Ветеран истәлегенә

0
Ветеран истәлегенә

Фронтта һәм тылда Җиңүне якы­найту өчен күп көч куйган сугыш ветераннары саны көннән-көн кими бара. Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткәннән соң озак та үтмәде, Денис авы­лында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Минрахман улы Хәйбрахманов та вафат булды. Без, яшь буын кешеләре, сугышта катнашкан якташларыбызның язмы­шын белергә, илебезгә тыныч тормыш бүләк иткән батырларның исемнәрен истә тотарга бурычлы. Шул нисбәттән газета укучыларын Габдрахман ага Хәйбрахмановның тормыш юлы белән таныштырабыз.

Габдрахман Хәйбрахманов 1927 ел­ның 1 июлендә гади крестьян гаи­лә­сендә туа. Гаилә башлыгы Минрахман абзый Беренче Бөтендөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша. Габдрахманның олы абыйсы Минәхмәт тә беренчеләрдән булып сугышка алына һәм батырларча һәлак була. Аның белән бергә сугышка алынган авылдашлары, сугыштан кайткач, Минәхмәтне сугыш кырында, шәригать кануннары буенча җирләүләре турында сөйлиләр.

…1944 ел. Бөек Ватан сугышы кырларында Денис авылыннан сугышка киткән йөзләрчә кеше сугыша. Әмма фашистларны җиңү өчен яңадан-яңа солдатлар кирәк.  Шулай итеп, 17 яшьлек Габдрахман да фронтка китә. Егет Марий Эл Республикасындагы Суслонгер сугышчылар әзерләү лагерена эләгә. Анда, коточкыч шартларда, әле мыегы да чыгып өлгермәгән егетләрне сугышка әзерлиләр. Берлинны алырга китәбез, дип әзерләнгән солдатлар арасыннан 1927 елда туганнарын сайлап алып, Көнчыгышка озаталар.

1945 елның маенда Габдрахман Байкал арты төбәгенең Соловьевск авылында урнашкан Совет-Монгол чиге аша үткәрү пунктында була. Монголиядән Манчжуриягә җәяү барып, мөһим сәнә­гать һәм административ объектларны кулга төшерү өчен, аларга Гоби чүлен, Хинган тауларын үтәргә туры килә. Иңнәренә авыр корал һәм кирәк-ярак асып, көйдергеч кояш нурлары астында 1300 километр араны җәяүләп үзганнар алар. Солдатларның күбесе эсселеккә, юл газапларына түзә алмыйча, үлеп калган.

…Габдрахман ага бу сынауларны үткән совет солдатларының батырлыгы тарихта аз телгә алынуына бик борчыла иде. Чыннан да, бу яшь егетләргә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килгәнне күз алдына китерүе дә кыен.

Япон сугышы тәмамлангач, Габдрахман Минрахман улын суык Якутиягә хезмәткә җибәрәләр. Җиде ел буе ул гаиләсен күрми, туган якларын бик сагына. Солдат 1951 елда гына өенә әйләнеп кайта.

Ул гомере буе гадел, хезмәт сөючән, намуслы кеше булып яшәде. Авылдашлары аны оста төзүче һәм балта остасы, дип бәялиләр. Бу һөнәрләрне ул әтисеннән өйрәнгән. Балалар бишеген дә, өйләрне дә оста итеп башкарган Габдрахман абзый. Авылдагы ферма, мәктәп, балалар бакчасы да аның куллары белән төзелгән. Авыл халкы хәтерендә ул тыйнак, хезмәт сөючән, гади кеше буларак истә калды.

Шулай, арабыздан киләчәк буын кешеләре өчен тынычлык яулаган батыр сугышчылар, илебезне хәрәбәләрдән торгызган хезмәт батырлары китә тора. Габдрахман Минрахман улы Хәйбрахмановның якты истәлеге авылдашлары хәтерендә саклансын иде.

Алинә ХАРИСОВА.

Денис авылы,

Шенталы районы.

Бердэмлек