“Ватаным язмышында – халкым язмышы”

0
152

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да югалмаячак. Чөнки 1941 – 1945 еллар эчендә ил өстенә төшкән зур әфәт бер генә гаиләне дә читләп үтмәгән.

Самараның “Яктылык” татар мәк­тәбе укучылары, һәрбер йортта да кадерле ядкарьләр итеп сакланган сугыш  истәлек­ләрен барлап, Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабалары турында иншалар язалар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә Фәйзуллина бу язмаларның кайберләрен безнең газета укучылары игътибарына да тәкъдим итте.

Безнең гаиләдә дә сугыш ачысын татыган, Ватаныбызга якты киләчәк бүләк итү өчен сугыш кырларында батыр­ларча көрәшкән Бөек Ватан су­гышы ветераны бар. Ми­нем карт бабам – әниемнең бабасы ул.

Вәлимөхәммәт Ва­фа улы Ситдыйков унҗиде яше тулар-тулмас фронтка китә. Повестка аңа 1942 ел­ның кышында килеп төшә. Куй­бышев өлкәсенең Челно-Вер­шины районы, Совет-Нур­латы авылында яшәп, авыл­дан беркая да чык­маган тыйнак егет булуына кара­мастан, су­гыш кырында бик батыр су­гышчы була ул. Бабам Ук­раина фронты составында элем­тәче булып хезмәт иткән. Ул ике тапкыр яралануына карамастан, сугышның ахы­рына – Бөек Җиңүгә кадәр яу кырында була. Тугызынчы майны ул Германиядә, Берлин шәһәрендә каршылый. “Җиңү хәбәрен ишеткәч, башта ышанмадык, аңыбызга барып җиткәч, шатлыгыбыздан баш­ла­рыбыз әйләнеп китте”, – дип искә ала иде. Батырлыгы өчен “Кызыл йол­дыз” ордены, “Батырлык өчен” һәм башка зур дәрәҗәле орден-медальләр бе­лән  бүләкләнгән бабакай.

Сугыш тәмамланганнан соң, Вәлимөхәммәт бабамны ике елга Германиянең Грейн шәһәрендә хезмәткә кал­ды­ралар. Туган авылына 1947 елның мар­тында гына кайта. Бабабыз Бөек Җиңүнең 60 еллык юби­лее алдыннан, 2005 елның мартында вафат булган.

Шулай ук әниемнең әбисе Миңлегаян Сөнгатулла кызы Ситдыйкова да Бөек Җиңү көнен якынайтуга үз өлешен керткән. Ул, запастагы солдат була торып, сугыш елларында трак­торчы булып эшләгән. Бүген әбиебезгә 96 яшь. Ул тылдагы авырлыкларны бү­генгедәй хә­терли, әле дә, күз яшьләрен сөртә-сөртә үзенең яшьлеген искә ала. Ач һәм ялангач тыл хезмәткәрләре, көнне-төнгә ялгап, үз-үзләрен аямыйча эш­ләгәннәр: урман кискәннәр, окоплар казыганнар, биштәрләп орлык ташыганнар, төннәрен оекбаш-бияләйләр бәйләп, фронт­ка җибәреп торган­нар.

Сугыштан кайткач, Вәли­мөхәммәт бабам Миңлегаян әбиемә өйләнә, һәм, зур тормыш сынаулары үтеп, балаларына бәхетле киләчәк бүләк итәләр. Аларның туган илем тарихында якты эз калдырулары белән горурланам.  Киләчәктә дөньялар тыныч булсын, сугышлар кабатланмасын иде!

Артур Доронин, “Яктылык” мәктәбенең

6 “Б” сыйныф укучысы.

Рәхимсез Бөек Ватан сугышы ил халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр һәм кызлар фронтка китәләр. Кызганычка, аларның күбесе яу кырларында башларын салганнар. Ә менә минем ерак бабам Бәкер Ильясовка сугыштан әйләнеп кайту насыйп була.

Әнием ягыннан әбиемнең бабасы Бәкер Сәгыйрь улы Ильясов 1907 елда Похвистнево районының  Яңа Мансур авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа инде  34  яшь була. Ул хатыны һәм бер яшьлек кызын калдырып, сугышның беренче көненнән үк фронтка  китә.    

Тиешле әзерлек курслары узган ир-егет хәрби разведкага эләгә. Разведка – ул полкның, дивизиянең һәм хәтта армиянең “күзләре” һәм “колаклары”, диләр. Минем бабама да дошманнарның кайда урнашуы, кораллануы турында мәгълүматлар туплау  өчен сәгатьләр буе ышык урында селкенмичә яшеренеп  утырырга, карлы-бозлы елгаларны, баткак сазлыкларны кичәргә туры килә. Чөнки еш кына разведчиклар мәгълүматына бөтен сугышчан операциянең уңышы бәйле була.

Әлбәттә, бабам, кулына корал алып, дошманнарга каршы сугышкан. Тик, разведкада хезмәт итү еллары тирән эз калдыргангамы, хатирәләре артык авыр булгангамы,  бабабыз сугыш турында балаларына-оныкларына сөйләргә яратмаган.  Дошманнарны куып, Мәскәүдән Берлинга кадәр барып җиткән Бәкер Ильясовның “Мәскәү оборонасында катнашкан өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һәм башка күпсанлы ме­дальләре иң якты истәлеге булып гаиләдә саклана.

Сугыштан соң бабабыз туган авылын, җирле колхозны торгызуга күп көч куя. Әби белән  бабабызның сугыштан соң тагын җиде балалары туа,  алар барысына да  яхшы тәрбия биреп, зур тормыш юлына бастыралар.

Әлбәттә, мин Бәкер ба­байның сугышчан батырлыгы турында әбием сөйләгәннәрдән генә беләм. Ул 1974 елда бакыйлыкка күчкән. Мин илебез азатлыгы, халкыбыз  бәхете өчен армый-талмый көрәшкән хөрмәтле бабам алдында баш иям һәм чиксез  горурланам.

Руслан Сәлахов, “Яктылык” мәктәбенең

6 “Б” сыйныф укучысы.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here