Домой Жизнь татар Татары в России и в мире “Яшьләр якшәмбесе”нең оригиналь язгы планнары

“Яшьләр якшәмбесе”нең оригиналь язгы планнары

0
“Яшьләр якшәмбесе”нең оригиналь язгы планнары

 Татарлар Штабы карамагында булган “Яшьләр якшәмбесе” проекты Мәскәүдәге татар һәм башкорт студентлары арасында соңгы вакытта аеруча популярлашты. Ел ярым элек бу проект башланып килгәндә, биредә бары тик 50-60 студент исәпләнсә, бүгенге көндә аларның саны 430 га җитте. Болар барысы да шәһәрнең төрле уку йортларында белем алучы беренче курс татар һәм башкорт студентлары. Һәр якшәмбе яшьләр бергә очрашып, үзара аралашуны, бер-берсе белән дуслыкны дәвам итәләр. Иң куанычы шул – яңа килүче студентларның саны арта гына бара.

Штаб бинасында уза торган “Яшьләр якшәмбесе” кичәләре күңелле очрашу булып кына калмый. Биредә һәр ял көнне кызыклы һәм талантлы кунаклар чакырыла. Аларның һәрберсе үз тәҗрибәләре, үткән юллары, ирешкән нәтиҗәләре турында сөйләп, яшьләрне илһамландыра, тормыш сынауларына бирешмичә тырышуны дәвам итәргә өйрәтә.

Күптән түгел узган шундый яшьләр кичәсендә С.Петербург шәһәренең “Мирас” һәм “Тамга” исемле проектларына нигез салучыларның берсе, яшь татар җәмәгать эшлеклесе Шамиль Бикчантаев чыгыш ясады. Үз проектларын ул С.Петербургта яшәүче татарларга туган телне өйрәтү һәм татар гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштыру мөмкинлеген булдыру өчен ачып җибәргән. Татар милли мирасны һәм туган телне саклап калу, алдагы буынга җиткерү юнәлешендә берничә кеше тарафыннан башкарылган бу эш чыннан да зур нәтиҗә булып тора! Шамильнең активлыгына, төпле итеп фикер йөртә белүенә һәм тырышлыгына сокланырга була. Аңа алга таба зур уңышлар һәм җиңел юллар телибез!

Соңгы “Яшьләр якшәмбесенең” кунагы искиткеч популяр,  заманча җырлар башкаручы, “ZAINETDIN” исемле этно-шоу проектының солисты Загир Зайнетдинов иде. Этномузыканың талантлы вәкиле буларак аның уңышлы хитлары Башкортстан Республикасыннан читтә булган төбәкләрдә дә зур популярлык яулады. “Яшьләр якшәмбесенә” килгән студентлар аны бигрәк тә яратып каршы алдылар.

Быелгы язда Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалеев бигрәк тә яшьләр өчен махсус чаралар уздыруны планлаштырган. Биредә төп максат – татар һәм башкорт студентларын  милли гореф-гадәтләргә, халыкның мәдәниятенә якынайту. Моны тормышка ашыру өчен яшьләрне милли бәйрәмнәр, әби-бабалардан сакланып калган йолалар, кагыйдәләр белән якынрак таныштыру узачак. Шундый бәйрәмнәр һәм йолалар арасында Каз өмәсе, Нәүрүз бәйрәме, Никах һәм аны уздыру гадәтләре, киленне ир егет гаиләсенә кабул итү кагыйдәләре һәм башка төрле тарихи, шул ук вакытта рухи яктан кыйммәтле гореф-гадәтләр искә алыначак.

Тик шулай да татар гореф-гадәтләре сүзтезмәсен ишетүгә, һәркемнең уенына матур милли җырлар, моңлы көйләр, күңелле һәм кызу татар биюләре искә төшә. Моның сәбәбе безгә барыбызга да яхшы аңлашыла, чөнки халыкның мәдәниятен иң беренче чиратта аның фольклоры, теле һәм дине булдыра. Балачактан матур татар көйләрен ишетеп, җырларын җырлап үскән баланың күңелендә туган телгә карата бөтенләй башка төрле – йөрәккә якын мөнәсәбәт була. Шуңа да Штабның быелгы планнарында татар җыр-биюләре буенча дәресләр һәм конкурслар уздыру каралган. Мондый конкурслар алдагы елларда бик уңышлы уза торган булган, быел алар бары тик яңартылачак, искә төшереләчәк. Бу матур гадәтне искә төшердек исә, хатын-кызлар арасында өч ел дәвамында беренче урынны яулап килгән сәләтле һәм матур кыз Регина Зарипованы әйтичә булмый. Эстрада, балет һәм татар биюләре остасы була торып, ул үзенең табигый сәләтен югары дәрәҗәдә күрсәтеп башкаларны сокландыра килде. Егетләр арасында исә җиңүче булып акыллы, уңган һәм сәләтле Актаныш районы егете Рамиль Ракипов танылган.

Татар җыр-биюләре дигәндә Мәскәү шәһәрендәге “Ильдан” исемле  татар бию ансамлен һәм аның сәнгать җитәкчесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Радиф Яваев турында әйтмичә булмый. Россиянең төрле төбәкләрендә танылып өлгергән, күпләр тарафыннан яратылган бу ансамбль башкаруындагы биюләр һәркемнең күңеленә хуш килә һәм матурлыгы белән сокландыра. Шуңа да ансамбльнең җитәкчесе Р.Яваев уздыра торган бию дәресләре яшьләр арасында аеруча популяр була.

Оригинальные весенние планы “молодежного воскресенья”

Проект “Молодежное воскресенье”, находящийся в ведении Штаба татар, в последнее время стал особенно популярен среди татарских и башкирских студентов Москвы. Если полтора года назад этот проект начинался, и здесь обучалось всего 50-60 студентов, то сегодня их уже 430. Все это первокурсники татарских и башкирских студентов, обучающихся в различных учебных заведениях города. Каждое воскресенье молодые люди встречаются, общаются, дружат друг с другом. Отрадно, что количество вновь поступающих студентов только увеличивается.

Вечера “молодежного воскресенья”, которые проходят в здании штаба, являются не только веселой встречей. Здесь каждый выходной приглашаются интересные и талантливые гости. Каждый из них рассказывает о своем опыте, о пройденном пути, о достигнутых результатах, вдохновляет молодежь, учит не сдаваться жизненным испытаниям и продолжать трудиться.

На недавнем молодежном вечере выступил один из основателей С.-Петербургских проектов “Мирас” и “Тамга”, молодой татарский общественный деятель Шамиль Бикчантаев. Свои проекты он открыл для того, чтобы дать возможность татарам, проживающим в С. Петербурге, выучить родной язык и познакомиться с татарскими традициями и культурой. Эта работа, проделанная несколькими людьми в направлении сохранения, передачи татарского национального наследия и родного языка подрастающему поколению, является поистине большим результатом! Можно восхищаться активностью Шамиля, умением грамотно мыслить и действовать. Желаем ему дальнейших успехов и легких путей!

Гостем последнего ” молодежного воскресенья “был Загир Зайнутдинов, исполнитель невероятно популярных, современных песен, солист проекта этно-шоу” ZAINETDIN”. Как талантливый представитель этномузыка, его успешные хиты завоевали большую популярность в регионах за пределами Республики Башкортостан. Студенты, пришедшие на” молодежное воскресенье”, встретили его с особой любовью.

Весной этого года руководитель штаба Рустам Ямалеев планировал провести специальные мероприятия, особенно для молодежи. Основная цель – приобщение татарских и башкирских студентов к национальным традициям, культуре народа. Для этого необходимо ближе познакомить молодежь с национальными праздниками, обычаями и правилами, сохранившимися от предков. Среди таких праздников и обрядов будут упомянуты казый субботник, праздник Новруз, обычаи брака и его проведения, правила приема невесты в семью жениха и другие исторические, но в то же время духовно ценные традиции.

Но все же, когда слышишь словосочетание татарские традиции, каждому в голову приходят красивые национальные песни, мелодичные мелодии, веселые и зажигательные татарские танцы. Причина этого всем нам хорошо понятна, ведь культуру народа в первую очередь формируют его фольклор, язык и религия. С детства слушая красивые татарские мелодии и исполняя их песни, в душе у ребенка совсем другое отношение к родному языку – близкое к сердцу. Поэтому в планах штаба на этот год-проведение уроков и конкурсов по татарским песням и танцам. Такие конкурсы были очень успешными в предыдущие годы, в этом году они будут только возрождаться, вспоминать. Мы вспомнили эту прекрасную традицию, не говоря уже о талантливой и красивой девушке Регине Зариповой, которая в течение трех лет занимала первое место среди женщин. Будучи мастером эстрады, балета и татарских танцев, он сумел на высоком уровне показать свои природные способности и произвести впечатление на окружающих. Среди юношей победителем стал Рамиль Ракипов из Актанышского района.

Что касается татарских песен и танцев, то нельзя не упомянуть Московский ансамбль татарского танца “Ильдан” и его художественного руководителя, заслуженного работника культуры РТ Радифа Яваева. Танцы в исполнении этого ансамбля, получившего признание в разных регионах России и полюбившегося многим, радуют всех своей красотой. Поэтому уроки танцев, проводимые руководителем ансамбля Р. Яваевым, были особенно популярны среди молодежи.