Яңа тарихи архитектура һәйкәлләре.

0
24

Самара шәһәренең  “Җиңү” урамындагы ике йортка яңа статус бирелде. Алар Россиянең бердәм мәдәни мирас реестрына  кертелеп төбәкнең иң әһәмиятле саналган тарихи һәйкәлләре исемлегендә урын алды. Өлкәнең дәүләт мәдәни мирасын саклау бүлеге башлыгы Владимир Филипенко имзалаган әлеге документ төбәк җитәкчелеге сайтына чыгарылды.

-Беренче бина- Фрунзе исемендәге 24 нче  моторлар төзү заводының  “Җиңү” урамындагы 100 нче һәм Воронеж урамына керүче 5 йорт.Ул 1942 елда сафка бастырылган. Икенче архитектура истәлеге – Ворошилов исемендәге 18 нче  авиация заводының “Җиңү” урамында урнашкан 107 нче йорты. Ул 1952 елда архитектор Кузнецов проекты белән  төзелгән,- дип язылган әлеге документта.

Бу ике торак йорт   исемлектә байтак торса да аларның дәрәҗәсен билгеләр өчен белгечләргә ниндидер эзләнүләр алып барырга туры килгән. Белгечләр йортларның төзелү тарихы турында гына  сөйләп калмыйча, аларның архитектура үзенчәлекләрен  дә искә төшерделәр. Эзләнүчеләр шулай ук сугыш вакытында  Куйбышев шәһәренә күчерелгән  заводларны һәм алар белән килгән эшчеләрне дә телгә алдылар.

Дәүләтнең  мәдәни мирасы сагында торучылар бу йортта яшәүчеләргә, фатир хуҗаларына чикләүләр дә  җиткерде. Йортларга кондиционерлар да, антеналар да куелырга тиеш түгел. Шулай ук аларда  сәүдә нокталары ачарга ярамый. Ә менә бинаның югала башлаган бизәкләрен торгызырга, йортларны төзекләндерергә рөхсәт бирелә.

Самараның Атсыз (исемсез) районы  анда яшәүчеләр әйтүенчә СССР рухын саклап калган урын. Без район буенча фотоэкскурсия әзерләдек .Ә совет чоры архитектурасын  менә моннан   https://63.ru/text/gorod/2020/08/09/69409741/  карарга мөмкин.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here