Якташыңны онытма, кардәшеңне хөрмәтлә, халкың белән горурлан!

0
26

Шундый девизны күздә тотып алга атлый Мәскәүдәге “Татарлар штабы”. Җәмәгатьчелек эшен алып баручы һәрбер оешманың нигезендә билгеле бер тәртипләр һәм күп еллардан бирле формалашып килгән гадәтләр була. Татарлар Штабында да нигезләмәгә теркәлгән тәртипләр бар. Алар арасында елдан ел сакланып, үзгәрешсез кала торганнары аерым урын алып тора. Монда сүз чыгышлары белән татар һәм башкорт халыкларыннан булган яисә Татарстан Республикасының үсешенә зур йогынты ясаган җәмәгать эшлеклеләре, атаклы кешеләр турында бара. Төгәлрәк әйтсәк, бу дөньядан  киткән олуг шәхесләрне, талантлы якташларны искә алу һәм аларга багышлап хәтер кичәләре уздыру хакында.

Ел саен 14 ноябрьдә шундый хәтер кичәсе Николай Васильевич Лемаевка багышлана. Бу көн аның үлгән көненә түгел, ә киресенчә туган вакытына, дөньяга аваз салган көненә туры килә. Менә шундый үзенчәлекле, башкаларга охшамаган, шуңа да күпчелек оешмалардан аерылып тора торган гадәт. Шулай итеп һәр ел саен 14 ноябрьдә Н.В.Лемаевның туганнары, кардәшләре, дуслары һәм шул исәптән “Татарлар штабы” җитәкчеләре ул күмелгән зиратка килеп каберенә чәчәкләр куялар һәм аны искә төшерәләр. Шуннан соң Штаб вәкилләре үзенең якты һәм матур бинасына барысын да кунакка чакырып, хәтер кичәсе үткәрә.

Ә хәзер Н.В.Лемаевның кем икәнлеген аңлар өчен, тулырак мәгълүмат белән танышып үтик.

Лемаев Николай Васильевич 1929 елның 14 ноябрендә Кызыл Яр бистәсендә (хәзерге Самара өлкәсенең Пестравский районы) гади крестьян гаиләсендә туган. 1946 елда мәктәпне тәмамлагач, Куйбышевта яңа гына ачылган Нефть технологиясе техникумына укырга керә. Аны тәмамлагач Черниковск шәһәрендәге (Өфә янында) төзелеп килүче нефтехимия комбинатына эшкә урнаша. 1950-1960 нчы елларда баш оператор, сакта торучы инженер, баш инженер, цехның җаваплы рәисе, баш инженерның урынбасары булып эшләгән һәм шул вакыт эчендә зур тәҗрибә туплаган. 1956 елда Өфәдәге нефть институтының кичке бүлеген тәмамлый.

Ничек кенә барысына да өлгергән диярсең? Чыннан да яшьтән үк бик акыллы, тырышлык һәм җаваплылык хисләрен аңына сеңдергән, көчле рухлы, чиста уйлар һәм өметләр белән киләчәккә караучы кеше булган ул.

Шуннан соң Н.В.Лемаев  1960-1963 нче елларда “Татар совнархоз” идарәсе башлыгының урынбасары булып эшләгән. 1963 елдан Түбән Каманың нефтехимия комбинатында башта директор, шуннан соң генераль директор итеп сайланган. Ә инде 1977 елда 48 яшендә ул “Нижнекамскнефтехим” предприятисенең генераль директоры дәрәҗәсенә күтәрелгән һәм 1985 елга кадәр монда бик җаваплы, катлаулы эшне уңышлы  башкарган.

Н.В.Лемаев республиканың икьтисади һәм сәяси яктан алга китешенә  үзеннән бик зур өлеш керткән шәхес буларак тиз арада Татарстанда киң танылган һәм зур ихтирамга лаек булган. Ул нефтехимиклар шәһәре Түбән Каманың һәрьяклап үсеше өчен дә бик тырышкан. Н.В.Лемаев җитәкчелегендә “Нижнекамскнефтехим” предприятиесе синтетик каучук, мономерлар, этилен, пропилен, этилбензол һәм стирол җитештерү буенча Россия күләмендә иң алдынгы урынга чыккан! 1980 нче елда җитештерүчәнлекнең тулаем күләме 800 миллион сумны арттырган. Бу вакытта предприятиенең җитештерүчәнлек көче проект буенча каралган көчтән  арттырып эшләгән.

Шул ук 1980 елда нефть эшкәртү эшендә һәм нефтехимия сәнәгате үсешендә ирешкән уңышлары өчен Н.В.Лемаев “Хезмәт герое” исеменә лаек була, Ленин ордены һәм “Серп и Молот” алтын медале белән бүләкләнә.  

1985 нче елның мартында ул Мәскәү шәһәренә күчерелә, чөнки СССРның нефть эшкәртү һәм нефтехимия җитештерү сәнәгате Министрының беренче урынбасары, ә инде ярты елдан соң Министр итеп билгеләнә.

1990 елда Н.В.Лемаев Министр дәрәҗәсеннән лаеклы ялга киткәч тә ил өчен тырышуын дәвам иткән. Ул Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шаймиевның киңәшчесе, “Нижнекамскнефтехим” Акционерлык җәмгыятендәге (АҖ) директорлар Советының баш рәисе һәм 1992-2000 елларда  “Нефтектехно” АҖның президенты булып хезмәт иткән.

Зур җаваплылык һәм тырышлык белән эшләү дәверендә диссертация яклауны да булдырган. Ул техник фәннәр докторы, Алдынгы нефтехимик, уйлап табучы, техника һәм фән өлкәләренең алдынгы эшлеклесе исемнәренә һәм күпләгән орден-медальләргә лаек булган.

Николай Лемаев 24 елның 2000 елында вафат була. Аның кабере Мәскәүнең Троекурово зиратында урнашкан.

Әлбәттә, шундый легендар кешенең исеме ил тарихында мәңге сакланыр! Н.В.Лемаевны искә алу, аңа багышлап хәтер кичәләрен уздыру яшьләргә бу данлыклы шәхеснең кем булуын, илнең үсеше өчен нинди роль уйнавын белергә, ә олыларга аны онытмаска ярдәм итә.

Николай Лемаевның каберенә чәчәкләр салгач, аның белән таныш булган берничә кеше үз фикерләре, хатирәләре белән бүлештеләр.

Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалеев Н.В.Лемаевны балачактан ук бик яхшы белгән, чөнки аның әтисе белән алар якын дуслар булганнар. Шуңа күрә дә Лемаев үзенең гаиләсе белән аларга кунакка еш килгән. Искиткеч тырыш, киң йөрәкле, юмарт, ачык йөзле, игелекле кеше һәм үрнәк алырдай ир ат булып истә калган ул Р.Ямалеевның хатирәсендә.

Башкалар да аны бик эшчән, шәһәр өчен, ил өчен тырышучы кеше иде дип билгеләделәр. Шуны да әйтергә кирәк, аның карамагында булган зур “Нижнекамскнефтехим” предприятисендә эшләгән кешеләр һәм аларның гаиләләре турында ул бик кайгырта торган булган. Аларга һәрьяклап яхшы тормыш шартларын тудырырга тырышкан. Аеруча яшьләргә тормыш юлына ныклап аяк басарга булышкан.

Үз тормышын дәүләт эшенә, илнең үсешенә багышлаган кешеләрне беркайчан да онытырга ярамый! Аларны һәрчак искә алып, хөрмәтләп, яшьләргә аңлатып яшәргә кирәк! Әлеге бурычны “Татарлар Штабы” башкаларга үрнәк алырлык итеп башкара.

Лилия Галимова

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here