Домой Жизнь татар Татары в регионе Яңа Мансур мәчетенә истәлек тактасы куелды

Яңа Мансур мәчетенә истәлек тактасы куелды

0
Яңа Мансур мәчетенә истәлек тактасы куелды

Узган ял көннәрендә Похвистнево районының Яңа Мансур авылында зур бәйрәм уздырылды. Әлеге чара сәбәпләре берничә: беренчедән, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең туган көне – Мәүлид ән-Нәби бәйрәме; икенчедән, авыл мәчетенең 235 еллык юбилее уңаеннан мәгълүмати такта урнаштыру һәм, өченчедән, Өлкәннәр көне.

Җирлек администрациясе мәчет юбилеен өлкәннәр көне белән бергә үткәреп, бик дөрес эшләгән, чөнки мәчетләргә, башлыча, олы яшьтәге кешеләр йөри.

Авыл халкын котларга төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, тарихчы һәм журналист, җәмәгать эшлеклесе Шамил Галимов, Похвистнево районы башлыгы урынбасары Мөдәррис Мамышев, Похвистнево Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Наил Курмаев килгәннәр иде.

Билгеле булганча, Яңа Мансурда Самара өлкәсенең иң борынгы мәчете сакланган. Аның архитектурасы катлаулы түгел һәм башка авыл мәчетләреннән әллә нәрсәсе белән аерылып тормый. Ул 1787 елда, патша Екатерина II идарә иткән чорда төзелгән һәм шул вакытлардан бирле үзгәрмәгән дә диярлек. Революция давылларына да каршы тора алган, Советлар Союзы дин белән көрәшкән елларда да могҗизалы рәвештә исән калган ядкарь ул. Яңа Мансурда ул чорларда өч мәчетне җимергәннәр, ә муллалары репрессияләргә дучар булганнар. Ни гаҗәп, бу мәчет кенә сакланган һәм бүгенге көндә дә шул ук нигезендә тора, шул ук диварлары һәм шул ук ишекләре, шул ук михраб һәм борынгы мөнбәре… Бу мәхәлләнең имам-хатыйбы Рим Гарифуллин да шактый олы кеше.

«Сез, Яңа Мансур халкы, чын тарихи хәзинә белән идарә итәсез, – диде тарихчы Шамил Галимов. – Сезнең җирлектә Екатерина II әмере буенча төзелгән Россия мөселманнарының рәсми оешмасы эшләп килә. Ул Оренбург магометаннары дини җыелышының «Күрсәтмә проекты» буенча төзелгән һәм моның хак сүз булуы турында күп архив документлар сөйли. Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районында 1710 елда шул ук проект буенча төзелгән тагын бер мәчет бар. Исегезгә төшереп үтәсем килә, Россия империясе законнары буенча авылда кимендә 200 ир-ат динне тоткан очракта гына манаралы мәчет төзергә мөмкин булган. Димәк, Яңа Мансурда динле ирләр саны ике йөздән күбрәк булган. Яңа Мансурның борынгы мәчете бүгенге көндә дә динле тормышыгызның символы булып тора һәм һәрвакытта да шулай булыр дип ышанасы килә».

Авыл халкының бу вакыйгага күптән әзерләнүе турында җирлек башлыгы Илмир Гыйззәтуллин сөйләде.

– Без Уфа, Оренбург, Пермь архивларына запрослар яздык. Моңа кадәр төрле фикерләр һәм бер-берсенә каршы килә торган уйдырмалар бар иде. Мәчет салыну вакытын кемдер 1470 ел дип күрсәтә, кемдер 1665 ел ди. Әмма архив мәгълүматлары моны расламады. Документлар мәчетнең 1787 елда төзелүен раслый. Димәк, бүген без аның 235нче юбилеен билгеләп үтәбез. Әлбәттә, бу авылыбызның елъязмасына кереп калачак, ә бүген ачылган Истәлек тактасы киләчәк буыннар өчен искә төшерүче ядкарь булып хезмәт итәчәк.

Әйе, мәчетнең төгәл ачылган көнен белеп булмый, әмма быелгы юбилеен Мәүлид бәйрәме белән бәйләвебез уңышлы күренеш. Рабигыль-әүвәл аенда мөселманнар күркәм мәҗлесләрдә җыелып, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлләмнең яшәү ревеше, әхлагы турындагы аять-хәдисләр укыйлар, салаватлар әйтәләр, догалар кылалар. Сәдака биреп, ярлыларга ярдәм итәләр, Пәйгамбәребезнең тормыш юлын өйрәнәләр, Коръән аятьләрен укып, кунакларны сыйлыйлар.

Бу хакта мөфти Талип хәзрәт Яруллин да әйтеп китте.

– Борынгы заманнардан бирле сез яшәгән җирдә ислам кануннарын хөрмәтләгәннәр, ә дин белеме буыннан-буынга күчеп килгән. Бүген без 235 ел элек төзелгән беренче авыл мәчетенең юбилеен билгеләп үтәбез. Шунысы сөендерә: мәчетләр булганлыктан гореф-гадәтләребез һәм динебез кадерләп саклана, кешеләр үзара килешеп яшиләр. Мәчетләребезгә балаларыгыз һәм оныкларыгыз килсеннәр иде, дини укулар үткәрелсен иде. Татар халкы борынгыдан укымышлы булуы белән аерылып торган. Сер түгел, ата-бабаларыбыз мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә белем алган. Әйе, бүген бөтен җирдә диярлек балалар бакчалары һәм мәктәпләр бар, ләкин анда дини белем бирмиләр. Минем фикеремчә, балалар мәчетләрдә дин белемен өйрәнсеннәр иде. Үзебездән соң нәрсә калдырачагыбыз турында уйланыйк, бары тик игелекле гамәлләр кылырга гына омтылыйк.

Бәйрәм авылның Мәдәният йортында корылган табын артында дәвам итте: имам-хатыйб Рим Гарифуллин салаватлар әйтте, авыл тормышына саллы өлеш керткән авылдашлар хөрмәтләнде.

Данияр Сәйфиев