Домой Жизнь татар Татары в регионе Ватаным язмышында – халкым язмышы.

Ватаным язмышында – халкым язмышы.

0
Ватаным язмышында – халкым язмышы.

Хәбәрсез югалган дип санала…”(Считается без вести пропавшим…)

Мингалим карт бабаебызның язмыш  юллары: Мәчәләй – Владивосток – …Сталинград…                                                                                                                                              

    Дәһшәтле сугыш еллары алдыннан Куйбышев (Самара) өлкәсенең Мәчәләй авылында  яшәп яткан карт бабаебыз – Булатов Мингалим Кәшафетдин улы – авылда тормыш итү авыр булганга, Ерак Көнчыгышта, Тын океан ярларында балык күп, диләр, анда ачка үлмәбез әле дип, гаиләсе белән Владивостокка күчеп китә. Ул  андагы политехник институтта  кочегар булып эшли башлый. Нык  гәүдәле, таза,  сау-сәламәт, көчле һәм эш сөючән бабаебыз кочегаркада ике кеше өчен эшләгән. Шуңа 1941 нче елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышына да аны  тиз генә алмыйлар. Ул бу эшендә бронь белән әле 1942 нче елга кадәр эшли.

    Гаиләдә инде 14 яшьлек Зәки, 12 яшьлек Әхмәтгали уллары үсеп килгәндә, 1942 елның 5 маенда  Булатовларның  өченче  балалары  – Таһир туа. Аны бала тудыру йортыннан алып кайтуга, иртәгесен үк 1942 нче елның 11 маенда Владивосток шәһәренең Фрунзе районы хәрби комиссариаты Мингалим бабайны армиягә ала. Ул хезмәт иткән танк бригадасы СССР белән Япония чигендә Манзовка дигән авыл янында тупланган була. Шул чорда бик агрессив булган япон гаскәрләре безнең илебезгә каршы икенче фронт ачуны  түземсезлек белән көткәннәр. Япония җирләре ягыннан безнең чик сакчыларыбызны  еш кына утка да тотканнар, тик халыкара конфликт тудырмас өчен, солдатларга аларга каршы атарга  рөхсәт булмаган.

    1942 нче елның июль аенда  Мингалим  карт бабаебыз армиядән гаиләсенә хат язып җибәргән. Хатында ул японнарның Советлар Союзына  каршы сугыш ачарга әзер булулары турында  язган, шуның өчен  гаиләсенә  тиз арада туган якларына – Мәчәләйгә кайтып китәргә кушкан.

    Якынча шушы вакытта  немец гаскәрләре инде Сталинград тирәләренә килеп җитәләр. Анда фашистлар белән безнең совет  гаскәрләре  арасында  Сталинград өчен бик каты канкойгыч сугыш башлана. Дошманнар Сталинградны алган очракта,  японнар СССР га каршы икенче фронтны ачарга әзер булалар. Шуңа да Сталинградны якларга Кызыл Армиянең күп кенә хәрби көчләре ташлана. Мингалим Булатов хезмәт иткән хәрби часть тә Сталинградка җибәрелә.

     1942 нче елның август аенда  Сталинград фронтында дошманнар белән безнең сугышчылар арасында  иң каты бәрелешләрнең берсе була. 1942 нче елның 29 августында- бер көн эчендә генә Сталинградны азат итү  өчен барган бу хәлиткеч сугышта  безнең 10.000(10 меңнән) артык солдат һәм офицер  һәлак була.

     Күрәсең, шул Сталинград өчен барган сугышларның берсендә Мингалим Булатов башын салган да инде. Чөнки  1942 нче елның августыннан соң аңардан бер генә дә хат килмәгән.

    1942 нче елның  сентябре башында, бәрәңге чыгарыр вакытлар җиткәндә, Мәфрүзә карт әбиебез 14 яшьлек Зәки, 12 яшьлек Әхмәтгали  һәм 3 айлык Таһир уллары белән юлга җыена башлый. Политехник институты ректорының    хатыны бу гаиләгә ерак һәм озын юлга чыгарга булышкан, балаларга юлда ашарга ипи киптергән, ә сабый өчен искеләр биргән. “Нарасый баласын  юлда исән-сау алып  кайта алырмы икән соң бу татар хатыны?” – дип моңсуланып озатып калган ул аларны.  Ниһаять, 1942 нче елның  6 сентябрендә Мингалим  карт бабаебызның гаиләсе – хатыны Мәфрүзә Булатова 3 малае  белән Ерак Көнчыгыштан – Владивостоктан поездга утырып, Куйбышев якларына кайтып китә. Поезд Куйбышевка 14 көн буе килә. Юл газабы – гүр газабы, диләр татарлар. Юлда килеп чыккан барча кыенлыкларга да карамастан, Мәфрүзә  әбиебез 3 улын да туган авылына – Мәчәләйгә исән-сау алып кайтып җиткерә.

     Тик Мәчәләйгә кайтып киткәннән соң да, ул сугыштан Мингалим бабайдан башка бернинди хат та алмый.

    Владивостоктагы хәрби комиссариаттан алынган рәсми документта                  ”Сезнең ирегез, Мингалим Булатов, хәбәрсез югалган дип санала” дигән сүзләр язылган. Кызганыч, аның һәлак булу урыны  да билгеле түгел.                                                

   Тик бүгенге көндә дә без  Мингалим карт бабаебызның каберен эзләүне дәвам итәбез.                                                                                                                                                               

    Әби-бабайлар  кичергән сугыш афәтләрен, кайгы-хәсрәтләрне безгә күрергә Ходай язмасын. Илебезнең азатлыгы өчен гомерләрен, тормышларын кызганмаган, сугыш кырларында ятып калган, башларын салган барча  әрвахларның да  рухлары тыныч, урыннары җәннәттә булсын иде…

P.S :  Әтисеннән  яңа гына туып калган төпчек малай булган  Таһир бабабыз 1960 елда инде 18 яшен тутыра. Әнисе карт булу сәбәпле, аны Совет Армиясенә хезмәткә  дә алырга теләмиләр. Әмма бабай үз теләге белән инде 1962 нче елда  туган авылы Мәчәләйдән армиягә китә. Ул 3 ел Литвада хәрби-десант гаскәрләре сафында  десантчы  булып хезмәт итә. 27 тапкыр парашют белән сикерә, бик оста төрле  ату коралларыннан ата, спорт белән дә дус була.  Тикмәгә генә аңа Совет Армиясе  отличнигы дигән исем бирмиләр бит. Шулай итеп,  ул үзенең һәрчак  Ватанны сакларга әзер булуын  күрсәтә.  Ә хәзер без тыныч тормышта яшибез. Тик Таһир бабай хәзер дә сакта – ул безне тормыш авырлыгын җиңәргә, эштән курыкмаска, тәвәккәл булырга  өйрәтә. Авылга аның янына кунакка кайткач, безне үзенең тәмле балы белән сыйлый.   Ислам юлына баскан, Мәчәләй авылында 3-4 бригада мәчетендә имам вазифаларын башкаручы бабабыз инде  ике тапкыр  Мәккәгә хаҗ кылырга  да барды. Икенче хаҗын ул “хәбәрсез югалган дип саналган”, безнең  илебезнең азатлыгы өчен сугыш кырларында ятып калган әтисе – Мингалим Булатов рухына багышлаган.

Булатов Таһирның оныклары, “Яктылык” мәктәбендә эшләүче якшәмбе татар мәктәбе укучылары – Таштабанов Әмир,  Булатов Айдар.