Домой Главные новости Яктылык мәктәбе көтеп кала!

Яктылык мәктәбе көтеп кала!

Яктылык мәктәбе көтеп кала!

Мәктәп ачылган еллардан башлап, даими рәвештә, Яктылык мәктәбе бинасында февральның беренче шимбә көнендә, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар белән очрашу кичәсе уза.

Чара өчен 11 сыйныф укучылары җаваплы, мәктәп бүген шау- гер килә, әзерләнү бара.

Бу елны, сәгать өчкә 1995, 2000, 2005, 2010, 2015 елларны тәмамлаган укучылар чәй өчергә чакырылган, һәрбер сыйныфтан унлап кеше көтелә.

Сәгать биштә мәктәпнең актлар залында, һәркайсы киләсе килгән мәктәпне тәмамлаган укучылар  җыелыша. Алар өчен 11 сыйныф укучылары җырлар һәм сценка әзерләгәннәр, ахырда юбилей сыйныфлар укучыларына сүз биреләчәк.

Очрашу кичәсенә мәктәпнең беренче җитәкчесе Хәридә- ханым һәм башка ветеран укытучылар чакырылган.

Актлар залында программа тәмамлангач, укучылар үз сыйныф җитәкчеләре белән мәктәп буенча таралашыр.

Ел саен, йөз- йөздән артык укучылар җыелыша, бу елны да, мәктәп үз укучыларын көтеп кала!

Хәбәрләр өчен, татар теле укытучысы, 11 сыйныф җитәкчесе, Гиләҗева Фәния апага рәхмәт.

Фәния апа 2005 елны тәмамлаган укучылар белән

Гульфия Каримова.

Булган хаталар өчен гафу үтенәм, мин дөрес итеп татар телендә язырга өйрәнеп кенә киләм.  Хата күрсәгез- нинди сүзләрдә икәнлеген, рәхим итеп, комментарий языгыз. Көтеп калам, рәхмәт.