Домой Главные новости В области “Яктылык” мәктәбендә чын татарча Яңа елны каршылау бәйрәме узды

“Яктылык” мәктәбендә чын татарча Яңа елны каршылау бәйрәме узды

0
“Яктылык” мәктәбендә чын татарча Яңа елны каршылау бәйрәме узды

“Яктылык” мәктәбендә елдагыча башлангыч, урта сыйныф укучылары һәм әзерлек сыйныфына йөрүче шәһәр балалары өчен чыршы бәйрәмнәре үткәрелде.

Самара шәһәре җирлегендә безнең мәктәптә барлык чаралар да туган телебездә уздырыла. Яңа елны каршылау да татар телендә алып барылды. 

“Яктылык” мәктәбенең сәләтле, оста педагог-оештыручысы Фардеева Вәсимә Рәшит кызы үзе төзегән сценарийдә укучыларның, укытучыларның, килгән кунакларның игътибарын җәлеп итеп, гадәти Кыш бабай гына түгел, ә татар гаиләсендә тәрбияләнеп, маҗаралы юллар үтеп,чыршы бәйрәменә яраткан чын татар Кыш бабае булып килеп керә. Аның белән бергә әкият геройлары Убырлы Карчык, Шүрәле, Кар бөртеге дә бәйрәмгә ямь өстәделәр.

Зарыгып көтеп алган бу бәйрәмгә җыелган әти-әниләр, әбиләр,бабайларның, барлык кунакларның, укучыларның күңелендә матур итеп бизәлгән чыршы да тирән тәэсир калдырды. 

Милли рухта чын татарча Яңа елны каршылау бәйрәме узды “Яктылык” та.