Быел июль ахырында Казанда XXI Татар яшьләре көннәре гөрләп узды. Җыен арышында татар теле, тарихы, җыры, биюе, журналистикасы, гореф-гадәтләре, ислам нигезләренә өйрәтү, мәдәни чаралар аша татар җыр-моңына якынайту, көн саен уздырылган мастер-класслар яшьләребезгә халкыбызның бөеклегенә, дан-шөһрәтенә төшенергә ярдәм итте.
Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән (Латвия, Чехия, Кытай) килгән яшьләр арасында безнең Самара өлкәсе егетләре-кызлары да бар иде. Шуларның бер өлеше – “Дуслык” региональ татар иҗади-иҗтимагый оешмасы вәкилләре, үзләре бер зур делегация булып бардылар: Фәрхәт Мәхмүтов, Рамил Фәрзетдинов, Эльвира Насыйрова, Гүзәл Сәлахова, Илнур Маннанов, Динә Хәйруллина, Альбина Насыйбуллина, Әлфия Кирасирова, Галия Йосыпова, Римма Гарипова, Равил Иксанов, Марс Бикбаев. Аларның юллама чыгымнарын әлеге оешманың президенты Фәхретдин Канюкаев үз өстенә алган.
Без “Дуслык” региональ татар иҗади-иҗтимагый оешмасы вице-президенты Фәрхәт Мәхмүтовка Татар яшьләре көннәре турында берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Фәрхәт, син инде Татар яшьләре көннәренең вете ра-ны буларак, анда хөрмәтле кунак булып баргансыңдыр?
– Әйе, шулай. Мин Татар яшьләре көннәре үткәрелә башлаганнан бирле һәр җыенда диярлек катнашып киләм. Бу юлы, дөрестән дә, мин анда хөрмәтле кунак буларак чакырылдым, һәм инде үзебезнең оешмадан унбер яшь кешене алып бардым. Татар яшьләре көннәрендә егетләр-кызлар алдында чыгыш ясадым. Шулай ук без “Дуслык” оешмасы исеменнән “Идел” татар яшьләре үзәге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ләйсән Төхвәтуллинага Рәхмәт хаты тапшырдык.“Идел” оешмасына кил гәндә, ул унбер ел элек барлыкка килде. Мин үз чыгышымда бу үзәкнең әгъзаларын милли хәрәкәттә эшләүче кешеләр белән чагыштырдым, чөнки бу оешмада да эш лидерлардан тора. “Идел” – дәүләт оешмасы. Әгәр дә түрә тәүлеккә 8 сәгать эшләсә, “идел”леләр 24 сәгать эшлиләрдер. Шуңа күрә дә мин чыгышымда алар-ны милли хәрәкәттә янып-көеп йөрүчеләр белән чагышты-рып, шул моментны ассызык-ладым. Ун елга якын “Идел” үзәген Миләүшә Шәрәпова җитәкләп килде. Хәзер ул декрет ялын-да, икенче малай үстерә. Аның урынына, алда әйткәнемчә,күпкырлы шәхес Ләйсән Төх-вә туллина калды. Без бу оешма белән бер генә көн хезмәттәшлек итмибез, эш ел буена дәвам итә: төрле чараларда катнашабыз, бала-ларны профиль лагерьларга әзер ләп җибәрәбез. Ә инде Татар яшьләре көннәре ел буена барган эшләргә нәтиҗә була-рак уза.
– Быелгы Татар яшьләре көннәрендә яңалыклар булдымы?
– Әйе, быел Татар яшьләре көннәре 170 кеше сыярлык яңа бинада – “Идел” яшьләр үзәгендә үтте. Ул беренче елларда шушы чара үткәрелгән “Идел”халыкара лагерь каршында ук урнашкан. Анда тренировка-лар өчен махсус мәйданнар, футбол, хоккей кырлары, конференц-зал бар, кыскача, би-редә бөтен уңай шартлар да ту-дырылган. Шулай итеп, быел яшьләр беренче тапкыр яңа би-нада яшәделәр.
– Фәрхәт, җыенга унбер яшь кешене алып бардым, дидең. Аларны нинди дә бул-а критерийлар буенча сайлап алдыңмы?
– Татар яшьләре көннәрендә катнашу ул яшьләр өчен бер бүләк булып тора. Шуңа күрә без анда ел яисә берничә ел эчендә актив эшләп килгән егетләргә-кызларга бару мөмкинлеген бирәбез. Быел да шу лай иң тырыш, иң уңган, иң актив яшьләребезне сайлап алдык. Алар бит әле Татар яшьләре көннәрендә дә үзләрен күрсәтергә тиешләр.
– Быел алар үзләрен ничегрәк күрсәттеләр соң?
– Яшьләребез турында барытик “Афәрин!” дип кенә әйтә алам. Татар яшьләре көннәренә килгән һәр делегация берәр нинди чара үткәрергә тиеш. Бу юлы безнекеләр Сабан туена бүләкләр җыюны, “Татар кызы”,“Татар егете” бәйгеләрен оештырдылар. Элеккеге елларда без анда еш кына шигърият бәйрәмнәре, гаилә темасына “түгәрәк өстәл”ләр дә үткәрә идек. Ә безнең егетебез Рамил Фәрзетдинов җыелган барлык егет-кызлар арасында “Татар яшьләре көннәре-2011 лидеры”исеменә лаек булды. Әлфия Кирасирова исә “Моңлы сандугач” дип аталган җыр конкурсында катнашты. Ул медицина университетының 5нче курсында укый. Без аның белән күп еллар эшлибез инде, бик актив кыз. Әлфия шәһәребездә узган төрле чараларда да катнашып килә. Шулай итеп, быел да безнең шьләр үзләрен сынатмадылар, ер дәм, тату, зур делегация буып үзләрен күрсәтеп кайттыар.
Миләүшә Газимова. “Бердәмлек” № 34