыра, халыкара мәйданда татарларының бердәмлекне ныгытуга, хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлеше бихисап зур урынны били.

Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы

Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессы

Милли Шура рәисе  В.Г. Шәйхразыев