Домой Общество Ярымай мәчетне саклап калды

Ярымай мәчетне саклап калды

0
Ярымай мәчетне саклап калды

Яз башында яңгыраган яшеннәр, күк күкрәүләр кыш белән яз тарткалашудан, диләр халыкта. 27 апрельдә Самарада яшенле көчле яңгыр булды. Шәһәр өстендә берничә сәгать буе күк күкрәгән тавышлар яңгырап, яшеннәр ялт-йолт атып торды. Социаль челтәрләрдә шунда ук бер-бер артлы яшен яшьнәгән мизгелләрне төшереп алган фотолар пәйда булды. Зубчаниновка бистәсендәге «Болгар мирасы» мәчетенең ярымаена суккан яшен фотосы арада иң популяры булгандыр, мөгаен. Манара очына эләккән разряд үзе дә күктә ярымай формасын алган. Могҗизамы бу?

– Бу күренешне ниндидер бер могҗиза дип атамас идем. Чөнки, бу очракта манара һәм ярымай яшен кайтаргыч ролен уйнаганнар. Элек авылларда яшен суккан мәчетләр янганны ишеткәнем булды. Бәхеткә, безнең мәчет бинасы да, кешеләр дә зыян күрмәде, Аллаһыга шөкер, – дип сөйли «Болгар мирасы» мәчете имам-хатыйбы Расих хәзрәт Вакказов.

Венера ГАЛИМОВА.