Домой Афиша в Самаре Винера Ганиева һәм аның шәкерте онлайн концерт бирәчәк

Винера Ганиева һәм аның шәкерте онлайн концерт бирәчәк

0
Винера Ганиева һәм аның шәкерте онлайн концерт бирәчәк

Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте онлайн-концертлар сериясен дәвам итә!

6 май көнне, ифтардан соң, сәгать кичке сигездә Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, профессор Винера Ганиева һәм аның шәкерте, «Үзгәреш җиле» проекты солисты, “Болгар” премиясе лауреаты, “Татар моңы”, Рәшит Ваһапов , Әлфия Афзалова конкурслары лауреаты Ильнар Миранов турыдан туры эфирда чыгыш ясаячак.

Онлайн-трансляция Казан кооператив институтының актлар залыннан алып барылачак.

“Артистка иң яхшы сорау” рубрикасы дәвам итә – шушы пост астында Винера Ганиевага һәм Ильнар Мирановка сорауларыгызны калдырыгыз, иң яхшы сорауны Әлки районы “Якташлык” җәмгыятеннән бүләк көтә!