Домой Культура Яңа елда – яңа концерт

Яңа елда – яңа концерт

0
Яңа елда – яңа концерт

Гадәттә Яңа ел бәйрәмнәре январь аеның уртасына – Яңа елны иске стиль календаре буенча каршы алуга кадәр дәвам итә. 15 январьда Самараның «Заря» мәдәният сараенда узган концерт Яңа елны каршылауга багышланган чараларга нокта куйды дисәм, ялгыш булмас.

Без, Самара өлкәсендә яшәүче күпмилләтле халыклар, бөтен бәйрәмнәрне бергәләп, күмәкләшеп уздырабыз, күрше халыкларның гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә зур хөрмәт белән карыйбыз. Шуңа күрә бер сәхнәдә төрле милләт ансамбльләре чыгыш ясау – Самара тамашачысы өчен гадәти күренеш.

15 январьда узган «Снежная песня» дип аталган концертта да «Заря» мәдәният сарае каршында эшләп килгән 10 коллектив катнашты – Россиянең атказанган коллективы «Грация» эстрада бию ансамбле, «Самар-Ен» чуваш җыр һәм бию ансамбле, «Ноктюрн» академик җыр коллективы, «Кече Ватан» рус халык хоры, «Людмила» хатын-кызларның камера хоры һәм башкалар. Күп кенә конкурслар һәм фестивальләр лауреаты – Мидхәт Әминов җитәкчелегендәге «Идел» татар эстрада җыры ансамбле тырышлыгы белән оештырылган тамашаны карарга бик күп халык җыелды. Кар-буранлы, салкын көн булуына карамастан, залның Роспотребнадзор рөхсәт иткән 50 проценты тулы иде.

Тәҗрибәле иҗади коллективлар әзерләгән номерлар хәтта иң таләпчән тамашачының да күңел кылларын тибрәндерә алдылар. Һәрбер ансамбль икешәр номер күрсәтте. Программага халык җырлары да, заманча биюләр дә, опера җырлары да кертелгән иде.

«Идел» коллективы тәкъдим иткән ике номер да попурри жанрында башкарылды. Беренче булып сәхнәгә ансамбльнең солисты Илдар Хәкимянов чыкты. Ул рус һәм татар телендә башкарган такмаклар тамашачылар күңеленә бик хуш килделәр, хәтта кушылып җырладылар. Татар һәм рус халык көйләреннән торган музыкаль-инструменталь тезмәдән соң да зал озак алкышлады.

– Афишада «Рождественский концерт «Снежная песня» дип язылган булгач, концертка күбесенчә рус халкы җыеласы билгеле иде. Шуңа күрә номерларыбызны башка милләт халыкларына да аңлашырлык, аларда да кызыксыну уятырлык итеп әзерләргә тырыштык. Без татар халык җырларының милли бизәген, моңын алгы планга куярга тырышабыз. Шул ук вакытта татар халык җырларын нинди генә рәвештә эшкәртсәк тә, алар үз йөзен, мәгънәсен, миллилеген югалтмаска тиеш, – ди ансамбльнең җитәкчесе Мидхәт абый Әминов. – Безнең артистлар фонограмма дигән нәрсә белән мавыкмыйлар. Сәхнәдән яңгыраган чиста, моңлы тавыш, Эльвина Хәлимуллинаның саксофоны, теләсә нинди милләт тамашачысын да таң калдырып, гашыйк итә бугай. Менә бүген дә артистларыбызга кушылып, кайсы утырган килеш, кайсы сикереп торып, тыпырдап биеп тә алдылар, такмакларга кушылып көйләделәр дә.

Башка милләт халыклары татар халык җырларын, музыкасын шулай җылы каршы алганына мин бик шат. Аллаһыга шөкер, нинди генә милләтара чарада катнашсак та, рәхәтләнеп, горурланып үз телебездә җырлыйбыз, милли биюләребезне биибез. Туган телебезнең тирәнлеген, матурлыгын башкаларга да танытырга тырышабыз.

«Идел» артистлары Лилия һәм Миләүшә Хәлимуллиналар кебек үз балаларында милли үзаң тәрбияләүче аналар, Алинә һәм Айгөл кебек татар җанлы яшьләребез булуына, Салават, Илназ, Эльвина, Алсу, Самир кебек талантлы артистлар үсеп килүенә мин чиксез шатмын һәм рәхмәтлемен, – ди Мидхәт әфәнде.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәте.