Домой Поздравления Язмышым өчен Аллаһыма рәхмәтлемен

Язмышым өчен Аллаһыма рәхмәтлемен

0
Язмышым өчен Аллаһыма рәхмәтлемен

21 апрельдә Лия Темирбулатовага 85 яшь тула.

Шушы зур юбилее алдыннан Лия апа, үзенең тормышын күзаллап, хатирәләрен яңарта. Бу язманы “Бердәмлек” газетасына килене Наилә китереп бирде.

Мин, язгы ташкын сулары агып киткәч, 1937 елның 21 апрелендә Казан шәһәрендә туганмын. 1954 елда Казанның 80 санлы мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетына укырга кердем. Институтта инженер-синоптик белгечлеге алып, 1959 елда юллама буенча Куйбышевка эшкә килдем. Биредә Җәүдәт исемле чибәр егет белән танышып киттек һәм мин аңа шундук гашыйк булдым. Хисләребез уртак булып, без 1960 елда өйләнештек. Шулай итеп, Куйбышевның бик авторитетлы, динле Темирбулатовлар гаиләсенә килен булып төштем.

Кайнатам Кыяметдин Ишмөхәммәт улы да, кайнанам да бик тәртипле, шәфкатьле, юмарт кешеләр иде. Алар беркемне дә кунак итмичә җибәрмиләр иде. Мин, яшь килен буларак, бу матур гадәткә сокланып, үз гаиләмә дә үрнәк итеп алырга тырыштым.

Кайнатамны шәһәрдә белмәгән кеше булмагандыр, мөгаен. Ул үзе күпне күргән, репрессия ачысын татыган кеше буларак, мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыша иде. Аны бөтенесе яратты, хәзер дә сагынып искә алалар.

Кайнатам да, әнием дә, кодаларым да (Әюповлар) тумышлары буенча Ульян өлкәсенең Зур Черкели авылыннан. Минем өчен җир йөзендә бу авылдан да ямьлерәк урын юктыр кебек. Ул бит әниемнең дә туган авылы.

Әнием ишле гаиләдә туган. Бабам Җәләлетдин Мансуров мулла, үзенең ике катлы мәчете дә бар иде. Әнием яшьтән үк Коръән укырга өйрәнгән, яшүсмер чагыннан мәчеттә дин дәресләре алып барган. Әниемнең күпсанлы шәкертләре аны бик хөрмәтләп искә алалар иде. Гомеренең соңгы елларын минем янымда, Самарада уздырды. Аны Самарада яшәүче шәкертләре бөтен мәҗлесләргә дә чакырып, машина белән алып китеп, китереп куялар иде. Моның өчен Темирбулатовларга, Әмировларга, Ногайбәковларга, Бадаевларга, Үлбәковларга бик рәхмәтлемен.

Җәүдәтем белән 61 ел матур гомер кичердек. Аның йөрәгендә сүнми торган мәхәббәт уты гомер буе янды. Мин үземне бик бәхетле хатын дип саныйм. Чөнки мин бик күркәм кеше белән гомер иттем. Ул тышкы кыяфәте белән дә, эчке халәте белән дә бик матур кеше иде. Искиткеч шәфкатьле, тыйнак, тәртипле, бик юмарт, һәрвакыт көләч, нурлы йөзле. Кызганычка, узган елның маенда яраткан ирем, әтиебез, бабабыз бакыйлыкка күчте. Бу югалтуны кичерүе миңа бик авыр булды. Кече улым Әнвәр белән киленем Наилә һәрвакыт янәшәмдә булырга тырышалар. «Ялгыз яшәмә», – дип, үзләре янына алдылар. Алар янында җаным җылына, кайгыларым тарала, үземне яңадан бәхетле итеп хис итәм.

Киленем Наилә дә бик матур гаиләдә тәрбияләнеп үскән. Әнисенең дә, әтисенең дә иң матур сыйфатларын алган бик тә тәртипле, акыллы, сабыр бала. Килен булып төшкән көннән бирле ул безгә ярарга тырыша, Әнвәр улымны чын мәхәббәт белән ярата. Бөтен Темирбулатовлар киленебезнең безгә булган яхшылыкларын күреп сокланалар. Бик яратабыз үзен. Аллаһы Тәгаләдән мәңгелек бәхет сорап, теләкләр телим балаларыма. Алар бер кыз, бер малай үстерделәр. Оныгым Әлфия Мәскәүдә адвокат булып эшли, югары уку йортын, аспирантураны кызыл дипломга тәмамлады. Камил оныгым да юрист. Бик тәүфыйклы, тырыш егет, Самарада яши. Гаилә корырга гына вакыты юк, һаман укый да укый.

Олы улым Искәндәр Санкт-Петербургта яши. Ул – хәрби кеше, хәзер лаеклы ялда булса да, эшләвен дәвам итә. Аның да гаиләсе бик яхшы, Аллага шөкер. Улым бик динле кеше, намаз укый, ураза тота. Көн саен диярлек шалтыратып хәлемне сорашып тора.

Мин бу дөньяга туганым, бәхетле язмышым, бик матур кеше белән гомер иткәнем, балаларым, киленнәрем, оныкларым өчен Аллаһыма мең-мең рәхмәтлемен. Узган гомеремне күз алдымнан уздырсам – һәр мизгелемдә Аллаһымның рәхмәтен тоям, Әлхәмдүлиллаһи Раббиль галәмин.

Һәрбарчабызга да Аллаһының рәхмәте, бәрәкәте, җәннәте насыйп булса иде.

Лия Тимербулатова,

Самара шәһәре.