Домой Культура Яз гүзәле-2023 исеменә кем лаек?

Яз гүзәле-2023 исеменә кем лаек?

0
Яз гүзәле-2023 исеменә кем лаек?

Яз гүзәле-2023» бәйгесендә Актаныш районыннан, Казан медицина университеты студенты Сөмбел Газизова җиңде.

“Сәйдәш” мәдәни үзәгендә “Яз гүзәле-2023” вузара матурлык һәм талант бәйгесенең финалы узды. Казанның җиде югары уку йортында белем алучы 8 кыз көч сынашты. Төп җиңүче исеменә Актаныш районыннан, Казан дәүләт медицина университеты студенты Сөмбел Газизова лаек булды.

Бәйге яшьләрдә татар халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә, татар телен популярлаштыруга, шулай ук яшь буында актив тормыш позициясе формалаштыруга,  физик һәм рухи камиллеккә омтылуга юнәлдерелгән.

 “Яшә, сула, ярат”. Нәкъ шушы сүзләр бәйгенең төп девизы итеп сайланды. Һәм чыннан да, 8 финалист кыз әлеге сүзләрнең чын дәлиле буларак чыгыш ясадылар.
—  2009 елда кемгә булса да “Яз гүзәле” бәйгесе 14 ел үткәрелә дип әйткән булсам, ул кеше мине акылдан язган дип әйтер иде. Ул вакытта проектта ышанучылар бик аз иде шул. Шуңа карамастан әлеге бәйге елдан – ел зурая, ә аның катнашучылары күбәя барды. Иң элек “Яз гүзәле”н Казан дәүләт энергетика университетында белем алучы кызлар арасында гына үткәрә идек. Ә хәзер инде әлеге проектны вузара бәйге буларак үткәрелә, – ди Казан дәүләт энергетика университетының ректоры Эдвард Габдуллаҗанов.

“Яз гүзәле-2023” титулы иясен мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлекләре, Казан шәһәре идәрәсе вәкилләре, Казан дәүләт энергетика университеты администрациясе, блогер һәм партнерлардан торган жюри әгъзалары сайлады. 


— Телгә дә аерым игътибар бирәсем килә. Финалга үткән кызларыбыз төрле җирлектән: икесе Актаныштан, икесе – Балтач, берсе – Кукмара, икесе – Казан, берсе Ырымбурдан. Нинди җирлектән булуына карамастан, катнашучыларның һәрберсе татар телен камил белә, – диде “Ак калфак” татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

Һәрбер финалист кызга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүләк эченә татар орнаменты белән эшләнелгән яулык һәм дизайнер бизәкләре, кулдан эшләнгән калфак, шулай ук партнерлардан бизәнү әйберләре һәм чәй җыелмасы керә. 

— Беренче чиратта, әти-әниемә, килгән дусларыма, якыннарыма рәхмәт әйтәсем килә. Кызлар, мин сезне бик яратам. Без инде хәзер зур гаилә. Без барыбыз да җиңүчеләр. Бу минем өчен могҗиза булды, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты төп җиңүче исеменә лаек булган Сөмбел Газизова.

Номинацияләрдә җиңү яулаган кызлар:
«Иң оста пешерүче» – Земфира Яһудина (Россия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы)
«Иң чибәр кыз» – Лиана Гарипова (Россия кооперация университетының Казан кооператив институты (филиалы)
«Иң ягымлы кыз» – Руфинә Әхмәтҗанова (В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты)
«Иң акыллы кыз» – Гөлназ Әхмәдиева (Казан (Идел буе) федераль университеты)
«Иң зирәк кыз» – Сөмбел Газизова (Казан дәүләт медицина университеты)
«Иң кыю кыз» – Фәйрүзә Шәрипова (Казан дәүләт энергетика университеты)
«Иң җитез кыз» – Алия Сафина (Казан (Идел буе) федераль университеты)
«Иң зыялы кыз» – Алия Муллахмәтова (Казан дәүләт аграр университеты)

Фото: https://tatar-inform.tatar
Фото: https://tatar-inform.tatar

Адилә Илалова