Домой Главные новости ЯШӘГЕЗ ӘЛЕ, Ветераннар!

ЯШӘГЕЗ ӘЛЕ, Ветераннар!

0
ЯШӘГЕЗ ӘЛЕ, Ветераннар!

7 май көнне Самараның «Яктылык» мәктәбендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды. «Йолдыз» бию ансамбле артистлары һәм 1 – 4 сыйныф укучылары, укытучылары белән берлектә, кунакларга бик матур, эчтәлекле программа бүләк иттеләр.
Чараның мөхтәрәм кунаклары арасында Кораллы Көчләр ветераны, Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте каршында эшләп килүче Ветераннар советы әгъзасы Таһир бабай Мамышев һәм «Яктылык» мәктәбенә нигез салучы, аның беренче директоры Хәридә апа Дашкина да бар иде.

Безнең илдә Бөек Ватан сугышының кара канаты кагылмаган гаилә юктыр. Ватаныбызны фашист ерткычларыннан коткарып калган каһарманнарыбызның истәлеген саклау, сугыш турындагы хатирәләрне аталардан – улларга, уллардан оныкларга тапшыру безнең бурычыбыз булып тора. Шуңа күрә бөтен кунаклар, аягүрә басып, бүген арабызда булмаган ветераннарыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Сәхнәгә бер-бер артлы чыгып, төрле номерлар күрсәткән укучылар да, бәйрәм кичәсен алып барган Рәхимә Хәерова да безгә аяз күк йөзе һәм тыныч тормыш бүләк итүчеләргә дан җырладылар. Шулай ук, форсаттан файдаланып, бәйрәмгә җыелучылар бергәләшеп Хәридә ханым Дашкинаны 8 май көнне билгеләп үтеләчәк туган көне белән котладылар, матур теләкләр теләп, ихлас күңелдән рәхмәтләр әйтеп, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Аннан соң чарага килгән кунакларны күптән түгел Уральск шәһәренең татар мәдәни үзәге оештырган «Тукай – минем йөрәгемдә» халыкара шигърият бәйгесендә катнашучылар белән таныштырып уздылар һәм әлеге конкурста җиңүчеләргә тантаналы рәвештә төрле дәрәҗәдәге дипломнар тапшырдылар.

Бәйгедә «Яктылык»ның егермегә якын укучысы катнашкан. Шуларның икесе гран-прига ия булганнар. Афәрин, яктылыклылар! Сезнең уңышларыгыз концертка килгән әби-бабаларыгыз һәм башка кунаклар өчен менә дигән бәйрәм бүләге булды.

Алдагы көннәребез дә якты, кояшлы, күңелле вакыйгаларга бай булсын. Бар дөньяда тынычлык урнашып, бергә-бергә дус-тату, бердәм булып яшисе иде!

Һәрбарчагызны да бәйрәм белән, кадерле милләттәшләр!

автор: Эльмира Сәйфуллина

Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”