Домой Общество Яңа ел могҗизалары, яисә Кыш бабай бармы?

Яңа ел могҗизалары, яисә Кыш бабай бармы?

0
Яңа ел могҗизалары, яисә Кыш бабай бармы?

Яңа ел бәйрәмнәрендә бала чагыбыздагы әкият иленә кайтып килгән сыман булабыз…

Яңа ел иртәсендә уянып, чыршы янына йөгергән мизгелләрне, дулкынланудан шашкан йөрәк тибешен онытып буламыни? Кыш бабайны тәрәзәдәнме, әллә морҗа торбасыннан көтәргәме дип икеләнүләр, хатымны алдымы, мин теләгән уенчыкны таптымы икән, дип дулкынланулар искә төшә.

Мондый матур хатирәләр, яңа ел күчтәнәчләре өчен әти-әниләребезгә рәхмәт хисләре белән җавап бирәбез. Үскәчрәк, без барыбыз да Кыш бабайның булмавын аңладык инде һәм, үз чиратыбызда, балаларыбызга да шундый тылсымлы бәйрәмнәр оештыра башладык. Балаларыбызга бүләк кенә түгел, кайчандыр үзебез кичергән шатлыклы мизгелләрне дә бүләк итәсе килә. Аларның Кыш бабай өчен шигырьләр, җырлар өйрәнеп бәйрәмгә әзерләнүен, дулкынлануын, чыршы төбеннән күптән көткән бүләк табып алу бәхетен күрү – үзе бер шатлык. Бу кичләрдә оныкларыңа сөйләрлек күпме кызыклы хәлләр дә килеп чыга бит әле!

Озын кышкы каникуллардан соң эштә җыелгач, бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә, балаларыбызның Кыш бабай белән очрашуларын искә төшерә башладык…
Баш мөхәрриребезнең кызы белән малае, бәйрәм алдыннан бер атна алда куелган чыршы төбеннән бүләкне шундук эзли дә башлаганнар икән. “Иртән хатын белән уянып китсәк, икесенең дә башы чыршы астында иде инде. Өйдә чыршы бар икән, димәк, бүләге булырга тиеш, дип уйлыйлар алар. Нишләтәсең? Көн саен чыршы астына йә шоколад, йә шартлаткыч, йә куык тыгып куя башладык. Ләкин түздек, Кыш бабай гыйнвар иртәсендә генә зур бүләкләрне китереп куйды”, – дип сөйләде.

Хәзерге заман балалары бигрәк тә кызыксынучан һәм фантазиягә бай. Минем балалар, мәсәлән, бүләк китергән Кыш бабайны тоткарлау өчен җайланма уйлап чыгарганнар. Янәсе, Кыш бабай килгәч тә сигнализация кабына һәм алар уяналар да тылсымлы кунакны күреп калалар.

Сабыеңның, Яңа ел могҗизасына чын күңеленнән ышанып, сәгать теле 12 мәртәбә суга башлагач, эченнән генә 12 теләк теләвен күреп, аларның, һичшиксез, чынга ашуына ышана башлыйсың. Алты яшьлек улым җир йөзендә беркем дә авырмасын, Кыш бабай, син дә беркайчан да чирләмә, дип теләде. Шулай ук ул үзенең йомшак уенчык куяны өчен җылы тун, бияләй, итек, велосипед сорады. Улымның шундый кайгыртучан булуын күреп бик куандым. Ә Яңа ел үткәч, аның белән утырып, куянына сораган әйберләрне үзебез тегеп, уенчыгын киендердек. Тагын бер ел көтсәк, куяныбыз өшеп чирләмәсен, ә Кыш бабайның эше бетә торсын, дидек инде.

Ә менә җаваплы сәркатибебез бу юлы тотылган. Ул кызына уенчыкны интернет-кибет аша яздырып алган икән. Кыш бабай китергән Барби курчагы кызга бик ошаган, яраткан уенчыгына әверелгән, әлбәттә. Ләкин берничә көннән соң Алинәгә шул ук сайттан купальник эзли башлагач, кәрҗиндә калган курчакны күреп, кыз “аһ” иткән һәм әнисенә күзләрен тутырып караган, ләкин берни дә әйтмәгән. Менә кайдан Кыш бабай уенчыклар ала икән дип, уйга калганмы, әллә инде дөреслеккә күзләре ачылганмы, әлегә белмибез…

Балаларыбыз яныбызда булганда аларны яратыйк, ешрак иркәлик, шатлык бүләк итәргә тырышыйк, матурлыкны күрә белергә, туган нигезендәге яхшылыкны, матур гадәтләрне үз гаиләләрендә дә дәвам итәргә өйрәтеп үстерик. Янәшәбездә бәхетле кешеләр күбрәк булган саен дөнья да яктырак һәм матуррак булып күренә бит.
Ә сезнең гаиләдә быел могҗизалар булдымы?


Эльмира Сәйфуллина