Домой Главные новости Яулык япмыйча укыган намаз кабул буламы?

Яулык япмыйча укыган намаз кабул буламы?

0
Яулык япмыйча укыган намаз кабул буламы?

“Яулык япмадым. Намаз укырга өйрәндем. Гыйбадәтем кабул булырмы икән?” – дип сорый Яшел Үзәннән Равилә. Казандагы “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН:   — Яулык япмаган кызлар да намазны өйрәнә ала. Ә менә аның кабул булу-булмавын Аллаһы Тәгалә генә хәл итә. Яулыклы, озын күлмәктән йөргән кешенең намазын да кабул итмәве бар. Без Аллаһтан догаларыбыз, намазларыбыз кабул булсын дип кенә сорый алабыз. Игелекле гамәлләрнең, биргән сәдакаларның кабул ителүен дә белмибез. Барысын да Аллаһ ризалыгы өчен эшлибез. Дин буенча, хатын-кызга яулыксыз йөрү гөнаһ булып бара. Чит ир-атлар янында гаурәтләрне күрсәтү — гөнаһ. Хатын-кызның йөзе, беләзекләренә кадәр ике учлары һәм тубыкларына хәтле аяк башлары гына гаурәт саналмый. Кайчак кызлар озын күлмәк тә кия. Әмма күлмәге бик тар булып, тәненә сыланып тора. Хатын-кыз ир-атның игътибарын җәлеп итмәслек итеп киенергә тиеш.

Фото: пиксабай