Зәки Вәлиди юбилеен бу юлы нигә “оныттылар”

0
50

Петербур университеты ишегалдындагы Зәки Вәлиди һәйкәленең прокуратура таләбе нигезендә алыначагы турындагы хәбәр бу тарихи шәхеснең кем булуын, карашларын яңадан игътибар үзәгенә чыгарды. Прокуратура таләбе аны нациларга хезмәт итүдә гаепләүгә нигезләнсә дә, ФСБ бу гаепләүне инде күптән кире какты. Шул ук вакыта Башкортстан хакимиятенең узган ел ахырында аның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтүдән баш тартуы күпләрне гаҗәпләндерде. Башкортстанда Зәки Вәлидине “оныту” сәбәпләре турында политолог, тарихчы Илнар Гарифуллин комментарын тәкъдим итәбез.

Башкорт республикасына нигез салган Зәки Вәлидинең тууына декабрьдә 130 ел тулды. Әмма бу юлы Башкортстанда моңа кадәр бик зурланган Вәлидинең юбилее бөтенләй “онытылды”, бу хакта сүз чыкса да, күбрәк юбилейның үзе турында түгел, ә аның шулай онытылуы турында сөйлиләр.

Башкорт активистлары республика башлыгы Радий Хәбировтан Уфада Вәлидигә һәйкәл куюны таләп итте, ә ул исә үзенең матбугат вәкиле аша “мин сезгә берни вәгъдә итмәдем, һәм берни эшләмәячәкмен” дип җавап бирде. Әмма монда хикмәт бер Хәбировта гына түгел. Бу датага Башкорт корылтае тирәсендә йөрүче һәм шулай итеп рәсми хакимият системында саналган башкорт зыялылары да күз йомды. Бик тә гаҗәп хәл бит бу. Монда Зәки Вәлидинең кем булуы мөһим түгел (гәрчә ул шактый мөһим шәхес булса да), ә җәмгыятьтәге төрле төркемнәр һәм дәүләт тарафыннан аңа булган мөнәсәбәт, хәзерге күзлектән караганда Вәлидинең тарихи процесста нинди роль уйнавы мөһим.Советлар таркалганнан соң Зәки Вәлиди Башкортстанда рәсми идеология нигезе булып торучы ике төп шәхеснең берсенә әверелде

Советлар таркалганнан соң Зәки Вәлиди Башкортстанда рәсми идеология нигезе булып торучы ике төп шәхеснең берсенә әверелде. Һичшиксез, беренче шәхес — Салават Юлаев. Аның исеме республикадагы шәһәргә дә, районга да, хоккей клубына да, фестивальләр, парклар, скверлар, урамнар, премияләр, орденнар һәм башка нәрсәләргә дә бирелде. Республиканың үз каһарманы, табыну өчен үз символы булырга тиештер. Һәм Салават Юлаев шуңа әверелде. Ләкин бу күренеш совет чорында башланды һәм аннан соң ныгыды гына. Зәки Вәлиди шөһрәте исә тулысынча совет чорыннан соң барлыкка килде. Вәлиди музейлары ачылды, аның исеме милли китапханәгә бирелде, аның исеме белән иҗтимагый премияләр, тарих өйрәнүче студентлар өчен стипендияләр булдырылды. Җәмгыятьтә иң шау-шу тудырганы — 2008 елда Уфадагы Михаил Фрунзе урамын Зәки Вәлиди исеменә алыштыру булды. Моны җәмәгатьчелек белән киңәшләшеп тормыйча, тиз генә эшләделәр, ә коммунистлар моны кабул итә алмады, КПРФның республика бүлекчәсе офисы үҗәтләнеп үзенең элмә тактасында урамның элекке исемен калдыра килде.

Кайбер коммунистлар һәм урыс милләтчеләре Зәки Вәлидине кабул итә алмауларын гадәттә аның 1930нчы елларда Германия белән хезмәттәшлек иткән булу мөмкинлегенә нигезли. Германиядә 1933 елда хакимияткә нацилар килә, Вәлиди анда 1939 елга кадәр эшли, мондый гаепләүләр формаль рәвештә нигезле була ала, әмма чынбарлыкта Вәлиди анда фәнни эшләр белән генә шөгыльләнә. Ә инде аның 1939 елдан соң да Германиягә килү ихтималы турында мәгълүматлар Идел-Урал легионындагы Ишембай районы кешеләре — Зәки Вәлидинең якташлары әйткәнгә нигезләнә. Ләкин бу дөрес булган очракта да, моңа бик зур әһәмият бирергә кирәкми, чөнки Идел-Урал легионын оештыруда Вәлидинең бернинди роле дә булмаган диярлек. Төп өлешне бөтенләй башка кешеләр керткән. Алар — Гайнан Кормашев төркеме кешеләре (анда Муса Җәлил дә булган) һәм татар сәяси эмиграциясенең кайбер вәкилләре. Белүебезчә, алар инициативаны үз кулларына алып, легион эчендә нигездә таркату эшчәнлеге алып барган. Нәтиҗәдә, генерал Власовның Урыс азатлык армиясеннән (РОА) һәм казак бүлекләреннән аермалы буларак, татар әсирләренең берсе дә Кызыл армиягә каршы сугышмаган.

Радий Хәбиров белән Мортаза Рәхимов арасында көрәш барган 2009 ел ахырында ул чакта әле Русия думасы депутаты булган Андрей Назаров (хәзер Башкортстан премьер-министры) Зәки Вәлидинең алман хакимиятләре белән хезмәттәшлек итүе ихтималын тикшерүне сорап, ФСБга рәсми мөрәҗәгать юллаган иде. Әлеге оешманың җавап хатында андый хезмәттәшлекнең булуы кире кагылды. Зәки Вәлидине яклаучылар өчен шактый саллы дәлил бу. Шуңа күрә, бу мәсьәләгә соңгы ноктаны Икенче дөнья сугышы белән бәйле архивлар тулысынча ачылгач, тарихчылар куярга тиеш булачак. Аңарчы бу турыда сүз куертуның мәгънәсе бик күренми.

Татар эзе

Татарлар Зәки Вәлидигә гомумән алганда тыныч кына карый иде, гәрчә аның сәяси эшчәнлеген бераз тәнкыйтьләүчеләр булса да. Андыйлар Идел-Урал штаты проектының, соңрак исә Татар-Башкорт республикасының гамәлгә ашырылмавына Вәлиди эшчәнлегенең дә шактый өлеш кертүен искә ала. Хәер, ул чордагы башкорт элитасының калган өлешендә бу мәсьәләдә бердәмлек булмавын да исәпкә алырга кирәк. Зәки Вәлидигә карашның сак булуы татар эмиграциясендә Вәлиди заманында советларның иминлек хезмәте, Берләштерелгән дәүләт сәяси идарәсенә (ОГПУ) эшләгән дигән шик булу белән дә аңлатыла. Шуның аркасында һәм 1917-1918 еллардагы сәяси каршылыклар сәбәпле, язучы һәм татар милли хәрәкәте идеологы Гаяз Исхакый Зәки Вәлиди белән аралашудан баш тарта, гәрчә икесе дә ул чорда Төркиядә яшәсә дә. Шулай да, Исхакыйның туганнары һәм якыннары әйтүенчә, Вәлиди үз гомеренең ахыры якынлашуын аңлагач, Исхакый белән татулашырга көч таба, алар кочаклашалар һәм Исхакый аны гафу итә. Моны символик гамәл дип әйтеп булмыймыни?

Зәки Вәлиди — галим һәм тарихчы

Зәки Вәлиди башкорт халкының формалашуына төрки-татар этник компонентының зур өлеш кертүен язган

Зәки Вәлидинең тарихтагы роле турында сөйләгәндә, аның шактый сәләтле тарихчы булуын да онытырга ярамый. Аның фәнни эшчәнлеге “Төркиләр һәм татарлар тарихы” исемле беренче китабы чыгу белән таныла башлый. Әлеге китап Казанның Нариман урамында урнашкан “Милләт” нәшриятында басыла. Татарча басылган ул китап үзенең фәнни кыйммәтен әле дә югалтмаган. Ул чорда Вәлиди башкорт тарихы турында аерым хезмәтләр язмаган һәм гомумән аның белән бик кызыксынмаган. Шуны әйтергә кирәк, башкорт зыялылары гомумән алганда Вәлидине бердәм рәвештә зурласа да, башкорт халкы тарихына рәсми карашны формалаштыручы бүгенге башкорт тарихчыларының күпчелеге аның тарихчы галим буларак чыгарган хезмәтләренә, фәнни концепцияләренә һәм карашларына күз йома. Аерым алганда, Зәки Вәлиди башкорт халкының формалашуына төрки-татар этник компонентының зур өлеш кертүен язган. Ә моны инде, аңлавыгызча, башкортны татардан мөмкин кадәр ныграк аеру максатын куйган бүгенге концептка һич тә туры китереп булмый.

Зәки Вәлидигә һәйкәл кую

Уфада Зәки Вәлидигә һәйкәл кую мәсьәләсенә риясыз караганда, башкорт активистларының таләбе нигезле булуын танырга кирәк, Уфаның Вәлиди чорындагы Башкортстан кысаларыннан читтә урнашкан булуына карамастан. Һәйкәл дәүләт акчасынамы, хосусый акчаларгамы куелырга тиеш дигән башка бер сорау бар. Дәүләтнең һәйкәлләр куярга акчасы җитми икән, дөресрәге шундый гадәти сылтау белән әлеге һәйкәлне куюдан баш тарта икән, аны хосусый акчалар җыеп урнаштыру тәртибен ачык итеп билгели ала бит. Һәм шул рәвешле Зәки Вәлидигә генә түгел, башка зур тарихи шәхесләргә дә һәйкәлләр кую өчен мөмкинлек булдырылырга тиеш. Әнә бит, Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл бюджет хисабыннан түгел, республикадагы башка күп кенә шундый монументлардан аермалы буларак, хосусый акчалар җыю нәтиҗәсендә куелды.Әгәр инде һәйкәлләрне дәүләт акчасына кую тәртибе бар икән, бу эшләрне республикада яшәүче башка милләтләрне дә исәпкә алып башкарырга кирәк

Әгәр инде һәйкәлләрне дәүләт акчасына кую тәртибе бар икән, бу эшләрне республикада яшәүче башка милләтләрне дә исәпкә алып башкарырга кирәк. Барлык милләтләрнең дә мәнфәгатьләре исәпкә алынырга тиеш. Шуңа күрә, Уфада Зәки Вәлидигә дә, мәсәлән, хәзерге Татарстанга нигез салуның башында торган, язмышлары һәм сәяси эшчәнлекләре Уфа белән тыгыз бәйләнгән татар сәясәтчеләре Мирсәит Солтан-Галиевкә, Галимҗан Ибраһимовка, Сәхиб Сәит-Галиевкә дә һәйкәл куеп була һәм куярга кирәк тә. Шәһәрдә яшәүче урыслар тели икән, гаскәр башлыгы Михаил Нагойга да куелсын. Биредә һәр аудиториянең, һәр халыкның үз урыны булырга тиеш, һәркемнең мәнфәгате изге. Моны кире кагучылар махсус рәвештә яки ахмаклык белән хакимият тегермәненә су коя һәм андыйлар үзләрен демократия тарафдары дип саный алмый.

Нигә оныттылар

Зәки Вәлиди башкорт милли хәрәкәте җитәкчесе һәм тарихчы галим дип кенә түгел, ә нәкъ менә Башкорт республикасына нигез салучы дип карала икән, аның нәкъ менә шул образын аңларга вакыт җитте. Моңарчы Зәки Вәлидигә дан җырлап күкрәк сукканнар соңгы арада җәмәгатьчелек күзеннән югалды дияргә була, ишетелмиләр дә, күренмиләр дә. Республикада Русия федерализмын һәм аның белән бәйле тарихи вакыйгаларны мәгълүм сәбәптән онытырга тырышучы рәсмиләрнең авызына су кабуы бер нәрсә, ә милли зыялыларның ул турыда дәшмәве бөтенләй башка нәрсә. Әлеге каядыр юк булган шәхесләр башкорт аудиториясенә Зәки Вәлидине Русия федерализмына нигез салучы һәм аның беренче идеологы буларак (чынлыкта алай ук булмаса да) диярлек сурәтләүче ниндидер ишарәле образ гына калдырды. Шул ук вакытта аның сәяси карашлары, Башкорт республикасының киләчәген ничек күрүе турында уйлаучы да юк. Ә бусы иң кызыклысы.Зәки Вәлиди дә, аның көрәштәшләре дә бөтенләй башка Башкортстанны күз алдында тоткан бит

Моның сәбәбе бик гади — аның башкорт халкының килеп чыгу тарихына, Башкортстанның киләчәгенә карашын Русиянең генә түгел, башкортларның да хәзерге рәсми идеологиясенә һич туры китереп булмый. Зәки Вәлиди дә, аның көрәштәшләре дә бөтенләй башка Башкортстанны күз алдында тоткан бит. Хәзерге республикадан формасы белән дә, географик чикләре белән дә, үзендәге милләтләр урыны белән дә бөтенләй башка бер республика төзергә теләгәннәр. Башкорт халкының үткәненә һәм Башкорт республикасының киләчәгенә аларның карашы хәзер рәсмән алга сөрелгән карашка капма-каршы булган.

Бәләбәй, Бөре һәм Уфа өязләре Зәки Вәлиди теләгәнчә Татарстанга кушылган очракта ике республиканың якынча чикләре
Бәләбәй, Бөре һәм Уфа өязләре Зәки Вәлиди теләгәнчә Татарстанга кушылган очракта ике республиканың якынча чикләре

Мәсәлән, Башкорт республикасына нигез салучы Вәлиди татарлар белән башкортларның тарихы үзара бик нык бәйле дип күргән. Ул шулай ук, Уфа губерниясендә күпчелек халыкның татарлар булуын ассызыклап, бәхәсле булган Уфа, Бәләбәй һәм Бөре өязләре җирләрен баштан ук татарларга калдыру яклы булган. Ничек инде Башкорт республикасына нигез салган шәхес аның хәзерге җирләренең яртысын Татарстан кысаларында күрергә теләсен дә, хәзерге Башкортстанның көнбатышында яшәүчеләрнең күпчелеге татарлар булуын, башкортларның анда бик аз булуын ассызыклый алсын ди? Хәзерге башкорт милләтчеләренең дә, хакимиятнең дә рәсми идеологиясе моңа капма-каршы бит. Зәки Вәлиди “төньяк-көнбатыш башкортлары” дигән уйдырманы танымаган үтә “татарист” булып чыга түгелме соң?Тарихчыларга болай да күптән билгеле бу нәрсәләр өскә калкып чыкты

Башкортстанның рәсми идеологлары Башкурдистанга нигез салучының мондый “уңайсыз” карашларын гел читкә тибәреп килде, теләсә нәрсәне өйрәнде, әмма бу төп, принципиаль нәрсәне күрмәскә тырышты. Моңа үзең өчен уңайлы бернинди дә аңлатма табып булмый шул. Әмма хәзер вазгыять үзгәрде, 2021 елгы җанисәп алдыннан Хәбиров грантларына фальсификацияләр әзерләүчеләр Уфа татарлары тарихына игътибарны арттырды һәм тарихчыларга болай да күптән билгеле бу нәрсәләр өскә калкып чыкты. Хәзер колаклары ишеткән, күзләре күргән һәркем Зәки Вәлиди Башкортстан хакимиятендә озаграк калган булса, республикадагы хәзерге милли проблемнарның да булмаячагын, республика үзе дә бөтенләй башка булачагын ачык аңлый. Башкортстанда Зәки Вәлидинең 130 еллык юбилеен нигә онытылар дигән сорауга җавап менә шуның белән бәйледер.

Илнар Гарифуллин
политолог, тарихчы

“Комментар” бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

Зәки Вәлиди

Әхмәтзәки (Зәки) Вәлиди Тоган (1890-1970) – башкорт милли лидеры, дәүләт эшлеклесе, сәясмән, публицист, тарихчы, шәрык белгече, тюрколог, фәлсәфә докторы (1935), профессор, Манчестер университеты мактаулы докторы (1967).

1890 елның 10 декабрендә Уфа губерниясе Көзән авылында туган, 1970 елның 26 июлендә Истанбулда вафат булган.

1992 елдан Башкортстанның милли китапханәсе Әхмәтзәки Вәлиди исеме йөртә. Аның исемендәге республика дәүләт премиясе бар. Уфа, Ишембай урамнарына Зәки Вәлиди исеме бирелгән. Күренекле башкорт дәүләт эшлеклесенә һәйкәлләр Петербурда, Ишембайда, Сибайда куелган, Төркиядә аның исемендәге парк бар. Зәки Вәлидинең 120 еллыгы уңаеннан ТЮРКСОЙ оешмасы 2010 елны Әхмәтзәки Вәлиди елы дип игълан итте.

azatliq

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here