Домой Главные новости В области «Восток»лылар сынатмады

«Восток»лылар сынатмады

0
«Восток»лылар сынатмады
All-focus

Похвистнево районы Мәчәләй авылының “Восток” авыл хуҗалыгы предприятиесе, Ринат Искәндәров һәм Хәлиулла Мамышев җитәкчелегендә, елына карата, бик яхшы уңыш җыеп алдылар.

Быелгы җәй һава торышы белән игенчеләрне сынап карарга булды, ахыры. Зур авырлыклар белән гектарыннан 20 центнер арпа җыеп алдылар һәм саклагычларга 650 тонна илтеп салдылар. Уҗым бодае да әллә ни шәп булмады. Үткән елгы коры көз нәтиҗәсе буларак, гектарыннан 14,4 центнер гына чыкты, саклагычларга 700 тонна ашлык салынды. Комбайнчылар Вәлиулла Субеев – 250 тонна арпа, 305 тонна бодай, Рәшит Иваев 230 тонна арпа, 380 тонна бодай суктырдылар. Саламны төргәкләргә җыеп баручы Наил Исмәгыйлев 530 гектардан саламнарны җыеп алды һәм күп өлеше авыл халкына таратылды. Әле тагын 1000 гектар җирләрдә гөрләп үскән көнбагышларны җыеп аласы бар. Анысы быел бик яхшы уңыш бирер, дип көтелә.

Шунысы игътибарга лаек: көзге чәчү эшләре алдыннан “Восток” хуҗалыгы җитәкчеләре ифтар мәҗлесе үткәрделәр. Ә уңыш җыюга керешкәнче авылыбызның имамнары, кырга чыгып, Ходайдан мул уңыш, яхшы һава торышы теләделәр, бергәләшеп дога кылганнан соң гына аграрийлар гөрләтеп эшли башладылар. Ни гаҗәп, күк йөзе ачылып китте, һәм уңыш җыйган көннәр бик ямьле торды. Бу да Аллаһы Тәгаләнең бер нигъмәте булды инде менә.

Киләсе ел уңышын кайгыртып Ибраһим Усяев 500 гектар җиргә уҗым бодае чәчкәндә орлык ташучы булып Зәйнулла Искәндәров, чәчү агрегатында Радмир Булатов эшләделәр. Бу кыр эшләре хәере белән башланды һәм, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, уңышлы төгәлләнде.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен якынлашып килүче профессиональ бәйрәмнәре белән котлап, киләчәктә дә хәерле, акыллы, мантыйклы эшләр белән авыл халкын шатландырып торуларын, уңышларга ирешеп, гөнаһ, хәрәм эшләрдән сакланып, Аллаһының биргән малы белән ризалыгын казансыннар иде, дип телибез.

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

Бердэмлек