Домой Главные новости В области ВНИМАНИЮ ЖИТЕЛЕЙ И УРОЖЕНЦЕВ СЕЛА СТАРАЯ БАЛЫКЛА!!!

ВНИМАНИЮ ЖИТЕЛЕЙ И УРОЖЕНЦЕВ СЕЛА СТАРАЯ БАЛЫКЛА!!!

0
ВНИМАНИЮ ЖИТЕЛЕЙ И УРОЖЕНЦЕВ СЕЛА СТАРАЯ БАЛЫКЛА!!!

Идёт развёрнутая работа по созданию книги об истории этого села, За основу берётся книга, ранее изданная Рашидом Киямовичем Билаловым.
Целью создания новой книги является:
• конкретизировать и дополнить описанные ранее события, касающиеся прошлой жизни села с древних времён;
• уточнить и обосновать известные факты, не вошедшие в ранее изданную книгу;
• развернуть поиски новых фактов и подтверждающих документов, сохранившихся в преданиях и воспоминаниях старожилов;
• дать анализ связи времён, включая описание событий, происходивших в разных эпохах, включая и те, которые происходили в недавнем прошлом.
Для этого надо создать инициативную группу с назначением конкретных лиц по отдельным разделам.
Какой бы вы хотели видеть эту книгу?! Ведь история села Старая Балыкла намного древнее, богаче и более прославлена, чем все деревни, расположенные в округе и не только находившихся на территории Камышлинского района.
Поэтому, книга по всем параметрам должна быть достойна богатой истории этого села.
Ждём рекомендаций, и пожеланий и предложений. О проведении организационного собрания будет объявлено позже.

ПРИМЕРНЫЙ РАСКЛАД ВОПРОСОВ ДЛЯ ФОРМИРОВАНИЯ МАТЕРИАЛОВ:

 Дата рождения, годы учёбы, служба в армии, семейное положение, дети и внуки, их достижения.
 Имена, фамилии и отчества родителей и предков в предыдущих поколениях, род их деятельности, принадлежность к сословию, годы их рождения.
 Свой послужной список, награды и почётные звания, за что и когда они выданы или присуждены.
 Участие в горячих точках или выполнение заданий особой важности.
 Достижения, научные разработки, осуществление или внедрение важных проектов, новшеств или достижений передового опыта.
 Написать о значительных события или случаях, с которыми приходилось сталкиваться в процессе работы или службы.
 Воспоминания (свои или предков) касательно истории села, эпизоды из детской поры и школьных лет.
 Пожелания и рекомендации, основанные на жизненном опыте, адресованные землякам-современникам и будущим поколениям.
 Размышления и рекомендации, пожелания тем, чьи корни связаны с селом Старая Балыкла и касается судьбы этого села.
 Наиболее ценными являются фотографии прошлых лет, сведения о событиях, происходивших после революции, до и послевоенные годы и развития колхозного производства.
 Воспоминания о годах учёбы, школьных друзьях, о родителях и предках, что заслуживает внимания, которые особенно близки вам. Возможно наставления и примеры, которые легли в основу ваших жизненных принципов.
 Имеются ли особо ценные обретения в вашей жизни, которые так или иначе связаны с вашими родителями, со школой, с селом, односельчанами.
 Что помогло вам раскрыть в себе наличие возможностей, способностей и как удалось реализовать их в жизни. Какого заветного желания вы не смогли реализовать, но всё-таки хотите достигнуть цели сами или достигли бы ваши потомки?
 Кого из ваших земляков считаете заслуживающими особого почёта и уважения, что о них знаете и можете сказать.
 Какой бы вы хотели видеть книгу?
 Ваши предложения по её оформлению, содержанию.

Чем активнее будет ваше участие, тем книга будет интереснее, полезнее и содержательнее.
Свои сведения и данные можете направить:

Нигматуллину Альмиру:
т. 8 937 060 16 16,
e-mail: nar63samgtu@gmail.com

Хөрмәтле якташлар!

Сок елгасы буенда урнашкан авыллар арасында Иске Балыклы авылы иң борынгылардан санала. Бу авылының тирән һәм данлыклы тарихы бар. Борынгы язмаларга һәм архив материалларына караганда, анда кайчандыр милләтебезнең горурлыгы булган каһарманнар, һәм морзалар яшәгәнлеге беленә. Ә хәзерге көндә аларның дәвамчылары үзләренең данлыклы бабалары турында ни дә булса беләләрме соң?
Бу авылдагы зыялылы нәселләрнең берсе – Билаловлар төбе. Шул нәселнең күренекле бер вәкиле – Рәшит абзый Билалов. Олы яшьтә булуына карамастан, ул Балыклы авылы тарихы турында тирән эчтәлекле китап бастырып чыгарды. Аның үрнәгендә авыл тарихы, үз ата-бабаларының язмышы белән кызыксынучылар да күбәйде.
Мәсәлән, Руслан һәм Әлмир Нигматуллиннар үзләренең шәҗәрәләрен төзегәндә күп кенә кыйммәтле мәгълүматлар табып, үз нәселләренең тирән тамырларын барлаганнар һәм үзләренең кемнәр белән, ни дәрәҗәдә кардәшләр булуын да ачыкларга тырышканнар.
Аллага шөкер, хәзер чынбарлык тарихыбызны белү өчен күп төрле мөмкинлекләр ачылды. Эзләнүләр нәтиҗәсендә, Нигматуллиннар бу авылда халкыбызны данлаган шәхесләр, халык юлбашчылары да яшәгәнлеге турында кыйммәтле материаллар тапканнар.
Билгеле булганча, Камышлы төбәгендәге авыллар тарихы аерылгысыз рәвештә Богырыслан өязенең тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Ә ул, үз чиратында, халкыбыз язмышы хәл ителгән, көчле азатлык көрәше барган дәһшәтле чорларга бәйләнгән.
Хәзерге вакытта татар авыллары тарихы белән кызыксынып, аларның үткәннәре турында күбрәк белергә теләүчеләр саны арта бара. Туганлык җепләре какшаган, хәтерсезлек көчәя барган чорда бу аеруча мөһим мәсьәлә һәм шатлыклы күренеш.
Элгәре татарлар барысы да үзләренең җиде бабасын белгән. Кешегә бәяне дә менә шуңа карап биргәннәр. Шуңа да, һәркем үзе турында якты истәлекләр генә калдырырга, үз нәселенә тап төшермәскә тырышкан.
Авыл тарихы турындагы китап никадәр тулырак, төгәлрәк һәм матуррак итеп эшләнсә – киләчәк буыннар өчен дә ул шул кадәр гыйбрәтле тормыш үрнәге булачак. Ул әле үткәннәрне хәзерге көн белән тоташтырып, киләчәккә юл ачучы, авылның паспорты кебек, кыйммәтле бер документ булып халыкка хезмәт итәчәк.
Тик мондый зур эшне бер кеше, хәтта берничә кеше генә дә булдыра алмый. Бу эштә һәркем үз нәселе турында тирән эзләнеп, төпле материал тупларга тиеш. Тик шунда гына ул китап киләчәк буыннарга да горурланып кулга алырлык, кыйммәтле басма булачак.
Рәшит ага Билалов Балыклы авылы тарихы турындагы китапта авылның үткәннәре турында бай материал туплап, аны хранология тәртибендә бер эзгә салган. Моның өчен аңа зур рәхмәт.
Хәзерге вакытта тарихи материаллар табуга киң юллар ачылды. Авылның бай тарихын әле тагын да төгәлрәк, тулырак ачыклап, инде бөтенләй онытылган вакыйгалар турында белү мөмкинлекләре дә туды. Әле күп нәрсәне белгән саен, тагын да яңадан-яңа кыйммәтле фактлар ачыклана бара.
Иске Балыклы минем әниемнең туган авылы булганга, мин дә бу инициативаны хуплыйм һәм бу хәрәкәттә актив катнашырга исәплим.
Киләчәктә табылган хәбәрләр, төрле вакыйгалар турында информация чыганакларында язылып барачак. Һәркем дә, кулыннан килгәнчә, монда актив катнашса – китапның эчтәлеге тагын да тулырак, һәр нәсел кешеләре өчен дә кыйммәтле бер матур истәлек булачак.
Күпне күргән, күпне белгән һәм авыр тормыш сынаулары үткән олы буын вәкилләреннән дә күп нәрсәне белеп була. Алар утлар-сулар кичкән, бай рухлы ныклы токым кешеләре. Ни кызганыч, тик алар саны торган саен кими бара шул.
Кемнәр бу эштә актив катнашырга тели – киләчәктә инициатив төркем төзеп, уртак фикергә килергә һәм эш юнәлешләрен билгеләп, төгәл концепция булдырырга кирәк булачак.
Уй фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне һәм булган материалларны Әлмир Нигматуллинга җибәрә аласыз. Монда табылган, яисә ачыкланган бар нәрсә дә бу эштә кыйммәтле өстәмә булачак. Мәсәлән:
Төрле вакытлардагы фотографияләр.
Һәркемнең үз нәселе турында шәҗәрә (Родословная).
Читтә яшәгән һәм яшәүче авылдашлар.
Гражданнар, Бөек Ватан Сугышында, локаль конфликтларда катнашучылар һәм
аларга нинди наградалар, ни өчен бирелгәне турында
Хезмәт батырлары, аларга бирелгән наградалар.
Кемнәрдер аерым мәктәп, колхоз, мәчет, авыл советы, Мәдәният Сарае һәм башка оешмалар эшчәнлеге турындагы материалларны аерым тупларга алынса – эш тагын да уңышлырак булачак дигән сүз.
Балыклы авылы тарихы ул тирә-яктагы авылларга караганда күпкә бай һәм тирәнрәк тә. Бик күп кызыклы һәм күкрәк сугып горурланырлык материаллар әле үзләрен ачыклап, халыкка танытуны күптән көтеп яталар.
Һәр кешенең тормыштагы уңышлылыгы, аңардагы уңай сыйфатлар – аның үз нәселен, туганнарын, үз авылын, туган ягын хөрмәт итә белүгә бәйләнгән.
Бу авыл кешеләре – кызыксынучан, тере җанлы, киң фикерле һәм бай табигатьле халык. Бу изге эшне хуплап, күпләр актив катнашырлар һәм нәтиҗәдә әле тагын да байрак, эчтәлеклерәк тарих китабы дөньяга килер дигән тулы ышаныч бар.

Әлмир Нигматуллинның телефоны: 8 937 060 1616
Электрон адресы: nar63samgtu@gmail.com
Фәрид Шириязданов.