Җырчы Шәхзәт Разметовны кыйнаганнар: «Бер атна комада яттым, көчкә исән калдым…»

0
65
Шәхзәт Разметовның шәхси архивыннан

Татар эстрадасы җырчысы, күп популяр җырлар авторы Шәхзәт Разметов бу җәйдә бик күңелсез хәлгә юлыгып, чак исән калган. Җырчы «Интертат”ка үзенең башыннан кичкәннәрне сөйләде.

Шәхзәт Разметов тумышы белән Омск шәһәреннән. «Умырзая» татар-башкорт фольклор ансамблендә эшләгән ул. Татарның мәдәни үзәгенә якынрак буласы килеп, шәхси иҗатын да үстерү максатыннан, 2012 гаиләсе белән Казанга күченгән.

Шәхзәт Татарстан тамашачысына күбрәк җырлар авторы буларак таныш. Ул иҗат иткән бик күп җырлар Гүзәл Уразова, Эльмира Сөләйманова, Фирдүс Тямаев, Марат Яруллин, Әнвәр Нургалиев, Ильмира Нәгыймова һәм башка популяр артистлар башкаруында хитларга әверелде. 

Соңгы вакытта Шәхзәт үзенең җырчы карьерасын үстерү өчен дә күп көч куя. 2021 елда аның «Җаным», «Мәхәббәтем», «Син икән» дигән клиплары, яңа җырлары дөнья күрде. «Син икән» җыры белән ул ТМТВ музыкаль премиясе лауреаты исеменә дә лаек булды.

Әмма җырчының әлеге уңышларын кара полоса сагалап йөргән икән. Нәкъ шушы иҗади үсеш этабында, яңа проектларга алынырга, концертлар куярга әзерләнеп йөргәндә, үчле кешеләр һөҗүменә дучар булып, чак кына үлемнән калган ул.

 Җырчының хәлләрен беләсе килеп, үзенә шалтыраттык.

«Бер атна комада ятканмын»


– Рәхмәт, хәзерге көндә сәламәтлегем ярыйсы. Тернәкләнү үтеп йөрим. Кабат иҗат белән шөгыльләнә башладым, әмма элеккечә түгел. Кыенлыклар бар. Компьютер каршында элекке кебек көндез дә, төнлә дә эшли алмыйм. Башымның җәрәхәте гел үзен сиздереп тора, — дип башлады сүзен Шәхзәт. 

Әлеге вакыйга 24 август көнне була. «Парк Хаус» сәүдә үзәге янында берничә кеше һөҗүм иткәннән соң, Шәхзәт комага китә. Аның башына катлаулы операция ясыйлар.

Шәхзәт сәүдә үзәге янына таксида килеп туктаган. Ул көнне җырчы инде бер ел буе күрешмәгән кызы белән очрашып, вакытын аның белән бергә үткәрергә тиеш була. Шәхзәтнең элекке тормыш иптәше белән аралары шәхси сәбәпләр аркасында 2019 елда өзелгән. Алар рәсми рәвештә аерылышканнар. Әмма бу проблема алай җиңел генә хәл ителмәгән — элекке хатыны Шәхзәтнең бала белән очрашуларына каршы төшә башлаган. 

– Әлеге бәхәсне ничек кенә тыныч юл белән хәл итәргә тырышсам да, килеп чыкмады. Бала белән күрешүләргә ирешү өчен мин судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым. Чөнки мөнәсәбәтләребезгә нокта куелса да, мин әти кеше. Кызымны бик яратам һәм мин аның алдында үземнең әти бурычымны үтәргә тиеш. 

Шушы соңгы елда мин бала белән юньләп күрешмәдем диярлек. Ниһаять, гадел һәм дөрес суд карары чыгарылды, миңа бала белән күрешүләрне рөхсәт иттеләр. Әмма бу минем хатыныма бик үк ошап бетмәгән булып чыкты…

24 август көнне генә сәүдә үзәге янында баланы күрмәдем. Мине очрашу урынында хатыным белән берничә кеше каршы алды. Мин аларның начар ниятләре бардыр дип уема да китермәдем, әлбәттә.  

Башыма бик каты, тимер әйбер белән ике тапкыр сукканнан соң аңымны югалтканмын. Хастаханәдә генә айныдым. Кырыемда әти утыра иде. «Сине бик каты кыйнаганнар», — диде… Бер атна комада булганмын. Аның өстенә акчаларым һәм кыйммәтле айфоным да юкка чыккан…

«Миңа һөҗүм итүчеләр төрлечә ялганладылар…»


Миңа сукканнан соң теге кешеләр качкан. Ә хатыным куркып калдымы икән, белмим, әмма ашыгыч ярдәмне миңа ул чакырткан. 

Мин хастаханәдә вакытта җинаять эше кузгатканнар. Миңа һөҗүм итүчеләр үз гаепләрен таныганнар. Әмма дөреслекне яшерү, полицияне эздән яздыру максатыннан, бөтенләй башка төрле тарих уйлап чыгарып сөйләгәннәр. Ләкин ике тапкыр уздырылган экспертиза нәтиҗәләре тулысынча минем сөйләгәннәр белән туры килә. Мине зыян күрүче дип таныдылар.

Хатын исә мин бу вакыйга урынында булмадым дип күрсәтмәләр биргән. Янәсе, теге ир миңа сукканнан соң хатыныма шалтыратып әйткән, ә ул ашыгыч ярдәм чакырткан. Ләкин полиция аның күрсәтмәләрен дә кире какты. 

Һөҗүм иткән кешеләр һаман да тиешле җәзасын алмады. Тикшерү тәмамланганчы аларны СИЗОга ябарга кирәк иде. Алар көч кулланып миңа һөҗүм итте. Алар минем өчен генә түгел, җәмгыять өчен дә куркыныч булырга мөмкин. Кеше эшләгән явызлыклары өчен җавап тотарга тиеш дип уйлыйм.

Төгәл дүрт ай үтте бу хәлләргә. Инде мин боларның берсен дә халыкка, тамашачыма чыгарырмын дип уйламаган идем. Кара пиар белән шөгыльләнү бөтенләй миңа хас нәрсә түгел. Әмма нигә шушы вакытка кадәр җинаятьче тиешле җәзасын алмады? Сәламәтлегеңә шул дәрәҗәдә зыян салып, ничек алай булырга мөмкин ул дип аптырап сорый бөтен таныш-белешләрем. Үзем бик тыныч кеше, кешеләр белән конфликтларга, бәйләнешләргә кергәнем юк. Ничә яшькә җитеп, гомеремдә беренче тапкыр шундый хәлгә тарыдым.

Аерышканда, әлбәттә, бер генә кеше гаепле була алмый. Беркем дә фәрештә түгел, минем дә гаеп булгандыр. Әмма бу аңа баланың язмышын үзе генә хәл итәргә хокук бирми, ул миңа кызым белән очрашуларны тыярга тиеш түгел иде. 

Мин бу хәлләрне әллә кайчан халыкка чыгара алыр идем. Ләкин андый адымга бармадым. Күпме начарлыклар эшләгән булса да, ул минем баламның әнисе.

«Исән калганым өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм»


Нәрсә генә булса да, мин бүген исән калганым өчен Аллаһыма рәхмәт укыйм. Хастаханәдә ятканда көн-төн янәшәмдә булган, минем өчен догада торган әти-әниемә, медицина ярдәме күрсәткән 7нче шәһәр хастаханәсе табиблары һәм шәфкать туташларына рәхмәтлемен. 

Аңыма килгәч, болар миңа нәрсә өчен бирелде икән дип уйладым. Кызганыч, сорауларыма җавап кына таба алмадым. Минем белән шулай кыланырлык сәбәп юк иде, мин беркемгә дә начарлык эшләмәдем дип ант эчә алам. Һәрвакыт акыл белән эш итәргә, теләсә кайсы ситуациядә кеше булып калырга, үз-үземне лаеклы тотарга тырыштым. 

Ә бу кешеләр әлеге гамәлләре белән нәрсәгә иреште? Ул аларга нәрсә бирде? Мин шундый акылсыз, мәгънәсез гамәл кылган кешеләрне кызганам. Алар, иң беренче чиратта, үз-үзләрен юкка чыгардылар. Мин барыбер ахыр чиктә гаделлек җиңеп чыгачагына ышанам. 

Дуслар, сак булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Куркыныч адым саен сагалап тора икән. Бернәрсәгә карамастан, кеше булып калыгыз һәм берәр начар гамәл кылар алдынннан ахыры турында уйланыгыз. Кара күңелле кешеләргә үч сакламагыз, тормыш аларга үзе сабак укытачак, — дип сөйләде Шәхзәт.

Редакциядән: Бу вакыйга резонанслы булу сәбәпле, аны «Интертат» электрон газетасында яктыртырга булдык. Каршы якның фикерен белергә теләп, Шәхзәтнең тормыш иптәше белән дә элемтәгә керергә тырышып карадык. Ләкин аның телефоны җавап бирмәде. Әмма редакция аңа да сүз бирергә әзер.

Җырчы үзе дә үзара мөнәсәбәтләрен халыкка чыгарырга теләмәвен дә белдерде. «Миннем сәламәтлегемә зыян салдылар, ә җинаятьчеләр җәзасыз калды. Хатын белән мөнәсәбәтләрне катнаштырмыйк», — диде ул.

Бу мәсьәләдә кемнең хаклы икәнен хокук органнары ачыклар дип өметләнәбез.

Автор: Гөлназ Хәбибуллина

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here