Домой Жизнь татар ВИДЕО: Муса Җәлил истәлегенә багышлап милли көрәш бәйгесе узды

ВИДЕО: Муса Җәлил истәлегенә багышлап милли көрәш бәйгесе узды

0
ВИДЕО: Муса Җәлил истәлегенә багышлап милли көрәш бәйгесе узды

Республикабызда күренекле шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан  чаралар дәвам итә. Алар илледән артык булыр дип көтелә. Шулай ук планлаштырылган чараларның кайберләре Татарстаннан тыш,  чит төбәкләрдә дә үтә. Мәгълүм булганча,  Минзәлә районында зурлап, инде  58 нче тапкыр  Муса Җәлил истәлегенә багышлап «Ватаным Татарстан» газетасы  тарафыннан гамәлгә куелган милли көрәш бәйгесе узды.

Быел бу бәйгенең 58 енчесе оештырылды. Оештыручылар: Татарстанның Спорт министрлыгы, Көрәш федерациясе, Минзәлә районы хакимияте һәм “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе. Чараның ачылу тантанасыннан башлап иң соңгы минутларына кадәр бәйрәм рухы, матур көрәш мизгелләре сакланып килде.  Бераз гына тарихка күз салсак, беренче турнирда Сарман көрәшчеләре җиңеп чыккан. Аннан соң Күчмә кубок Буага киткән, соңрак Чистайга барып җиткән. Әлегә кадәр рекорд исә Балтачта. Алар бу бәйгедә иң күп җиңү яулый алды. Аерым исемнәргә килгәндә, Чаллы батыры Айрат Гыйлаев барысын да уздыра. Ул бу бәйгенең иң күп тапкырлар җиңгән батыры булып санала. Инде вафат булган Ильяс Галимов бәйге тарихына 9 мәртәбә уңышка ирешкән батыр булып кереп калды. Быелгы бәйгедә данлыклы көрәшченең истәлегенә махсус бүләк тә булдырылган. Ул көрәштә иң матур алым күрсәткән батырга биреләчәк.

trt-tv.ru