Домой Пресса Җырчы Әнвәр Нургалиевның туганы үлеме эше буенча яңа фактлар

Җырчы Әнвәр Нургалиевның туганы үлеме эше буенча яңа фактлар

0
Җырчы Әнвәр Нургалиевның туганы үлеме эше буенча яңа фактлар

Башкортстанда Диана Сәфәрованың үлеме белән бәйле юл-транспорт һәлакәтендә гаепләнүче яңа адвокат эзли. Башкортстан һәм Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның туганы, блогер Диана Сәфәрова һәлак булган шау-шулы юл-транспорт һәлакәте турындагы җинаять эшен Чишмә районы суды кабат карый алмады. Бу хакта «Честно говоря»телеграм-каналы хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәтендә үлгән Диананың адвокаты Елена Бутакова сүзләренчә, гаепләнүче Вадим Л.үз вәкилен алыштырырга карар иткән, шуңа бәйле рәвештә утырыш яңадан кичектерелгән. “Мин моны суд процессын озакка сузу омтылышы итеп кабул итәм. Гаепләнүче үз адвокатыннан баш тартты – бу аның хокукы. Хәзерге вакытта ул башка адвокат табу өчен суд утырышын кичектерүне сорады. Ул үз хокукын тормышка ашыра. Мондый “номерларны” ул 9 майдан башлап куллана. Ул, мөгаен, алга таба да шулай эшләячәктер», — дип ассызыклады адвокат.

matbugat.ru