Домой Жизнь татар ВИДЕО: Россиядә иң зур мәчетләрнең берсе Самарада

ВИДЕО: Россиядә иң зур мәчетләрнең берсе Самарада

0
ВИДЕО: Россиядә иң зур мәчетләрнең берсе Самарада

Самара өлкәсендә элек-электән татарның милли һәм дини тормышы гөрләп торган. Авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә татар байлары мәчетләр салдырган, мәдрәсәләр ачканнар, 1917 нче елгы революциядән соң, биредә татар телендә берничә исемдә газета-журнал чыккан. Узган гасыр азагында исә, Идел буе төбәкләре арасында иң беренчеләрдән булып татар милли хәрәкәте дә биредә башлана. Шул елларда “Бердәмлек” дигән газета чыга башлый, беренче татар мәктәбе һәм Россиядә иң зур мәчет тә дә нәкъ менә шушы шәһәрдә ачыла. Милләттәшебез Рамис Сафин Самарада булып, 20 ел элек ачылган мәчет һәм Диния назарәтенең эшчәнлеге белән танышып кайтты.

tatar-congress