Домой Главные новости В области Яңа елны каршыларга дуслар җыелган

Яңа елны каршыларга дуслар җыелган

0
Яңа елны каршыларга дуслар җыелган

Яңа ел! Бу искиткеч бәйрәм якыная башлауга күңел ниндидер могҗиза, тылсым көтә башлый. Балалар турында әйтеп тә торасы юк, бу аларның иң яраткан вакытлары. Чөнки алар Чыршы бәйрәмендә рәхәтләнеп күңел ачалар, Кыш бабайдан бүләкләр алалар. Ә алда – кышкы каникуллар!

Крутые Ключи микрорайонының 7 санлы мәктәбендә татар теле дәресләренә йөрүче балалар өчен дә Чыршы бәйрәме уздырылды. Матур итеп бизәлгән сыйныф бүлмәсе түрендә купшы чыршы күз явын алып торды, ә кызлар-малайларның милли киемнәрдән булуы бәйрәмгә милли төсмер эстәде. Балаларны һәм килгән кунакларны иң элек татар теле укытучысы Миләүшә Рәхмәтуллова котлап, бик матур теләкләр теләде. Аннан соң сүзне мөхтәрәм кунак – өлкә “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы вице-президенты Минәхмәт Хәлиулловка тапшырды. “Кадерле балалар, укытучылар һәм ата-аналар! Тиздән җиргә яңа 2021 ел аяк басачак. Сезне чын күңелдән якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, барлык эшләрегездә уңышлар телим!

Кадерле балалар! Мин сезгә, ата-аналарыгызга, укытучыгызга ана телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап калуга зур өлеш керткән өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Бу безнең уртак эш. Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә бәйрәмнәрне бергәләп, шулай матур итеп уздырырга насыйп итсен. Президентыбыз 2021 елны фән һәм техника елы, дип игълан итте. Шуңа сез аеручы тырышып укырга, әти-әниләрегезне яхшы билгеләр белән куандырып торырга тиешсез. Яңа белемнәргә тартылсагыз, җәмгыять эшләре һәм спорт белән актив шөгыльләнсәгез сез уңышлы булырсыз”, – дип сөйләде Минәхмәт Мидхәт улы һәм аны бәйрәмгә чакырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Яңа ел алдыннан Кыш бабайның эше аеруча күп бит, шуңа ул бу чарага үзе килә алмаган. Аның эшен җиңеләйтергә дип, малайларга-кызларга бүләкләр өләшүне Минәхмәт Хәлиуллов үз өстенә алган. Мөхтәрәм кунак татлы бүләкләрне тапшырганда һәр бала белән якыннан танышты, аларның укулары, мавыгулары белән кызыксынды.

“Татар-Дуслык” сайты баш мөхәррире Искәндәр Сәетов та буш кул белән килмәгән иде. Ул “Шигърият дөньясында” һәм халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестивалендә катнашкан 7 санлы мәктәп укучылары Регина Хәсәншина, Аиша Зәйдуллоева, Сафия Хәсәншина, Аделина Байбикова, Максим Афанасьев һәм Илдар Байбиковларга (ул әле балалар бакчасына гына йөри) бүләкләр тапшырды.

Ә аннан соң балалар чыршы тирәли уйнап күңел ачтылар. Миләүшә апалары аларга кашыкка йомырка куеп йөгерү, катыктан тәңкә эзләү кебек татар халык уеннары әзерләгән иде. Бәйрәмгә килгән әниләр Гөлназ Хәсәншина һәм Хәлидә Фәхретдинова да алар белән рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Чыршы бәйрәме әнә шулай күңелле узды. Балалар да, ата-аналар да Минәхмәт Хәлиулловка, Искәндәр Сәетовка һәм бәйрәмне оештырган Миләүшә Рәхмәтулловага кат-кат рәхмәтләрен җиткерделәр.