Домой Главные новости В области “Яктылык” мәктәбендә бәйгеләр

“Яктылык” мәктәбендә бәйгеләр

0
“Яктылык” мәктәбендә бәйгеләр

Шәһәр мәгариф департаменты боерыгы нигезендә Самараның “Яктылык” мәктәбендә татар һәм инглиз телләре буенча шәһәр олимпиадасы узды. Чарада татар теле укытылмаган шәһәр мәктәпләре укучылары катнашты.

Балаларны һәм ата-аналарны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, мәктәп директоры Радик Газизов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Данияр Сәйфиев һәм Совет әгъзасы Фәһим Йосыпов сәламләп, уңышлар теләделәр.

Татар теленнән биремнәрне “Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллина әзерләгән иде. Балаларның язма эшләрен СИПКРО поликультур белем бирү кафедрасы методисты Алсу Хаметова, “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары Галия Тупасова һәм Рәмзия Зарипова тикшерделәр. Ә инглиз теле буенча белем дәрәҗәсен Самара дәүләт техник университетының инглиз теле укытучысы Ләйсән Ибәтова бәяләде.

Ниһаять, олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды. Татар теле буенча беренче урынны 149 санлы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Дания Хаметова, икенче урынны 45 санлы мәктәпнең 5нче сыйныф укучысы Айдар Булатов (ул “Яктылык” мәктәбе каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәбендә татар телен өйрәнә) яуладылар. Өченче урында – 152 санлы мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы Алсу Йосыпова. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров бәйгедә катнашкан балаларга бүләкләр тапшырды. Ә җиңүчеләргә әле акчалата бүләк тә бар иде.

Инглиз теле буенча көч сынашкан балаларның барысы да мактауга лаек, дип белдерде Ләйсән Ибәтова. “Шулай да арадан Азалия Низамованы, Камилә Газизованы, Камилә Зиннурованы, Алсу Мостафинаны, Риана Сөнгатованы һәм Дания Хәметованы аерып әйтер идем”.

Ә бу вакытта мәктәпнең актлар залында “Шигърият дөньясында” дип аталган шигырь укучылар бәйгесе бара иде. Чараны Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе, “Болгар мирасы” мәчете һәм “Яктылык” татар мәктәбе ярдәмендә региональ иҗади-иҗтимагый “Дуслык” оешмасы һәм өлкә милли-мәдәни татар автономиясе уздырды. Бәйгедә җитмешкә якын бала катнашты. Иң кечкенә бәйгече Алинә Сәлаховага нибары 4 яшь иде. Балаларның чыгышын “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары Нурзидә Фәйзуллина, Фәния Гыйлаҗева, Рәхимә Хәйрова һәм Айгөл Хәкимова бәяләделәр.

Бәйгедә катнашкан бөтен балаларга һәм җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Ә иң оста укыган Сөмәйрә Аслан, Дамир Вагыйзов һәм Әнвәр Мифтахов 3-4 апрельдә Самарада үтәчәк “Мирас” фестивалендә катнашуга сертификат белән дә бүләкләнделәр.

Алия АРСЛАНОВА.

Бердэмлек