«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасында КФУ студенты Дилияр Борһанов жюрида утыручыларны да, тамашачыны да шаккатырды. Түбәтәй киеп сәхнәгә чыгып баскан егеттән әллә ни өмет итмәүчеләр дә булгандыр. Бәлки, юмор да татарча акцент, чәкчәк һәм чәйдән ары китмәс дип көткәннәрдер. Әмма «Дилүс улы» дигән командасы белән үзенчәлекле жанрда чыгыш ясап, халыкны көлдерде ул. Үзенчәлеге нидә дисәгез, җавап шул: команда бер генә кешедән, ягъни Дилиярдан гына тора.
Егеттә ун кешене алмаштырырлык тел байлыгы да, мәзәк запасы да чиктән ашкан булып чыкты. Берничә минут дәвамында татарча мәзәкләре белән залны «кыздырган» егетнең тырышлыгын жюри әгъзалары да югары бәяләде. Узган елның кышында ул татарча КВН лигасының Гран-при иясе булды. Дилияр язгы уеннарда да көчен сынады, тиз арада тамашачының да, бәя бирүче жюриның да сөйкемле сөягенә әйләнде. Яшь юморист белән без дә җәһәт әңгәмә кордык.
– Дилияр, татарда юмор бармы?
– Татарда юмор бар. Ләкин мине көлдерми. Яшьләрчә күзаллау җитми сыман. Минемчә, шаярсаң, заманага туры китереп шаярырга кирәк.
– Ә синең мәзәкләрең ничек туа?
– Аралашуым татар эстрадасы артистларына бәйле булмагач, алар белән кызыксынмагач, мин татарларга, аларга бәйле очракларга, хәлләргә объектив карыйм. Чагыштыру алымын кулланам. Бу процесс барышында кызыклы хәлләрдә шаяру теләге туа. Иң яхшы шаяру ул – ирония, үз-үзеңнән көлә белү. Шуңа да татарча КВН сәхнәсенә чыгып, татар эстрадасы артистларына бәйле темаларга шаярттым.
– «Әйдә ШаяРТ»та катнашу теләге ничек туды соң?
– Мин КВН белән күптәннән дус. 2019 елда Алабуга җыелма командасы белән чыгыш ясадым, русча чыгышларым да булды. Бер заман татфактан, команда җыеп, татарча КВНда катнашырга тәкъдим булды. Мин команда туплап өлгермәдем. Әмма җаваплылык хисе бар бит: үзем генә чыгыш ясарга булдым. Бу формат миңа бик ошады. Тамашачыны да җәлеп итте ул. Бу яңалык иде.
«Әйдә ШаяРТ»та шундый бер мизгел дә булды. Чыгышымнан соң жюрида утырган Айваз Садыйров (алып баручы, «Тәртип» радиосы башкарма продюссеры. – Авт.) яныма килеп: «Син нинди телдә фикер йөртәсең?» – дип тә сорады. «Татарча», – дидем. Әмма мин берничә көн бу хакта уйланып йөрдем әле. Бәлки, мин русча фикерлим һәм шул рәвешле татарча көчлерәк шаярамдыр?
– Бездә нәрсә турында шаяртырга була, ә нәрсә хакында – юк?
– Минемчә, бөтен нәрсә турында да шаяртырга ярый. Үз алдыңа киртә кую хәерлегә илтми. Тыйнак булырга, куркырга кирәкми! Шаяру аша үз фикереңне, хисләреңне белдерергә кирәк.
– Син татар телен бик яхшы беләсең, тәмен белеп сөйләшәсең. Телгә мәхәббәт каян килә? Яшьләр ана телендә сөйләшми бит, син яшьтәшләрең белән татарча аралашасыңмы?
– Туган телем – татар теленә мәхәббәтне әдәбият укытучысы буларак минем әнием уятты. Хәзерге вакытта мин дус-ишләрем белән татарча сирәк аралашам, монысы хак. Ләкин татар телен – ана телемне ярату миңа хәрәкәт бирә. Минем татарча шаярасым, татар телендә шаяру дәрәҗәсен зыялы итәсем килә.
– Матбугат белән танышып барасыңмы? Яшьләрне җәлеп итү өчен, татар басмаларына ни җитми?
– Әлбәттә, матбугатны күзәтеп барам. Минем танышларым, төркемдәшләрем төрле редакцияләрдә практика уза, эшли. Мин дә читтә калмыйм. «Ялкын» журналы, «ТНВ» каналына практика узам. Яшьләрне кызыксындыру өчен, ни җитми, дигәндә… Бу – бик катлаулы сорау. Аңа кыска итеп җавап бирергә телим: яшьләр җитми.
Кыскача белешмә
– Дилияр – Зәй егете.
– «Сәләт», «Созвездие-Йолдызлык» һәм башка бик күп конкурс-фестивальләрдә чыныгу алган егет ул.
– Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле, әдәбияты һәм журналистика факультетында белем ала. Тик киләчәктә журналист булу хыялы юк. Тәкъдим булса, телевидениедә юмористик тапшыру алып барырга тели.
– Журналистика өлкәсенә игътибар итүенә Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимовның публицистик, тәнкыйди язмалары сәбәпче.
Чулпан Гарифуллина