Яңа Мансурда өмет бар

0
Яңа Мансурда өмет бар

Яңа Мансурда да, башка авыллардагы кебек, күп кенә йортларда картлар яши. Бакыйлыкка күчкән авылдашларыбызның йортлары бушап калган. Ятим өйләрнең караңгы тәрәзәләрен күреп күңел әрни. “Ә бит вакытында бу йортта алты бала үсте, бусында – бишәү, бусында дүртәү иде”, – дип күңелле яшь чакларыбызга кайтасың да йөрәк кысып куя.

Әмма авыл үзәгенә якынашкан саен, моңсу уйлар артта кала. Администрация бинасына килеп керүгә, безнең өчен япь-яшь – әле 45 – 50 яшькә дә җитмәгән хезмәткәрләр эшләп утыра. Авыл башлыгы Илмир Гыйззәтуллин, хезмәттәшләре Айсылу Гайсарова, Әлфия Бигиева, Гөлсинә Галимова, Раил Фәткуллин, социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлүзә Зөбәерова – барысы да яз чәчәкләре кебек ачык йөзле, җитез хезмәткәрләр. Кергән һәр кешегә ягымлы йөз күрсәтәләр, күркәм сүз таба беләләр.

Элемтә бүлегендә дә шулай ук. Авыл халкын газета-журналлар белән тәэмин итүче, әби-бабайларны куандырып, пенсия генә түгел, вак-төяк әйберләр дә ташучы Гөлия Әһлиуллина, Зилә Рәхмәтуллина, Гөлчәчәк Гайнуллина исемле япь-яшь хатыннар авыл буйлап җитез атлап йөриләр, картлар белән аралашып та өлгерәләр. Аларның җитәкчеләре Татьяна Николаевна да авылда бик хөрмәтле, сабыр, үзенең эшен җиренә җиткереп башкаручы кеше.

Шәфкать туташларыбыз Фәнилә Фәткуллина белән Алиягә Гыйззәтуллинага, фельдшерыбыз Дамир Гайнуллинга бөтен авыл халкы “Ал-лаһының рәхмәтләре яусын” дип кенә торалар. Мәдәният йортында да яшь, әмма тәҗрибәле хезмәткәрләр Тәслимә Фәхретдинова белән Рәшидә Фәйрушина эшлиләр. Инде картлар пенсиягә киткәч, кем эшләр дип кайгырасы юк.

Дүрт кибеттә дә: “Пенсия каядыр горизонтта гына”, – дип, Гөлбәһар Җөмаева, Фәнилә Вәлиева, Тәгъзимә Гайнуллина, Рания Гафурова халыкның күңелен күтәреп, елмаеп-көлеп, үз эшләрен җиренә җиткереп эшләп торалар.

Әби-бабайларны караучы социаль хезмәткәрләрне әйтәсе дә юк инде. Ничек кенә олылар күңеленә ачкыч табып бетерәләрдер алар, беркайчан да уфтанмыйлар. Мәктәптәге укытучылар, башка хезмәткәрләр дә урта яшьтә генә әле.

Авылыбызның тагын бер үзенчәлеге: менә шул эшчеләрнең күбесе төп йортта кайнана-кайната белән яшиләр, әти-әниләренә зур таяныч һәм өмет булып торалар. Картлардан зарлану кая ул! “Әле ярый әткәй-әнкәйләр бар өйдә, балаларга күз-колак булып торалар, без эштән кайтуга аш әзер. Алар булмаса, безгә бик кыен булыр иде, Ходай гомер белән исәнлек кенә бирсен үзләренә”, – диләр киленнәре.

Шулай авылны әйләнеп кайтам да: “Яши әле Яңа Мансур, Аллага шөкер”, – дип куанып куям.

Әкълимә СУБЕЕВА.

Яңа Мансур авылы, Похвистнево районы.