Домой Главные новости ВОСТОКЛЫЛАР АЛГА БАРА!

ВОСТОКЛЫЛАР АЛГА БАРА!

0
ВОСТОКЛЫЛАР АЛГА БАРА!

Төрле авырлыклар кичерергә туры килсә дә, Иске Мәчәләйдә Ринат Искәндәров җитәкчелегендәге “Восток” авыл хуҗалыгы оешмасының кырлардагы эшләре алга бара. Монда, әлбәттә инде, Ринат әфәнденең дә роле зурдан. Ул, оста җитәкче буларак, хезмәткәрләренең эшенә дөрес юнәлеш бирә, чәчү уңышлы булсын өчен, кирәкле чараларны алдан күрә белә. Гомумән, Ринат әфәнде Искәндәров Иске Мәчәләй һәм аның кешеләре өчен бихисап игелекле гамәлләр кылып яши. Без, авыл халкы, аңа барысы өчен дә бик рәхмәтлебез.

Әйе, һава торышы аркасында быелгы чәчү кампаниясен катлаулы шартларда башкарырга туры килә шул. Кырлар тигез өлгермәгән, баткак җирләр дә күп. Шуңа карамастан, әлхәмдүлилләһ, эш кайный.
Кырларны язгы чәчүгә К-730, Т-150 тракторларында эшләүче Леонид Исупов, Николай Воеводин әзерләделәр. Вәлиулла Субеев, Рәшит Иваев, Наил Исмәгыйлев – көнбагыш, Хәйдәр Сапуков бодай чәчтеләр. Орлыкларны Таһир Абдерахманов ташып торды.

Баш агроном Ригил Яхин сүзе буенча, язгы чәчү эшләрен 25 – 28 майга тәмамларга тиешләр.

автор: Шамил Мамышев

Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”