Домой Главные новости В стране и мире Волгоград өлкәсендә Муса Җәлилгә бюст ачылды

Волгоград өлкәсендә Муса Җәлилгә бюст ачылды

0
Волгоград өлкәсендә Муса Җәлилгә бюст ачылды
news.myseldon.com

20 октябрь көнне Волгоград өлкәсе Маляевка авылында шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә бюст ачылды. Тантаналы чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, өлкәнең Ленин районы депутаты Дмитрий Шунин, Россия контрразведкасының мактаулы әгъзасы, генерал-лейтенант Сергей Кокорин, Көньяк хәрби округының хәрби инспекторы, генерал-майор Александр Кулик, Маляевка авылы мәктәбе директоры Зәрия Байкова катнаштылар.