Домой Главные новости Ветераннарга – акча, әфганчыларга – машина

Ветераннарга – акча, әфганчыларга – машина

0
Ветераннарга – акча, әфганчыларга – машина

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә республиканың теләсә кайсы районына килеп төшәргә мөмкин.

– Президент республика районнарына сәфәрләр сериясен башлады, ул Балтач белән Кукмара төбәкләрендә булырга өлгерде инде, – дип хәбәр итте Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 13 февральдә узган брифингта.

Балтачтагы очрашуы вакытында Президент Рөстәм Миңнеханов:”Авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хакы лаеклы дәрәҗәдә булырга тиеш. Авыл хезмәтчәннәре хезмәт хакы мәсьәләсен аерым конторольдә тоту кирәк”,-дигән. Балтач районында уртача хезмәт хакы 25,8 мең сумны тәшкил итә. Ләкин, әлеге райондагы 54 оешмада хезмәт хаклары хезмәт хакының минималь күләменнән азрак икән. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Юлламасында әйтелгәнчә, хезмәткә түләү хезмәт хакының минималь күләменнән түбән булырга тиеш түгеллеген кисәткән Рөстәм Миңнеханов.

 Балтач һәм Кукмара якларында агрохуҗалыклар эшли әле ичмаса, хәтта, колхоз исеме дә сакланган. “Бу районнарда азмы-күпме акча алалар. Колхоз да һәм совхоз да бетерелгән, ә алмашка бернинди агропредприятие оештырылмаган төбәкләрдә ни эшләргә?”-дип сорау бирдем.

– Агропредприятиеләр оештыруда районнар башлыклары тырышырга тиеш, бу аларның эше, – дип җавап кайтарды Лилия Галимова.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәр урында лаеклы хөрмәт күрсәтелергә тиеш, дип катгый таләп куйган. Рөстәм Миңнеханов Балтач районына сәфәре вакытында шушы төбәкнең Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиевка Җиңүнең 75 еллыгы юбилей медален тапшырды. 

Дамир Бэдриев

shahrikazan