Домой Жизнь татар Татары в регионе Яңа Мансурда яз бәйрәме!

Яңа Мансурда яз бәйрәме!

0
Яңа Мансурда яз бәйрәме!

Похвистнево районының Яңа Мансур авылында ел саен “Карга боткасы” дип аталган язны каршылау бәйрәме уздырылып килә. Быелгысы бигрәк тә үзенчәлекле булды. Чөнки, яман чир аркасында, җәен хәтта Сабан туе да булмау сәбәпле, халык бер-берсе белән очрашуга, аралашуга сусаган иде. Шуңа да читтән кайткан авылдашлар, кунаклар бик зур канәгатьлек хисе белән үзәк мәйданга җыелдылар.

Шау-гөр килеп төрле боткалар ашау, концерт карау, уеннарда катнашу белән генә чикләнмәделәр, бер очтан Җиңү паркына да кереп, үзләренең әти-бабаларын искә алдылар. Тыл хезмәткәрләре стенды янында әби-бабаларының, әти-әниләренең фотосурәтләрен карап, күбесенең күзләре яшьләнде.

Бу көнне табигать үзе дә куанган сыман, көн кояшлы, тыныч иде. Авылдашлар, кунаклар күтәренке кәеф белән авыл җир­леге хезмәт­кәрләренә, Мәдәният йортында эш­ләү­челәргә, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга рәхмәт­ләрен белдерделәр.

Әкълимә Субеева,

Ветераннар оешмасы рәисе.

Бердэмлек