Домой Жизнь татар Венера Гәрәева белән хушлашу ВАКЫТЫ һәм УРЫНЫ билгеле

Венера Гәрәева белән хушлашу ВАКЫТЫ һәм УРЫНЫ билгеле

0
Венера Гәрәева белән хушлашу ВАКЫТЫ һәм УРЫНЫ билгеле

Венера Хәсән кызы Гәрәева белән хушлашу иртәгә, 27 октябрь көнне, иртәнге 8.30 сәгатьтә Казанның Татарстан урамы, 52 йорт ишегалдында булачак. Ул туган авылы Өчиле авылы зиратында җирләнәчәк.

Венера Хәсән кызы Гәрәева — татар хорлары дирижеры, Татарстанның халык артисткасы.  

Ул 1943 елның 25 июнендә туа. Алабуга культура-агарту училищесында укый. Җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Җәүдәт Айдаров, аны шунда табып, 1961 елда ансамбльгә алып кайта да. Шул арада нибары өч елга аерылып тора кыз ансамбльдән. Анда да туган ягы — Сабага кайтып музыка мәктәбендә эшләп алу өчен генә.  

1972 елда инде ул Сабадан Казанга мәшһүр Җыр һәм бию ансамбленең хормейстеры булып кайта — композитор А. Ключаревның өндәвенә каршы тора алмый. 1974 елдан башлап Казан музыка укуханәсендә белем бирә.  

Венера Гәрәева җитәкчелегендәге ансамбльләр төрле бәйгеләрдә катнаша һәм беренче урыннар яулый:  

“Нәүрүз” квартеты Халыкара Рәшит Ваһапов исемендәге конкурсның лауреаты (2007, 2008 еллар) Ирләр триосы Халыкара фольклор конкурсы лауреаты (Петербург, 2007 ел)  

Венера Гәрәева даими рәвештә Вафирә Гыйззәтуллина һәм Әлфия Авзалова конкурсларына жюри буларак чакырыла.

matbugat