Домой "Ак калфак" Хөрмәтле Айсылу ханыбыз, туган көнегез белән!

Хөрмәтле Айсылу ханыбыз, туган көнегез белән!

1
Хөрмәтле Айсылу ханыбыз, туган көнегез белән!

Шушындый зур һәм якты бәйрәм көнендә без Сезгә ихлас котлауларны юллыйбыз. Сезгә озын гомер, бәхет- шатлыклар, саулык- сәламәтлек телибез.Кайгы- хәсрәткә бирешми, изге күңелле, балаларыгызның, оныкларыгызның, кардәш-туганнарыгызның  шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп,озак яшәргә насыйп булсын! Гомерегезне халыкка хезмәт итүгә багышлаганыгыз өчен рәхмәт әйтәсе килә. Талантыгыз, искиткеч тавышыгыз, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

Камил ихтирам һәм хөрмәт белән

“Ак калфак”татар хатын-кызларының

иҗтимагый оешмасы рәисе

Аюпова Разия Азимжан кызы

“Ак калфак”татар хатын-кызларының

иҗтимагый оешмасы директоры

Каримова Гөлфия Ринат кызы

 

1 КОММЕНТАРИЙ

  1. Бик зур рахмят жылы сузлярегез эчэн!!!

Comments are closed.