Домой Главные новости «Яшьлек моңнары» күңелләрне дәртләндерде!

«Яшьлек моңнары» күңелләрне дәртләндерде!

0
«Яшьлек моңнары» күңелләрне дәртләндерде!

«Чайка» мәдәният сараенда «Ялкынлы яшьлек»
җыр, бию һәм шигърият ансамбле концерты узды

“Яшьлек моңнары” дип аталган тамашаны ачып җибәргән мөфти Талип хәзрәт Яруллин ансамбльнең җитәкчеләрен, якты дөньядан китеп барган Илгиз Колючевны һәм Альбина Мәхмүтованы искә алды, бүгенге көндә төркемне җитәкләгән Рәшит Гыйззәтуллинга һәм артистларга иҗади уңышлар теләде.

Әйтергә кирәк, концерт программасы матур номерларга бай булды. Гөлназирә Огурцова әзерләгән “Дулкыннар” исемле тамаша исә, аеруча тирән эчтәлекле, хисле булып, йөрәкләргә үтеп керде.

Укучыларыбызны аның эчтәлеге белән дә таныштырып үтәсебез килә. Олы яшьтәге бер төркем авылдашлар елга буена җыела. Таһир (Рәшит Гыйззәтуллин) хәләл җефете Галияне (Мәрьям Әсәнова) һәм күршесен (Шамилә Ибраһимова) утырта да үзе, гармун моңына дәртләнеп, ике дусты (Ринат Вәлиев һәм Тәлгать Хәйруллов) белән бергә өч бабай биюен башкара.

Менә тиздән Таһир һәм аның хатыны үзләре генә калалар. Танылган “Галия” спектакленнән Галия һәм Заһир дуэты яңгыраганда яшьлек елларын искә төшереп торган геройлар яңадан яшь парга “әвереләләр”.

…Галия (Венера Абдерахманова) Таһирны (Илнур Салихов) фронтка озатып кала һәм егеткә чиккән кулъяулык тапшыра. Һәм инде менә сәхнәдә, тамашачыларны 1941 елга илтеп, хәрби киемдәге кызлар дәртле бию башкаралар. Аннан солдатлар (Али Әсәнов, Равил Сәгыйтов, Искәндәр Әхмәтов) “Җидегән чишмә” җырын сузып җибәрәләр. Аларның берсе – Таһир кесәсеннән сөйгән яры Галия бүләк иткән кулъяулыкны чыгара һәм шул мизгелдә, патриотик хисләрне тагын да көчәйтеп, Муса Җәлилнең “Кулъяулык” шигыре яңгырый.
Солдатлар, газиз әниләрен сагынып, “Әнкәмнең догалары” җырын башкаралар. Ә сагышта янган бер ана (Шамилә Ибраһимова), үзәкләрне өздереп, “Балам” җырын җырлый.

Аннан “Олы юлның тузаны” исемле җырга солдатлар бии. Шулай, бик тә авыр юллар үтеп, ниһаять, Бөек Җиңүгә ирешәләр алар.
Ансамбльнең кечкенә йолдызчыклары, “Залидә” биюен башкарып, залдагы халыкны тыныч тормыш вакытына кайтаралар. Ә оныкларын мактарга дип сәхнәгә чыккан өч карт яшьлекләрен искә төшерә башлыйлар. Шул мизгелдә ут сүнә, һәм өч бабай урынына өч егет пәйда була. Ринат Рәхимов, Наил Мостафин, Фәрит Шәфигуллин башкаруындагы “Өч гашыйк” (Рөстәм Вәлиев көе) биюен тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.

Концертның беренче бүлеге күңелле сюрприз белән тәмамланды – сәхнәгә хореографик номер белән 30 елдан артык элек “Ялкынлы яшьлек”тә шөгыльләнгән артистлар чыкты. Аларның күзләрендә уйнаган чаткыларны күрсәгез икән! Афәрин, дәртләре сүрелмәгән, осталыклары кимемәгән.

Концерт барышында Нуридә Хәбибуллинаны 85 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр. Бу ханымның балалары күп еллар ансамбльдә чыгыш ясаганнар. Ә ул үзе “Ялкынлы яшьлек”не өзелеп яратучылар исемлегендә.

Концертта татар халык җырлары да, классик әсәрләр дә, заманча җырлар да яңгырады. Тамашаны бик оста итеп, саф татар телендә Рафаэль Яросланов һәм Ренат Азизов алып бардылар.

Ахырдан өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең президенты Ильяс Шәкүров һәм төбәкне өйрәнүче тарихчы Шамил Галимов шушындый бай эчтәлекле программа әзерләгәннәре, искиткеч талантлары өчен “Ялкынлы яшьлек” артистларына рәхмәт белдерделәр.

автор: Залия Динмухаметова

“Бердэмлек”