Домой Жизнь татар Зөлфәт Хәкимнең 1999 елгы әңгәмәсеннән: «Халыкның наданлыгыннан язучылар файдалана»

Зөлфәт Хәкимнең 1999 елгы әңгәмәсеннән: «Халыкның наданлыгыннан язучылар файдалана»

0
Зөлфәт Хәкимнең 1999 елгы әңгәмәсеннән: «Халыкның наданлыгыннан язучылар файдалана»

Җырчы, драматург, композитор, шагыйрь Зөлфәт Хәким төрле әдәби жанрларда иҗат итә. Ул үзенең үткен телле булуы белән аерылып тора. 1999 елның 26 августында «Татарстан яшьләре» газетасында аның тирән фәлсәфәле афоризмнары басылып чыккан. Аны «Интертат» укучыларына да тәкъдим итәбез.

Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең ясалмалыгы гына ясалма түгел.

Берәр тавыш ишетелсә, як-ягыңа карарга ашыкма. Иң элек үзеңә колак сал — синең үзеңнән килми микән ул аваз.

Көзгедәге сурәтемә ышаныр өчен мин көзгегә ышанырга тиеш. Нинди бәйлелек! Нинди әсирлек! Нинди көчсезлек!

Кешене хәерчелек түгел, ә бәлки башкаларның аңа «Хәерче!» — диюләре куркыта.

Үткәннәрне түгел, бүгенгесе бөек булса гына халык бөек санала.

Өндәүчегә игътибар белән карасаң, күрерсең: кешеләрдән үзендә җитенкерәмәгән сыйфатларны таләп итә ул.

Һәрбер сагыну — үзеңне сагыну.

Һәркем шагыйрь. Һәркем җырчы. Аерма фәкать сыйфатта гына.

Тормыш авырлыгыннан түгел синең явызлыгың, ә бәлки шул авырлыкны җиңә алмаганнан.

Нәрсә ул бәхет? Бәхет — бәхетсезлектән арынып торган мизгел.

Аллага үзләренә кирәк чакта гына ышанучылар арасында яшим мин.

Ачык кыр уртасында капка төзеп куйдыгыз. Ул капкадан үтмәсәм дә, мин барыбер офык сызыгына юл тотам.

Начар сыйфатларыңны абайласыннар өчен күп нәрсә кирәкми. Бары тик халык төркеменнән өскәрәк калку мәслихәт. Һәм меңләгән адәм актыклары сине: «Адәм актыгы!» — диячәк.

Үзе өчен көрәшә алмаган кеше халык өчен көрәшә алмый.

Җан газабыннан җан бизү коткара ала.

Гомереңне кызганма — ул сиңа бушлай бирелгән.

 Татар нәрсәне булса да аңламаса, бу милли түгел, безгә хас түгел һәм мохтаҗлыгыбыз юк, дияр.

Иң әйбәт кеше — үлгән кеше.

Һәйкәлләрне коллар ясап бастырып куя. Шул ук һәйкәлләрне дә коллар җимерә.

Импотент дәртле кешене, әхлаксыз, дип оялтырга тырышыр. Чирле кеше хәмер эчүне сүгәр. Булдыксыз кеше эшмәкәрне комсыз, дип битәрләр.

Үзеңнең чын бәяңне, урыныңны белер өчен вазифаңны, әшнәләреңне, кодаларыңны, акчаңны — барысын да читтә калдыр һәм ялгызың яшәп кара.

Безне өмет яшәтә. Ә өмет өзелгән чакта нәрсә яшәтә? «Әле өмет кабыныр…» дигән өмет, ахрысы.

Мактасалар — ышанма. Хурласалар — ышанма. Дәшмәсәләр, ышан — сине йә мактарлык, йә хурларлык.

«Куприн, Аксаков, Карамзин һ.б., һ.б. — татарлар!» — дип мактанырга яратасыз. Бәлки кайгырырга кирәктер? Бу татарның фаҗигасе ләбаса.

Халыкның сабырлыгыннан политиклар файдалана. Халыкның куркаклыгыннан уголовниклар файдалана. Халыкның наданлыгыннан язучылар файдалана. Нинди бетмәс-төкәнмәс файда хәзинәсе ята синдә, халкым!!!

intertat.tatar