Домой Жизнь татар Татары в регионе Ватаным язмышында – халкым язмышы.

Ватаным язмышында – халкым язмышы.

0
Ватаным язмышында – халкым язмышы.

Үлемгә уч итеп…

Белгәнебезчә, Бөек Ватан сугышы  1941 елның  22 нче  июнендә башлана, ә мин –  Башкортостанның  Карайдел районы Түбән Түргәнәй авылының  6 яшьлек малае – аның башлануын  26 июньдә аңладым.

     Шушы көнне минем әтием (Гыйльмияров Зәйнулла Гыйльмияр улы) һәм дистәләгән яшь ир-атлар арбаларга төялеп, район үзәгенә киттеләр. Бу- безнең авылдан сугышка китүчеләрнең беренче төркеме иде. Исемдә:  әти янында мин, әни, картатай (бабай), Мерәсем авылыннан килгән әниемнең абыйсы, әтинең апасы һәм калган кардәш-ыруглар басып торабыз. Без әтине һәм башка сугышка  китүчеләрне урманга /тауга / кадәр озатып бардык. Һәр ике як бер-берсен кочаклыйлар, үгетлиләр, елыйлар, җырлыйлар, саубуллашалар. Шулчак кемдер гармунда  уйнап җибәрде һәм бу тальян гармунының  моңнары бөтен кыр буена таралды.

    Бу күренешләр  әле бүген дә минем  күз алдымда торалар…

    Шул елның көзендә мин беренче сыйныфка  мәктәпкә укырга кердем. Дәреслекләр булмаганга, мин әни ликбезда укып йөргән чактагы  китаплар ярдәмендә укырга өйрәндем. Ул китаплар латиница хәрефләре белән язылган иде. Шуңа күрә беренче сыйныфта ук мин латиница һәм кириллица хәрефләре белән таныштым. Сугыш вакытында китапханәдә әдәби китаплар аз булганга, андагы бөтен китапларны укып чыккач, авыл кешеләреннән латиница хәрефләре белән язылган әдәби әсәрләр тупланган китапларны алып укыдым мин. Ә инде мәктәпне тәмамлап,Уфадагы медицина училищесына укырга кергәч, латин телен белүем миңа бик зур ярдәм итте.

     1941-42 нче елда безнең авылның барча яшь һәм таза ир- егетләре сугышка китеп беттеләр. Авылда картлар, кыз-хатыннар һәм бала-чагалар гына торып калдылар.Урал ягының салкын, зәмһәрир, карлы кышы үтеп, ямьле яз һәм җылы җәй көннәре җиткәч, безнең авыл халыклары арасында ачлык тотынды, һәм шул ачлыктан күпләр шешенеп үлә башладылар. Картатай кайбер авылдашларының хәлен белешеп кайткач: “Фәлән-фәлән кеше көндез йолдызлар күрә башлаган һәм шешенгән, тиздән вафат булыр инде”, – дия иде.

    1942 нче  елның җәендә минем әниемә  бер көнне берьюлы ике хат килде: берсе –  әтидән, ә икенчесе – әти хезмәт иткән  хәрби частьтән.( Икенче хатта әтинең  һәлак булуын хәбәр иткәннәр). Һаман да күз алдымда тора: әнием (ул латиницаны гына белә иде) ике хатны да  кулында  тотып, елый-елый өйдән өйгә, урамнан урамга йөгереп йөри һәм каршы очраган  һәрбер кешедән: “Бу хатларның кайсысы соңрак язылган икән: Зәйнулланыкымы яисә командирныкымы?”–дип сорый иде. Мәктәптә укытучылар булмаганлыктан, авылда укый-яза белүчеләр дә калмаган иде,  шуңа да  ул бик озак кына урам буйлап елый-елый йөгереп йөргәч, бер белемле кешене очратып, әтиебезнең хаты  соңрак язылганын белә. Ә инде ноябрь азакларында әтием, яраланып,   авылга үзе кайтты. Без моңа бик  шатландык, куандык, гарип булса да, исән калган, үзенең гаиләсенә, туган авылына, туган җиренә кайта алган ул…

   Әти бик күп фаҗига, кайгы-хәсрәт күргән. Ә Бөек Ватан сугышы вакытында ул  ике мәртәбә үлгән дип саналган була. 

     Алдан аны Воронеж фронтына 107 нче укчы дивизиясенең  522 нче укчы полкына  җибәрәләр.1942 нче елның  9 нчы июлендә фашист гаскәрләре әтиләр полкына һөҗүм итәләр. Немец танкисты совет солдатларын  изеп үтерү теләге белән әти утырган окопны үзенең танкы белән  изә, шулай итеп окопта калган әтине җир баса. Дошман атакасын кире каккач һәм фашистларны куып җибәргәч, бер кызылармеец  әтинең окоптан калкып  торган бер кулын күреп ала. Сугышчылар җирне казып, әтине окоптан күтәреп чыгаралар. Аны үлгән дип уйлыйлар, чөнки әтинең йөрәге типмәгән, тын алуы да сизелмәгән, “мәетне” кабергә күмәргә җыенып,  аны үләнгә салып калдыралар. Әтинең бәхетенә, бераз вакыттан аның йөрәге тибә башлый, ул тын алып җибәрә, һушына килә. Әти һушына килгәч тә, алдан аны  медсанбатка җибәрергә уйлыйлар. Тик ул бик нык үтенеп, “үземне коткарган иптәшләр арасында калдырыгыз” дип сорагач, командир аның теләген үтәргә була һәм әтине  үзе хезмәт иткән  ротада калдыра. Шулай  итеп, бергә  хезмәт иткән сугышчан дуслары аны үлемнән коткаралар.

   Тиздән,1942 елның 13 июлендә немецларны  куып барганда әти каты яралана, һәм аны  башка  яралылар белән бергә медсанбатка озаталар. Санитар  автомашинасында барганда фашист самолетлары алар өстенә берничә мәртәбә бомбалар ташлыйлар, пулемётлардан  аталар, шул вакытта бик күп яралылар һәлак булалар. Бәхетенә, әтиебез  монда да исән кала. Үкчәсен фашист  пулясы чәрдәкләгәнгә, аны медсанбатта калдырмыйча, Чкалов (Оренбург) шәһәренә госпитальгә озаталар.

  Госпитальдә аның хәле начарлана, ул һушыннан яза, йөрәк тибүләре дә сизелми, тын да алмый.

    Аны “үлгән” дип мәетләр саклый торган сарайга (моргка) чыгарып ташлыйлар. Күпмедер  вакыттан соң , әтиебез һушына килә, күзен ачса… тирә-якта – кап -караңгы, бер нәрсә дә күренми. Ул  караңгы моргта  куллары белән капшап, уң ягында да, сул ягында да суынган мәетләрне сыйпап таба, бик нык шүрләп тә кала. Тирә-ягына карый торгач, бик еракта сызылып торган бер яктылык күрә. Әзрәк хәл кергәч, шул яктылык күренеп торган якка шуышып бара, каршындагы ишекне күреп, шакый башлый. Янәшәдә генә үтеп барган бер санитарка,  шакыган тавышны ишетеп, морг ишеген  барып ача, ә инде андагы бер мәетнең исән икәнлеген күргәч,ул куркуыннан кычкырып җибәрә һәм һушыннан яза. Бу  тавышка госпиталь начальнигы һәм башка медицина  хезмәткәрләре йөгереп киләләр. Алар әтине яңадан  палатага күчерәләр һәм яңадан ныклап дәвалый башлыйлар.                                                                                                

    Костыль (култык таягы) белән йөри башлагач, әле дәваланып бетмәгән әтине, 6 айга өйдә дәваланырга дип, авылга кайтарып җибәрәләр. Шулай итеп, сугыш беткәнче, әти 6 ай саен  медкомиссиягә барып йөри, һәм  аны һәрвакыт 6 айга дәваланырга калдыра киләләр. Ул үкчәсез, гарип ( инвалид ) булса да,  гомере буена төрле эшләрдә эшләп йөрде: колхозда – бухгалтер, сельпода – рәис, урманда эшче булды. 1994 нче елда әтиебез  82 яшенә җитеп   вафат булды. Ул әниебез белән бергә җиде малай, бер кызны тәрбияләп үстерде, безгә  белем бирергә тырышты, укытты, барыбызны да кеше итте.  Алар һәрчак безне сагынып,  яннарына кайтканыбызны көтеп яшәделәр.

    Без авылдан  шәһәргә бик яшьли  чыгып киттек, укыдык, эшләдек, гаиләләр кордык, балалар үстердек, аларны кеше итәргә тырыштык, шуңа да авылда бик аз вакыт булырга туры килә иде. Фронтовик әтиебез белән озаклап сөйләшеп утырып та булмады. Менә шушы хәл үзәкне өзә, тик үткәннәргә кире кайтып булмый шул. Шуңа да бар кешеләргә әйтәсе килгән сүзем шул :

 “Ата- ана исән чакта – кадерләрен бел, үлгәч – каберләрен бел”.

Мәгърүф  Гыйльмияров,

Хезмәт ветераны, югары категорияле  врач,

Самара шәһәре.