Домой Главные новости В области Яңа китап Иркен һәм рәхәт Камышлы яклары

Яңа китап Иркен һәм рәхәт Камышлы яклары

0
Яңа китап                                 Иркен һәм рәхәт Камышлы яклары

Камышлы районының 30 еллыгына багышлап «Благодатный край Камышлинский» дип аталган китап язып бастыру идеясен Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов әле берничә ел элек тәкъдим иткән иде. Ләкин, акча булмаганлыктан, бу идея һаман тормышка ашырыла алмыйча торды. Камышлы районында Бөтенроссия авыллар Сабан туен оештыруга саллы өлеш керткән Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевка Камышлы районының Мактаулы гражданины исеме бирелгәч, ул районның юбилеена китап бастырып чыгару спонсоры булырга да алынды. Ә “Свет истины”, “Подвиг огненных лет” китаплары авторы булып танылган Идеал Муса улы Галәветдинов исә бу китапка яңа материаллар язарга, булганнарын тупларга, фотографияләр белән баетырга алына һәм, зур хезмәт куелган басма билгеләнгән көнгә – Камышлы Сабан туена әзер була.

А-4 форматында, затлы кәгазьдә дөнья күргән китапта басылган язмаларның авторлары арасында Самара төбәге тарихчысы Шамил Галимов, Камышлы районының һәвәскәр тарихчысы Фәрит Шириязданов, ”Самара муллалары” китабы авторы, Җәмигъ мәчете имамы Иршат Сафин, соңгы елларда биограф буларак танылган якташыбыз Рәшит Шакиров, Самара төбәген өйрәнүче Рафаэль Хәфиятуллин, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланган Фатыйх Сибагатуллин, Татарстан тарихчысы Альфред Халиков кебек күпсанлы авторларның саллы хезмәтләре, белешмәләр, “Камышлы хәбәрләре” район газетасы һәм “Бердәмлек” өлкә татар газеталары журналистларының тыйнак хезмәтләре кергән.

Китап хәзерге Камышлы районына караган җирләрдә XVI – XXI гасырларда барлыкка килгән авыллар тарихын һәм динен, анда яшәгән кешеләрнең тормыш рәвешен, казанышларын, кәсепчелек һәм күмәк хуҗалык эшчәнлеген, сугышларны һәм ачлыкны, динне кысрыклаган елларны һәм хәзерге тормышны, сугыш һәм хезмәт батырларын тасвирлый.

Автор-редактор Камышлы районының үткәне һәм бүгенге көне күп кешедә, шул исәптән Камышлы халкында да, кызыксыну уятыр дип өметләнә, редакция гаебе буенча кайбер исем-фамилияләрдә киткән хаталар өчен гафу үтенә.

Шулай ук әлеге басмага материаллар әзерләргә булышкан Резеда Төхбәтшинага, Рөстәм Бадретдиновка, Рәйсә Төхбәтшинага, Руслан Полукаровка, Илүсә Гайнуллинага, Эльмира Шәвәлиева-Варфоломеевага, Гөлгенә Сәлаховага, Рәшит Шакировка, Винер Нурмөхәмитовка, Екатерина Нехорошихка һәм Гөлия Хөснетдиновага рәхмәтләрен белдерә һәм укучылардан бу китапка карата туган фикерләрен язып җибәрүләрен сорала.

Идеал Галәветдинов.

На русский язык:

Благодатный край Камышлинский

Очередной ценный подарок к юбилею Камышлинского района приподнес Фахрутдин Канюкаев, издав на личные средства книгу «Благодатный край Камышлинский» об истории Камышлинского района в документах и воспоминаниях. Автор книги и ее главный редактор Идеал Галяутдинов. Книга издана тиражом в 1000 экземпляров объемом 450 страниц формата 60х901/8, на мелованной бумаге в тесненной твердой обложке, красочно иллюстрирована множеством фотографий.

Содержание книги охватывает исторический период камышлинцев с XVI века по сегодняшний день. В ней описаны события с начала зарождения населенных пунктов Камышлинского района, этапы их становления и развития, судьбы людей, вложивших свои силы, здоровье и даже жизни ради процветания и благополучия этого замечательного края.

Содержание книги разделено на 7 глав:

– История Камышлинского района в документах и воспоминаниях;

– Камышлинцы в Великой Отечественной войне 1941 – 1945 годов;

– Образование;

– Культурная жазнь района;

– Ими гордится край Камышлинский (об известных людях района);

– Духовная жизнь камышлинцев;

– Национальный народный праздник – Сабантуй.

Идею о написании книги выдвинул глава муниципального района Камышлинский Рафаэль Камилович Багаутдинов, его поддержал почетный гражданин Камышлинского района Фахрутдин Бадретдинович Канюкаев. Книга издана в связи с 30-летием восстановления статуса Камышле районного центра и Камышлинского района. Это первое издание, охватывающее все стороны жизни людей, живших и живущих на этой замечательной земле.

Автор выражает свою благодарность за помощь в подготовке материалов для книги Резеде Тухбатшиной, Рустаму Бадретдинову, Раисе Тухбатшиной, Руслану Полукарову, Илюсе Гайнуллиной, Эльмире Шавалеевой, Рашиту Шакирову, а

также Винеру Нурмухамитову, Гелгене Салаховой, Гелие Хуснутдиновой, Екатерине Нехороших.

Автор надеется, что прошлое и настоящее в истории района, изложенные в книге, заинтересуют широкий круг читателей и, в первую очередь, самих камышлинцев, а также приносит свои извинения за допущенные по вине редакции некоторые неточности в именах героев книги, в освещении исторических событий. Мы будем рады Вашим отзывам и пожеланиям.

С уважением автор и главный редактор книги Идеал Галяутдинов.